Эльза Абдуллина-Хаммадова

Эльза Абдуллина-Хаммадова - Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле артисты

Эльза Абдуллина-Хаммадова
Туган телдә исем Абдуллина-Хаммадова Эльза Әнәс кызы
Туган 29 март 1975(1975-03-29) (49 яшь)
Тәтеш шәһәре
Милләт татар
Белем Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус музыка мәктәбе, Казан дәүләт консерваториясе
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган артисты (2018) Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы (2019)

Биографиясе үзгәртү

Абдуллина-Хаммадова Эльза Әнәс кызы  1975 елның 29 мартында Тәтеш шәһәрендә туа. Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус музыка мәктәбендә скрипка классында белем ала. Аннары  скрипка буенча Казан дәүләт консерваториясен  тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

Эльза Әнәс кызы 1998 елда Казанның Дәрвишләр тавы бистәсенең 9 нчы музыка мәктәбендә хезмәт эшчәнлеген башлый.

1999 елда  Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә яңа оешкан коллектив – Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленә эшкә килә. Биредә эшли башлавының беренче көннәреннән үк ансамбль коллективының алыштыргысыз музыканты була. Скрипкада уйнау белән бергә ул ансамбльнең бию һәм башка инструменталь номерларында да катнаша, төрле халык уен коралларында да уйный.

Эльза Әнәс кызының скрипка белән башкарган аерым чыгышлары якты, моңлы аһәңе белән аерылып тора.

Э.Абдуллина-Хаммадова ансамбль белән төрле хөкүмәт күләмендә үтә торган чараларда, төбәкара, халыкара форумнарда, фестивальләрдә, күргәзмәләрдә еш катнаша: Германиядә узган «Яшел атна», Төркиядә «Нәүрүз», «Yafem», «Казан – төрки дөньяның мәдәни мәркәзе», Африкада «Тунис Республикасында Татарстан Республикасы мәдәнияты һәм әдәбияты көннәре», Монголиядә «Монгол-Россия дуслыгы айлыгы», Литвада «Руденинес» , Казанда «Филармониада», Франциядә «SIA», Нидерланда Короллегендә «Флориада-2013», Испаниядә «Каталония язы», Италиядә «Рус Ривьерасы» һәм башкалар.

Ансамбль белән ул Татарстан районнары һәм авыллары буйлап кына түгел, Россиянең зур шәһәрләрендә һәм чит илләрдә (Германия, Франция, Оман солтанаты, Монголия, Литва, Польша, Төркия, Австрия, Нидерландия Королльлеге, Тунис, Чехия, Финляндия, Казахстан, Төркмәнстан, Судан Республикасы, Италия, Испания, Республика Сан-Марино, Кытай Халык Республикасы, Берләшкән Гарәп Әмирлеге һәм башкалар) татар сәнгате үрнәкләрен җиткерә.

Бүләкләре үзгәртү

  • Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы (2019)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү