Хөөмәй, Хоолиин Хор, Тува бугаз җырлавы, (монгол телендә, "бугаз аһәңе"), яки төрки бугаз җырлавыМонголия, Эчке Монголия, Тыва һәм Себер халыклары тарафыннан кулланыла торган обертон җырлауның үзенчәлекле бер төре. 2009 елда ул Хөөмәй, монгол җырлау сәнгате дигән исем астында ЮНЕСКО кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә кертелде.

Хөөмәй
Сурәт
Чыгыш иле  Россия
 Хөөмәй Викиҗыентыкта

Килеп чыгышы үзгәртү

Монгол бугаз җырлавында җырлаучы төп тонын һәм шул вакытта аның өстендә бер яки берничә обертоннарны да башкара.[1] Монгол бугаз җырлавынының чишмә башы борынгы заманнардан гыйбарәт. Күпчелек ир көтүчеләр бугаз җырлау осталыгына ия була, әмма хатын-кызлар бу техниканы әле куллана башлыйлар гына. Монголлар арасында бугаз җырлавының таралуы географик урнашу һәм мәдәният үзенчәлекләреннән гыйбарәт. Монголиянең ачык киңлекләре тавышка зур ераклыкка таралырга мөмкинлек ача. Бу өлкәләрдә бугаз җырлавын өйрәнүче фольклорчылар хөөмәйне борыңгы көтүчелек анимизмының мөһим бер өлеше итеп билгелиләр. Еш кына җырчылар бугаз җырлавы өчен уңай булган елга буен, тау битен һ.б. табигать күренешләрен эзлиләр.[2]

 
Алаш ансамбле

Бу төбәкнең анимистик дөньяга карашы табигатьтәге матдәләрнең җанын яки ияләрен, урнашулары яки визуаль шәкеле нигезендә генә түгел, ә яңгырашы, ягъни музыкаль сыйфатына карап күзаллый. Шулай итеп, адәмнең табигать тавышларына охшау теләге бугаз җырлавының тамыры булуы фараз. Тывадагы Босын Гөл елгасы шарлавыгы турында әкият моңа мисал булып тора: мондагы серле аһәңнәр, иң әүвәл, боланнарны су буйларына җәлеп иткән, алардан күрмәкче кешеләр дә бу сихри аһәңнәрне тоярга өйрәнгәннәр. Фәкать, Азиянең бу җирләрендә кеше табигатькә якынлашу теләге белән күп төрле милли уен коралларын һәм җырлау техникаларын җил, су, җан ияләре тавышларына охшатып формалаштырган. Гәрчә бу җирдәге күп халыкларда бугаз җырлавы киң таралыш тапса да, аларның стильләре, үсеш дәвамында төрле үзенчәлекләр казанганга күрә, аермалы.

Тасвирлама үзгәртү

Гадәттә, көйләр төп тонның 6, 7, 8, 9, 10 һәм 12 нче обертонын аерып алу нәтиҗәсендә төзелә. Шулай итеп, төп тон C3 (кече октаваның до тавышы) булса, аерылып алган обертоннар G5, B♭ 5 (икенче октавадагы соль һәм си♭), C6, D6, E6, G6 (өченче октавадагы до, ре, ми, соль) булыр иде. Шулай итеп обертоннарны беренчесеннән алып 24-чесенә кадәр башкару мөмкинлеге туа. Төп тон күп очракта кече октаваның соль тавышы (G3) янында була. Төп тон түбәнрәк булган саен, югарырак обертоннарга җитү мөмкинлеге ачыла.

 
Музыкаль нотациядә төп тон һәм аның обертоннары сурәте. Аһәңнәр өстендәге саннар тигез темперациядән центларда аермасын күрсәтә (центлардагы күләм түгәрәкләнеп билгеләнә). Обертон тигез темперациядән түбәнрәк урнашса - зәңгәр төс белән, югарырак урнашса - кызыл төс белән билгеләнгән.

