Чалканнар

аз санлы төрки халык

Чалканна́р (челканнар) — Алтай Республикасында яшәүче төрки халык. Турочак районының Курмач-Байгол, Суранаш, Майск, Бийка, Чуйка, Турочак авылларында һәм Таулы Алтай шәһәрендә яшиләр.

Чалканнар
Үз аталышы

ку-кижи

гомуми сан

1290 (2021)[1]

яшәү җире

Россия байрагы РФ — 1181 кше (2010)

Алтай Республикасы байрагы Алтай Республикасы — 1113 (2010)
Алтай крае — 10 (2002)
Теле

чалкан, алтай, куманды, рус

Дине

тәңречелек, православие

Кардәш халыклары:

кумандылар, тубаларлар, алтайлар, теленгитлар, телеутлар

Тарихы үзгәртү

Чалканнарның тарихи атамасы — ку-кижи (ku-kiši), ягъни Аккош елгасы кешеләре. 1620 елда Томск острогы рус казаклары атаган ясак төбәге һәм 1629 елдан Кузнецкий өяз острогына ясак түләүче ясаклы кешеләрнең атамасы булып торган.[2]. Мөгаен, этноним, чалканнарның аккошларга табынуыннан килеп чыккандыр (төрки телләрдә «Qu/Қу» — димәк, аккош «Qus/Құс»), җәй көннәре тирә-як сусаклагычларында күпләп оя коралар. Чалканнар Алтайда Аккош елгасы районында яшәгәннәр [3].

Совет чоры җанисәбе (1926 елдан тыш) чалканнарны алтайлар составына керткән.

2000 елда чалканнар Россия Федерациясенең аз санлы асаба халыклары исәбенә кертелә (Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2000 елның 24 мартында кабул ителгән 255нче Карары). 2002 елгы Бөтенроссия халык исәбен алу үз теле булган аерым халык дип исәпкә алды, 2010 елгы Бөтенроссия халык исәбен алу мәгълүматы буенча — чалканнарның саны 1181 кеше.

Y-хромосом гаплотөркемнәрен өйрәнү мәгълүматлары буенча, чалканнар көнчыгыш-евразия кластерына карый[4].

Халык саны һәм таралып утырышы үзгәртү

2002 елгы халык исәбен алу мәгълүматы буенча, Россия Федерациясендә чалканнар 855 кеше тәшкил итте, шушылардан Алтай Республикасында — 830 кеше (Турочак районында). Шул ук чорда, Алтай Республикасы хөкүмәте мәгълүматы буенча, 1997 елда республиканың Турочак районында 1689 чалкан яшәгән.

2002 елда торак пунктларда чалканнарның исәбе[5]:

Алтай Республикасы:
Турочак авылы — 160 кеше;
Бийка авылы — 122 кеше;
Курмач-Байгол авылы — 121 кеше;
Таулы Алтай шәһәре — 109 кеше;
Майск авылы;
Кебезень авылы — 187 кеше.

Чалканнар ике сеокка бүленгән, алар чалкан телендә: Чалканыг һәм Шакшылыг диеп атала.[6]

Теле үзгәртү

Чалкан теле төньяк алтай теленә карый (Алтай гаиләсе составындагы төрки телләр төркеме) яки төньяк алтай теле сөйләше (наречие, диалект) (кумандин-чалкан) булып санала.[7]. 2002 елгы җанисәп буенча Алтай Республикасында 830 чалканның 817-се рус телен (98 %), чалкан телен — 466 кеше (56 %), алтай телен — 148 кеше (18 %) яхшы белә[8].

Чалкан календаре  үзгәртү

1. Гыйнвар – Кижығ кырлащ ай.
2. Февраль – Тӧғӧнӧк ай.
3. Март – Ажығ ай.
4. Апрель – Кӧӧрык ай.
5. Май – Таарығ ай.
6. Июнь – Одоғ ай.
7. Июль – Јыттығ ай.
8. Август – Орок ай.
9. Сентябрь – Уртын ай.
10. Октябрь – Щана ай.
11. Ноябрь – Куртынак ай.
12. Декабрь – Улуғ кырлащ.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Всероссийская перепись населения 2020—2021 годов
  2. Шерстова Л.И. Челканцы. — Новосибирск: Издательсво ИАЭТ, 2005. — Электронный ресурс: docviewer.yandex.ru.
  3. Аристов Н. А. Заметки об этническом составе тюркских племён и народностей и сведения об их численности. // Живая старина. 1896. Год шестой, вып. III—IV.
  4. Балановская Е. В., Балаганская О. А., Дамба Л. Д., Дибирова Х. Д., Агджоян А. Т., Богунов Ю. В., Жабагин М. К., Исакова Ж. Т., Лавряшина М. Б., Балановский О. П. ВЛИЯНИЕ ПРИРОДНОЙ СРЕДЫ НА ФОРМИРОВАНИЕ ГЕНОФОНДА ТЮРКОЯЗЫЧНОГО НАСЕЛЕНИЯ ГОР И СТЕПНЫХ ПРЕДГОРИЙ АЛТАЕ-САЯН, ТЯНЬ-ШАНЯ И ПАМИРА // Вестник Московского университета. Серия XXIII АНТРОПОЛОГИЯ № 2/2014: 46–55
  5. http://std.gmcrosstata.ru/webapi/opendatabase?id=vpn2002_pert 2019 елның 12 июль көнендә архивланган. База микроданных Всероссийской переписи населения 2002 года
  6. https://elibrary.ru/item.asp?id=26226791
  7. Баскаков Н. А. Тюркские языки, М., 1960, 2006
  8. Перепись 2002. Т. 04. Владение языками народами субъектов РФ(үле сылтама)