Җоди Фостер
Җоди Фостер, Али́сия Кри́стиан (Җо́ди) Фо́стер (ингл. Alicia Christian «Jodie» Foster, 1962 елның 19 ноябре, АКШ, Калифорния штаты, Лос-Анджелес) — АКШ кино актрисасы, режиссёры, продюсеры. Ике мәртәбә «Оскар» кино премиясе (1989, 1992), өч «Алтын глобус» премиясе (1989, 1992, 2013), ике «Сатурн» премиясе (1978, 1998) һ. б. премияләр лауреаты. Йель университетының шәрәфле сынлы сәнгать докторы.
Җоди Фостер Jodie Foster | |
---|---|
Туган телдә исем | Алисия Кристиан Фостер |
Туган | 19 ноябрь 1962 (62 яшь) АКШ, Калифорния штаты, Лос-Анджелес |
Ватандашлыгы | АКШ |
Әлма-матер | Йель университеты, Ель көллияте[d], Lycée Français de Los Angeles[d], Центр раннего образования[d] һәм Grace Hopper College[d] |
Һөнәре | актриса, кинорежиссёр, продюсер |
Сәяси фирка | АКШ Демократик фиркасе |
Җефет | Александра Һедисон[d][1] |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Бадди Фостер[d] һәм Connie Foster[d] |
Бүләк һәм премияләре | Оскар премиясе (1989, 1992) «Алтын глобус» премиясе (1989, 1992, 2013) «Сатурн» премиясе (1978, 1998) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1962 елның 19 ноябрендә АКШның Калифорния штаты Лос-Анджелес шәһәрендә туган. Әтисе (АКШ хәрби-һава көчләре полковнигы, күчемсез милек брокеры) белән әнисе кызлары Җоди туганчы ук аерылышканнар. Лос-Анджелеста шәхси француз мәктәбен (1980), «әдәбият өлкәсендә бакалавр» дәрәҗәсендә Йель университетын (1985) тәмамлаган. Француз, итальян телләрен камил белә, алман һәм испан телләрендә аралаша. Актерлык эшчәнлеген 3 яшендә реклама роликларында уйнап башлап җибәрә. 1970 елларда Уолт Дисней студиясе төшергән фильмнарда катнаша. Зур экрандагы дебюты — 1973 елда уйнаган «Наполеон һәм Саманта» фильмы. 14 яшендә «Таксист» фильмында уйнаган фахишә роле өчен «Оскар» премиясе конкурсы номинанты була. 1988 елда «Гаепләнүчеләр» (ингл. The Accused) фильмында уйнаган баш роле өчен «Оскар» һәм «Алтын глобус» премияләре лауреаты була. 1992 елда «Бәрәннәрнең сүзсезлеге» (ингл. The Silence of the Lambs) фильмы өчен икенче «Оскар» премиясенә лаек була.
1991 елдан башлап, үзен режиссер буларак та таныта: «Кечкенә кеше Тэйт» (ингл. Little Man Tate, 1991), «Өйгә, бәйрәмнәргә» (ингл. Home For The Holidays, 1995), «Кондыз» (ингл. The Beaver, 2011) фильмнары, «Кәрттән йорт» (ингл. House of Cards, 2013) телесериалын, «Акча монстры» (ингл. Money Monster, 2015) һ. б. төшерә.
Актриса Җоди Фостер төшкән иң билгеле фильмнар: «Таксичы» (ингл. Taxi Driver, 1976), «Гаепләнүчеләр» (ингл. The Accused, 1988), «Бәрәннәрнең сүзсезлеге», «Нелл» (ингл. Nell, 1994), «Контакт» (ингл. Contact, 1997), «Шом бүлмәсе» (ингл. Panic Room, 2002), «Очыш иллюзиясе» (ингл. Flightplan, 2005) һ. б.
Гаилә хәле
үзгәртүИке улы бар: Чарльз (1998), Кристофер (2001). 2014 елдан фотограф һәм актриса Александра Хедисон белән бер җенесле никахта тора[3]
Әдәбият
үзгәртү- Безнең кавем. Джоди Фостер. «Сөембикә», 2017 ел, ноябрь, 63нче бит.
Сылтамалар
үзгәртү- Jodie Foster. IMDb.com
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Jang M. Jodie Foster Marries Girlfriend Alexandra Hedison — The Hollywood Reporter, 2014.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 Pas L. v. Genealogics — 2003.
- ↑ Джоди Фостер сочеталась браком с другой актрисой. BBC. Русская служба, 23.04.2014