Тува кешеләренең бугаз җырлау диапазоны гаять киң: беренчеләрдән булып туваларда берьюлы алты тавышны башкару теркәлде.[3] Тува бугаз җырлавының төрле классификация схемалары бар. Берсен өч төп стиль - хөөмәй, каргыраа, сыгыт һәм биш асстильләр - борбаңнадыр, чыландык, думчуктаары, әзеңгиләәр һәм канзыйп тәшкил итә. Икенчесендә биш төп стиль бар: хөөмәй, сыгыт, каргыраа, борбаңнадыр һәм әзеңгиләәр; асстильләргә чыландык, дәспәң борбаң, һопәй хөөмәй, буга хөөмәй, канзыйп, хову каргыраазы (тыв. хову каргыраазы), кожаңнаар каргыраазы, даг каргыраазы, оидупа каргыраазы, оянгыйлар, дамырактаар, киштәәр, серлеңнедир һәм бырлаңнадыр кертелә.[4] Бу схемалар һәрберсе дә Тува терминологиясен куллана.

Хөрәктәәри үзгәртү

Хөрәктәәри (тыв. хөректээри) тыва теленнән "күкрәк яңгырашы" дип тәрҗемә ителә. Бу хөөмәй, каргыраа яки якын булган башка стильне кулланганда бугаз җырчылары кулланган тавыш алымы. Бу термин кайбер чакта тува бугаз җырлавының барлык стильләренә карата җырлау вакытында гәүдәне махсус басым белән резонанслау мәгънәсендә дә кулланыла ала. Шулай ук хөрәктәәри хөөмәйне, сыгытны яки каргыраа стилендә җырлый башлау өчен кулланылган алым да.

  Тышкы аудиофайллар
  Каргыраа
  Хөөмәй
  Сыгыт
  Әзеңгиләәр
  Борбаңнадыр

Хөөмәй үзгәртү

Тува бугаз җырлауның иң популяр төре хөөмәй (тыв. хөөмей) дип атала. Хөөмәйгә йомшак яңгырау тавышы хас, төп тон (яки бурдон) җырчының гади тавышы биеклегенә туры килә. Бу стильдә, гадәттә, төп тоннан бер-ике октава биеклегендә 2-3 обертонны аеру мөмкин. Хөөмәйдә карынга басым һәм бугазга юнәлгән тәэсир көче чагыштырмача җиңелрәк. Тавышның биеклеге һәм сыйфаты иреннәр, бугаз, тел яки казна хәрәкәтләре ярдәмендә үзгәртелә.

Хөөмәй җырлавы кыялар арасында искән җил тавышына охшатыла.[5] Хөөмәй шулай ук бу төбәктәге барлык бугаз җырлау техникаларын билгеләү өчен гомуми термин буларак та кулланыла.

Сыгыт үзгәртү

Сыгыт (тыв. сыгыт) «сызгыру» дип тәрҗемә ителә, төп тон түбән түгел, уртача биеклектә урнашкан. Тавышы курай сыман, сызгыра торган обертоннар белән аерылып тора. Җәйнең йомшак җилләренә, кошлар сайравына якын булуы фараз.

Сыгыт башкарганда тел күтәрелә һәм теш артындагы уртны җиңелчә кыса. Кечкенә тишек сул яисә уң яктагы арткы тешләр янында калдырыла. Тавыш тешләр арасыннан авызның алгы ягына юнәлдерелә. Иреннәр "ээ" авазы әйтелешендәге кыңгырау сыман формага басалар, тавыш иреннәр арасыннан тышка чыгарыла. Тавышның биеклеге хөөмәй стилендәге кебек үк көйләнә.[6]

Каргыраа үзгәртү

Бугаз җырлавының түбән тавышлысы каргыраа (тыв. каргыраа) дип исемләнә. Каргыраа сардиннар, тибетлеләр җырлавына якын, тирән ырылдау тавышы белән аерылып тора. Ул җырлаудан тыш гәүдәнең вестибюляр катламнарын да куллана (шулай ук "ялган тавыш бәйләмнәре" дип тә атала), ике бәйләнгән тавыш чыганагын барлыкка китерә.

Бугазны кыса төшкәч, кайбер шартлар үтәлсә, вестибуляр катламнар бергә тибрәлә ала. Шул ук шартларда төп тонга карата унтертон алымы да кулланыла ала. Шулай итеп, вокаль катламнарның һәр икенче тибрәнүе белән вестибюляр катлам тулаем тибрәнү циклын тәмамлый. Бугаз ярдәмендә шундый бай төрле тавыш чыгару белән бергә иреннән ярдәмендә ясалган сузыклар комбинациясе белән өске катка төп тонның обертоннары да өстәлә.

