Энгель Нигъмәтуллин

Энгель Нигъмәтуллинтатар галиме, язучы.

Энгель Нигъмәтуллин
Туган 6 ноябрь 1930(1930-11-06) (93 яшь)
Ата-ана

Ул 1930 елның 6 ноябрендә дөньяга килә. Әтисе, Галимҗан Нигъмәти, «халык дошманы» булгач, Энгельгә яшәве авыр булса да, Казан дәүләт университетын бетереп, шунда доцент дәрәҗәсенә кадәр ирешә. Ул алман, инглиз, француз, испан, шулай ук грузин һәм әрмән телләрен яхшы белде, әлеге телләрдә фәнни темага әңгәмәләрдә катнашты. Казан дәүләт университетын тәмамлагач, Мәскәү чит телләр институтында да белем алуы аңа зур ярдәм итте. Чит телләрне яхшы белүе, фәлсәфи яктан тирән фикер йөртүе аның фәнни иҗатында да чагылыш тапты. «Гасырларны һәм чикләрне киңәйтеп. XX гасырның башында татар әдәбиятының Көнбатыш Европа әдәбияты белән элемтәләренә бәйле мәсьәләгә карата» (1977 ел, Казан) исемле монографиясе аны әдәбият даирәләрендә тиз танытты.

«XX гасыр башында татар әдәбиятының дөньякүләм әдәбият процессына якынаюы бәхәссез», – дип язды галим.

Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан һәм совет чоры татар язучылары иҗатына багышлап, Энгель Нигъмәтуллин күп мәкаләләр язды. Үзе вафат булганнан соң дөнья күргән хезмәте — «Әдәбиятлар диалогы. Рус әдәбияты әсәрләренең татар теленә тәрҗемәләре күрсәткече» (2002 ел, Казан) аның күпьеллык эзләнүләре нәтиҗәсе булып тора.

Искәрмәләр үзгәртү