Семык – мари милли бәйрәме, йола бәйрәме, җәй аеның башлануын хәбәр итә, җәй ае фасылын ачып җибәрә. Бәйрәмнең төп максаты булып вафат булган кешеләрне искә алу һәм йорт эшләрендә уңышларга ирешү өчен, әрвахлардан гафу сорау. Семык – мари халкының иң көтеп алган һәм яраткан бәйрәмнәреннән санала. Авыл халкының оешып, туган-тумачаның бергә җыелуын күздә тотып эш ителә.

Семык
фото
Төп мәгълумат
Жанрлар

фольклор

Ил

Русия Русия

Шәһәр

Мари Ил байрагы Мари Ил,
Татарстан байрагы Татарстан

Тел

мари

Семык2
Семык3
Семык4

Вакыты үзгәртү

Семык бәйрәме Пасха бәйрәменнән соң җиде атна узганнан соң башланып китә һәм якшәмбе көнне Троица бәйрәмендә тәмамлана. Православие динендәге марилар Семык бәйрәмен пәнҗешәмбе көннән бәйрәм итәләр.

Йолалар үзгәртү

Йолалар бәйрәм көннәрендә томышка ашырыла. Атнаның чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәре –бәйрәмнең төп көннәре булып санала. Шушы көннәрдә авылхалкы үлгән кешеләрнең рухларын каршы алалар, аларны мунчага алып керәләр, туган-тумачалар бергә җыелып, һәр рухка шәм кабызалар, аларны йола кушуы буенча төрле ризыклар белән сый-хөрмәт итәләр. Аннан соң озатып куялар.

Чәршәмбе төненнән алып пәнҗешәмбе көненә кадәр начар, явыз көчләрдән арындыру көне булып  саналган. Явыз көчләрнең йортка үтеп керүенә каршы итеп, йорт хуҗалары төрле саклану гамәлләре эшләгәннәр: учаклар яндырганнар, төрле тавышлар чыгарганнар, йортларны ялгыз калдырмаганнар. Яшьләр бу төнне төрле әкәмәт эшләр эшләгәннәр: морҗа авызларын каплаганнар, мунчада су мичкәләрен әйләндереп куйганнар. Аннан соң су буена, үзәнлеккә төшеп, таң атканга кадәр күңел ачканнар, кызлар болыннан чәчәк букетлары җыйганнар.  Шимбә яки якшәмбе көнне бәйрәм тәмам булган.

Хәзерге вакытта Семык бәйрәмен мари халкы фольклор фестивале буларак үткәрә.

Сынамышлар үзгәртү

Бәйрәм мәгънәсенә туры килерлек бик күп сынамышлар һәм тыюлар булган.

  • Семык бәйрәме көнне аяз булса, яшелчә уңа.
  • Семык бәйрәме узуга, җеп буясаң боз явар.
  • Семык бәйрәменнән соң бернәрсә дә утыртырга ярамый, чөнки алар үсмәячәк.
  • Семык бәйрәменә кадәр яланбаш йөрергә ярамый, башың авыртырга мөмкин.

Моны да карагыз үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Калинина О. А. Марийские праздники. Йошка- Ола: Респ. Центр марю культ, 2006
  • Марина Субботина. Семык городского формата. Удмуртская правда, 10.12.2010
  • Семык// Энциклопедия Респ. Марий эл/отв. Ред. Н.И.Сараева. –Йошкар Ола, 2009, с.712
  • Семык. ABOUTMARI.COM.
  • Анатолий Радыгин. Варали — «возникший позже». Семык на юбилее деревни. Удмуртская правда (2006 г.).

Искәрмәләр үзгәртү