Бу вокаль механизмның асылы күптән түгел өйрәнелде һәм аның Сардиниядәге "Канто тенор хоры"ның дүрт тавышының берсе - "сардин басы" белән охшашлыгы исбатланды. Шулай ук бу алым Гиуто монастыре һәм буддистларның башка ордерлары тарафыннан кулланылган Тибетта башкарылган җырлауга охшый.[7][8]

Каргырааның ике төре бар: даг (тау) һәм хову (дала) каргыраазы. Даг стиле тирәнрәк, ә хову югарырак һәм зәһәррәк тонда чагыштырмача азрак тамак киеренкелеге һәм күкрәк резонансы белән башкарыла.[9][10] Владимир Ойдупаа һәм Альберт Күвезин үзенчәлекле каргыраа стильлен булдыралар, соңгысының стиле канзат исемен йөртә. Бу кайвакыт кышның көчле җилләре яки бозавын югалтканнан ана дөянең кычкыруына охшатыла.

Эффектлар һәм башка стильләр үзгәртү

Түбәндәге исемлектән, хөөмәй, сыгыт һәм каргыраада кулланылган ике алым бар: борбаңнадыр һәм әзенгиләәр.

  • Борбаңнадыр (тыв. борбаңнадыр) — телнең тиз хәрәкәте белән ясалган, кошларны һәм тиз юнәлешле елгаларын хәтерләткән тибрәнү (трель). Бу стильгә хас булган икенче алым - иреннәрнең җиңел калтыравы ярдәмендә ясалган бырлаң. [11]
  • Әзеңгиләәр (тыв. эзеңгилээр) — ат чабу ритмнарын охшатырга омтылучы стиль. Туван телендәге эзеңги (өзәңге) сүзеннән гыйбарәт.
  • Чыландык (тыв. чыландык) берьюлы каргыраа һәм сыгыт стилен куллану. Ул югары сыгыт сызгыруын каргырааның түбән авазлары белән берләштерә һәм үзенчәлекле тавышны тудыра. Кайбер чакта чикерткә тавышы дип исемләнә. Тәҗрибәле белгеч даг чыландык һәм хову чыландык стильләрен аера ала.
  • Дымчуктаары (тыв. думчуктаары) — бу алымны иң яхшы итеп "тамак гөрелдәтү" метафорасы тасвирлый. Җырчы сыгытка охшатып тавышны борын тарафына юнәлтеп башкара. Думчук сүзе борын аша җырлау дигәнне аңлата. Авызны ябу зарур түгел, әмма аны ябу алымның үзенчәлеген яхшырак күрсәтә.

Хатын-кызлар тува бугаз җырлавында үзгәртү

Тува тарихында берничә хатын-кыз бугаз җырчысы булуы мәгълүм, ләкин бугаз җырлаган хатын-кыз ир-ат туганнарын рәнҗетергә һәм бала тудыру вакытында кыенлыклар тудырырга мөмкин дип ышанылган. Чолдак-Кара Оюн, танылган бугаз җырчысы Сорукту Кыргызның әнисе һәм танылган Тува актрисасы Кара-Кыс Намзатовна Монзукның иренең әбисе, гомере буе сыерларын сауганда, балаларын бишектә көйләгәндә бугаз җырлавын башкарган. Танылган җырчыларның якын туганнары, Хунаштаар-оолның бертуганының кызы (1960-елларда) һәм Комбуның кызы (1940 һәм 1950-елларда) хөөмәйне халык алдында берничә тапкыр башкарганнар. Манчуректан шаманы Билек-оолның хатыны Алдинсова Тортоявна сүзләре буенча, ул, "аңа тумыштан ук туган һәм якын" булганга күрә, хөөмәйне гел башкарган. Өйләнгәч һәм балалары булганнан соң да ул хөөмәй җырлавын ташламаган һәм 1950-60-елларда хөөмәй белән чыгышлар ясаган. Әмма аның сеңлесе, шулай ук кыз булып хөөмәйне җырласа да, өйләнгәч, җырлавын кисәтүләр аркасында туктаткан.

