Яңа Шаһ вулысы
Яңа Шаһ вулысы (рус. Ново-Шаховская волость, баш. Яңы Шах олоҫы) — Уфа губернасының Бәләбәй өязенә һәм соңрак БАССР-ның Бәләбәй кантунына кергән административ-территориаль берәмлек.[1]
Ил | |
---|---|
Статус | |
Губерна / Республика | |
Административ үзәк | |
Нигезләү датасы | |
Юкка чыгару датасы | |
Рәсми телләр | |
Халык саны (1920 ел) |
9147 кеше |
Милли состав |
34,6% — татарлар |
Дини состав |
20,9 % — мөселманнар |
Тарих
үзгәртүЯрмәкәй вулысын таркату юлы белән барлыкка китерелгән. Башкортостанның хәзерге Ярмәкәй районының көньяк өлешен, Ык елгасы буеннан Яңа Биктәш авылыннан башлап (әлеге Бишбүләк районы) Атамкүл авылына кадәр үзенә керткән, барлыгы 25 торакт пункт, күбесе башкорт һәм татар авыллары, Тарказы һәм Таллыболак елгалары буйлап урнашкан берничә күчеп килүче руслар бистәләре дә булган.[1].
1920 елда ТАССР-ның Бәләбәй кантунына керергә тиеш була.[2]
1920 елда вулысның 23 торак пунктында 9147 кеше яшәгән, шуларның 34,6 % — татарлар[3], 31,1 % — руслар, 20,9 % — «мөселманнар», 12,5 % — башкортлар.[4]
1923 елда Яңа Шаһ вулысы территорясы Бәләбәй кантунының Приют вулысына (1930—1932 елларда — БАССР-ның Приют районына) керде. 1932—1934 елларда Яңа Шаһ вулысы территорясы Бишбүләк һәм Бәләбәй районнары арасында бүленде. 1935 елның гыйнварында яңа ясалган Ярмәкәй районына керде.[1].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 Энциклопедия Ермекеевский район. Республика Башкортостан 2017 елның 8 декабрь көнендә архивланган.. — Уфа: Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Уфимский полиграфкомбинат, 2010. — 200 с., илл. — ISBN 878-5-85051-504-1
- ↑ Файзуллин С. A. Административно-территориальное устройство Татарской АССР в 1920-1930-е гг.: формирование и развитие. — Казань: Татарстан китап нәшрияты, 2015. — Б. 195. — 214 б. — ISBN 978-5-298-03020-5.
- ↑ татарлар, мишәрләр, мишәр-татарлар, типтәрләр, мөселман-типтәрләр, татар-типтәрләр, һ. б.
- ↑ http://mrodnov.ru/fr/0/public/Beleb.pdf