Шорыкйол
Шорыкйол (чирм. Шорыкйол; «сарык аягы»: чирм. шорык — «сарык» һәм чирм. йол — «аяк»; мари Яңа елы) — мари милли бәйрәме, мари халкының иң күренекле бәйрәмнәренең берсе. Гаилә, хуҗалык иминлеген тәэмин итүгә, киләчәк уңыш, йорт хайваннары санын арттыруга юнәлдерелгән йолалар комплексы булып тора. Элек бу бәйрәмдә магик ритуаллар башкарылган, хәзер, күбесенчә, күңел ачу-шаяру формасында уздырыла.
Шорыкйол | |
Төп мәгълумат | |
---|---|
Жанрлар | |
Ил | |
Шәһәр | |
Тел |
Бәйрәм традициясе
үзгәртүБәйрәм җомга көнне ("кугарня"), христианнар Раштуасына кадәр берничә көн кала ("Рошто") башлана һәм атна буе дәвам итә. Вакытлар узу белән Шорыкйол үткәрү вакыты Раштуа белән туры килә башлый, әмма мари бәйрәменең борынгы нигезе үзгәрешсез кала. Төп йола гамәлләре бәйрәмнең беренче көнендә башкарыла. Бу көнгә яз һәм җәй көннәрендә һава торышын фаразлаучы төрле сынамышлар һәм ышанычлар, тыюлар, багулар туры килә. Мариларның киң таралган гореф-гадәте булып, киләсе көздә күп икмәк җыеп алу өмете белән, уҗым кырында һәм ындырда кар күчләре ("лум каван, шорыкйол каван") өю тора. Бәйрәм атнасының билгеле бер көнендә һәр гаиләдә Шорыкйол һәм гаиләне, йорт хайваннарын яклаучы рухлар хөрмәтенә догалар уку оештырыла. Бәйрәмнең көтеп алынган вакыйгасы — яшьләрнең төрле киемнәргә киенеп, битләрен каплап (ряженыйлар булып, мӧчӧр, кара) өйдән-өйгә йөрүе. Марилар "Васликува—кугыз" (карт Василий һәм аның карчыгы) образларында язмышны фаразлаучыларны күреп, алар әйткән сынамышларның үтәләчәгенә ышаналар. Төрле киемнәргә киенгән яшьләр хуҗаларның хезмәт эшчәнлеген тикшерә, ата-бабалардан килүче гаилә һәм хуҗалык тормышы кагыйдәләре үтәлүгә аерым игътибар итәләр.
Йола ризыклары
үзгәртүБәйрәм вакытында җирнең уңдырышлылыгын, мул уңыш, гаилә иминлеген символлаштыручы мул йола ризыклары зур роль уйный. Мәҗбүри ризыклар арасына пешкән сарык башы ("тага вуй"), итле пилмәннәр ("шыл подкогыль"), киндер орлыгыннан ясалган ризыклар, камырдан татлы чикләвекләр ("шорыкйол пәкш") кертелә. Бәйрәм вакытында иң кызыклы мизгелләрнең берсе — шымакшан мари этнографик төркеменә керүче кызлар оештырган "ӱдыр пура" (кызлар сырасы) яки "ӱдырсий" (кызлар табыны) дип аталган сыйлар. Бәйрәм табынына ипи һәм коймак, эремчек пилмәне һәм куас та куела. Авыл халкын үзара акча җыеп сыйлау ел буена авыл халкының бәхетле тормышын тәэмин итүдә мөһим роль уйный, дигән ышаныч бар.
Уеннар
үзгәртүБәйрәм йоласында уеннар зур урын алып тора. "Модыш пӧрт" йортында (уеннар өчен йорт) яшьләр борынгы "сокыр—тага" (сукыр тәкә), "ний кучен" (лычки), "туп перен" (маңгайга чиртешле) уеннары уйный, картлар һәм балалар әкият тыңлый, табышмак чишә.
Хәзерге вакытта бәйрәм йоласының күп кенә элементлары үзләренең традицион үзенчәлекләрен югалтса да, әлеге бәйрәм мариларның барлык этнографик төркемнәре (болын ягы, тау ягы, көнчыгыш тараф марилары) тарафыннан саклануын дәвам итә һәм билгеләп үтелә.
Әдәбият
үзгәртү- Калинина О. А. Марийские праздники. Йошкар-Ола: Республиканский центр марийской культуры, 2006.
- Мари улам, марла ойлем (Мин мари, марича сөйләшәм). Сөембикә, 2021 ел, № 2, «Дус-күршеләр» проекты кушымтасы.