Шаймөхәмәт Кирәев

Кирәев Шәймөхәмәт Шаһиҗиһан улы 5 июнь 1922 ел26 февраль 1993 ел) — урман хуҗалыгы хезмәткәре. Социалистик Хезмәт Герое (1971). Бөек Ватан сугышында катнашучы. КПСС-ның Чиләбе өлкә комитеты әгъзасы (1971). Өфәле леспромхозының Мактаулы китабына кертелгән (1966)[1].

Шаймөхәмәт Кирәев
Туган 5 июнь 1922(1922-06-05)
Үрнәк, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, РСФСР
Үлгән 26 февраль 1993(1993-02-26) (70 яшь)
Югары Өфәле, Чиләбе өлкәсе, Россия
Ватандашлыгы  СССР

Биографиясе үзгәртү

Кирәев Шәймөхәмәт Шаһиҗиһан улы 1922 елның 5 июнендә Кара Көчек авылында туган (хәзер — Башкортстан Чакмагыш районының Үрнәк авылы). Татар.

Белеме — тулы булмаган урта.

1938 елда Чакмагыш районының Куйбышев исемендәге совхозда тракторчы булып хезмәт юлын башлый.

19411945 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Курск дугасында сугыша, Львов, Брно, Будапешт шәһәрләрен азат итүдә катнаша, Берлинга кадәр барып җитә. Бөек Ватан сугышы барышында күрсәткән батырлыклары өчен «Батырлык өчен» медале (1943), «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңү өчен» медале (1945), I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985) белән бүләкләнгән.

19461952 елларда ССРБ Дәүләт именлеге министрлыгында эшли. Мәскәү шәһәрендә юл хәрәкәтен көйләүче, 82-милиция бүлеге милиционеры булып хезмәт итә[1] .

1952 елдан алып — «Челябметаллургстрой» тресының «Прокатстрой» төзелеш идарәлеге бригадиры, аннары йөк ташучы, агач кисүче, ботак кисүче, аннары Чиләбе өлкәсе Өфәле леспромхозының «Красный стан» участогы бригадиры булып эшли. Хезмәттәге уңышлары өчен «Хезмәт Кызыл байрак» ордены (1966), Ленин ордены (1971) белән бүләкләнә.

1971 елның 7 маендагы ССРБ Югары Советы Президиумы Указына яраклы биш еллык планны үтәү барышында урман һәм агач эшкәртү сәнәгатен үстерүдә күрсәткән уңышлары өчен Кирәев Шәймөхәмәт Шаһи улына Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

1982 елда пенсияга чыга.

Өфәле леспромхозының Мактау китабына кертелгән (1966). 1993 елның 26 февралендә Чиләбе өлкәсенең Югары Өфәле шәһәрендә вафат була.

Бүләкләре үзгәртү

  • Социалистик Хезмәт Герое (1971)
  • Ленин ордены (1971),
  • Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1966),
  • I дәрәҗә Ватан сугышы (6.11.1985) ордены,
  • «Батырлык өчен» медале (1943)
  • «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңү өчен» медале (1945)
  • «За доблестный труд. В ознаменование 100-летия со дня рождения В. И. Ленина» (1970)
  • Коммунистик хезмәт ударнигы (1969)
  • 9 нчы бишеллык ударнигы (1975)
  • Социолистик ярыш җиңүчесе (1975, 1976)

Искәрмә үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Герои труда: Справочник о Героях Социалистического Труда и кавалерах ордена Трудовой Славы трех степеней из Башкортостана / сост. Р. А. Валишин [и др.]. — Уфа : Китап, 2011. — 432 с. — ISBN 978-5-295-05228-6.
  • Башкирская энциклопедия / Гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа: Башкирская энциклопедия, 2007. − Т. 3: З-К. — 672 с. ISBN 978-5-88185-064-7