Совет чорында хатын-кызларның сәхнәдә шундый чыгышлары республика фестивальләреннән тыш, бик тә сирәк була. Валентина Салчак 1979-нчы елда халык алдында бугаз җырлавын башкарган. Монгун-Тайга бугаз җырчысы Валентина Чулдум (1960-2002) 1990-еллар башында Аурупа илләре буенча гастрольләрдә була. Халыкара Хөөмәй симпозиум үтә башлагач, хатын-кызларга ачык җырлау мөмкинлеге бирелә.

Тыва Кызы Тувада беренче һәм бердәнбер хатын-кызлар фольклор ансамбле, Тува бугаз җырлавының барлык стильләрен дә башкара.[12]

Популяр мәдәнияттә үзгәртү

2016 елда Ху исемле төркем барлыкка килә. Килеп чыгышы Монголиядән булган төркем рок һәм авыр металлны морин хуур уен коралы (шулай ук ат башы сыман скрипка) кебек традицион Монгол коралларын һәм бугаз җырлавы кебек милли музыка алымнарын берләштерә. Ху үзе булдырган музыка стилен "хунну рок" дип атый, хүн (монг. хүн) монгол телендә кеше мәгънәсендә кулланыла.

2018 елда төркем Донингтондагы "Download Festival"дә беренче тапкыр чыгыш ясый. Хуның "Караңгы күкнең күкрәве" исемендәге җыр Star Wars Jedi: Fallen Order ("Йолдызлы сугышлар. Джедайлар: орденның җимерелүе") видеоуены өчен ясала.[13] Җырның башка версиясе Ху һәм уенны булдыручылар тарафыннан оригиналь монгол теленнән уен өчен махсус уйлап чыгарылган фантастик Йолдызлы Сугыш теленә тәрҗемә ителә. "Сууган Эссена" дип исемләнгән яңа варианты уен өчен кулланыла.[14][15]

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Aksenov, A. N. Tuvan Folk Music. Asian Music, Vol. 4, No. 2 (1973), pp. 7-18.
  2. Slobin, Mark. Ethnomusicology. Volume 36, No. 3, Special Issue: Music and the Public Interest. (1992), pp 444-446.
  3. «The Throat Singers of Tuva».
  4. International Scientific Centre "Khoomei". Khoomei.narod.ru. 2008-11-27 тикшерелгән.
  5. The website Khoomei.com has a great video demonstrating khomeii style..
  6. [1]
  7. Fuks et al., 1998
  8. Lindestad et al., 2001
  9. Alden-ool Sevek (1995). "Dag (Muntain)Kargyraa". (MOV video). khoomei.com.
  10. Kaigal-ool. "Orphan's Lament". (MOV video). khoomei.com. "Kaigal-ool sings his heart out in several khoomei styles."
  11. An excellent example of Borbangnadyr..
  12. TYVAKYZY.COM.
  13. November 2019, Alyssa Mercante 19. Star Wars Jedi: Fallen Order just made a Mongolian rock band canon (en).
  14. https://www.youtube.com/watch?v=gGcem7JFvEg
  15. https://www.revolvermag.com/music/how-mongolian-band-hu-made-song-star-wars-alien-language
Әдәбият
  • Emory, Michael. Khomeii-How To's and Why's. 7 March 2007. http://www.fotuva.org/music/emory.html 2023 елның 13 июнь көнендә архивланган.
  • Fuks L., Hammarberg B. and Sundberg J. "A self-sustained vocal-ventricular phonation mode: acoustical, aerodynamic and glottographic evidences", KTH TMH-QPSR 3/1998, 49-59, Stockholm.
  • Lindestad PA, Sodersten M, Merker B and Granqvist S. "Voice source characteristics in Mongolian throat singing studied with high-speed imaging technique, acoustic spectra, and inverse filtering". Journal of Voice, vol. 15, no. 1, pp. 78–85, 2001
  • Levin, Theodore C. and Michael Edgerton. The Throat Singers of Tuva. Scientific American. September 1999 Vol 81 Issue 3 P. 80
  • Khoomei.com 7 March 2007. http://khoomei.com

Шулай да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү