Төп менюны ачу

Якуб Зәнкиев (Якуб Камали улы Зәнкиев) – татар язучысы. Тукай бүләге иясе (2002).

Якуб Зәнкиев
Туган телдә исем Якуб Камали улы Зәнкиев
Туган 6 апрель 1917(1917-04-06)
Өркет, Русия империясе
Үлгән 7 март 2003(2003-03-07) (85 яшь)
Тубыл
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеРСФСРССРБ
Һөнәре мөгаллим, язучы
Җефет Рәшидә Шәрәфулла кызы, шагыйрә
Балалар

Марат (фән кандидаты) һәм Нур - нефтьче-оештыручылар,Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены ияләре;

Рафаэль, Илнур – инженерлар; Әлфия - инженер; Алсу – вуз укытучысы[1].
Ата-ана
  • Камали Зәнки улы (әти)
  • Закирәбану Вәлит кызы (әни)
Бүләк һәм мөкәфәтләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2002)

Эчтәлек

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1917 елның 6 апрелендә Русия империясенең Өркет генерал-губернаторлыгы[2] Өркет шәһәрендә туган. Балачагы Тубыл районы Хуҗайлан (Япанчы) авылында үтә. 2003 елда вафат[3].

Тубыл татарбашкорт мәктәбен (1933), Тубыл татар педагогия техникумын (1935), Төмән укытучылар институтының физика-математика бүлеген тәмамлый (1940)[4]. Тубыл округының Япанчы (1934), Сәет (1935 - 1936), Чебурга (19361938) мәктәпләрендә физика һәм математика укыта. 1940 - 1942 елларда Төмәннең 3нче санлы татар урта мәктәбендә укыта.

Бөек Ватан сугышындаҮзгәртү

1942 елдан Бөек Ватан сугышында катнаша. Төмәндә оештырылган танкка каршы бригаданың взвод командиры сыйфатында Курск дугасында, Украинада, Польшада, Чехословакиядә сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. I Ленинград артиллерия училищесын тәмамлый(1943, Энгельс шәһәрендә).

Армиядән кайткач (1946), укытучылык эшен дәвам итә.

1952 - 1955 елларда Төмән өлкәсенең Тубыл районы халык мәгарифе бүлеге мөдире.

1955 - 1975 елларда Төмән өлкәсенең Тубыл районы Япанчы мәктәбе директоры.

ИҗатыҮзгәртү

1949 елда «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф») журналында беренче язмасы дөнья күрә. Иртеш буе себер татарларының 19171940 еллардагы тормышы турында «Иртеш таңнары» (1-2 китаплар, 1994; урысчага Х. Алишева тәрҗемәсендә «Зори Иртыша», Төмән, 19961998 еллар); «Ялкында өтелгән мәхәббәт» (Төмән, 1999) романнары, балалар өчен «Кайчыколак» (Төмән, 1994) исемле хикәяләр жыентыгы авторы.

Мактаулы исемнәре, бүләкләреҮзгәртү

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2002) – “Иртеш таңнары” роман - дилогиясе өчен.

ХәтерҮзгәртү

  • Иҗатына хөрмәт йөзеннән Д.И. Менделеев исемендәге Тубыл социаль – педагогия академиясе җирлегендә һәр елны “Зәнкиев укулары” дигән Бөтенрусия фәнни – гамәли конференциясе уздырылып килә[5].
  • Тубыл районы Япанча мәктәбенә исеме бирелә (1995)
  • Тубыл шәһәренең шәрәфле ватандашы[6].
  • Тубыл районы Загваздинск авыл җирлегенең шәрәфле ватандашы (1997)[7].

ӘдәбиятҮзгәртү

1. Алишина Х. Себер татарлары елъязмачысы // Мәдәни җомга. 1997. 11 апрель.

2. Хәмитов Г. Яшисең икән, димәк, юкка түгел... // Татар иле. 2001. 18 май.

3. Луноликая красавица Сузге. Тюмень, 1997.4. Ялкында өтелгэн мәхәббәт. "Казан утлары", 2001, 1-4 саннар.

ЧыганакларҮзгәртү

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010.

Тышкы сылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү