Хәсән Чәләби (1937)
Хәсән Чәләби (төр. Hasan Çelebi, 1937 ел, Төркия, Әрзурум) — төрек рәссамы, билгеле ислам хаттаты, каллиграфиягә өйрәтүче.
Хәсән Чәләби | |
---|---|
Туган телдә исем | төр. Hasan Çelebi |
Туган | 1937 Төркия, Әрзурум |
Милләт | төрек |
Ватандашлыгы | Төркия |
Һөнәре | хаттат, остаз |
Бүләк һәм премияләре | Төркия дәүләт премиясе |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1937 елда Төркиянең Әрзурум шәһәрендә туган. 1967 елдан бирле хөсне хат белән шөгыльләнә. Ислам каллиграфиясе серләренә (бигрәк тә гарәп каллиграфиясенең рикагъ, нәстәгъликъ, сөлс, нәсх төрләренә) билгеле төрек хаттатлары Хәмит Айтач[1], Кәмал Батанай, Нәҗметдин Окйайдан өйрәнгән. 1976 елдан башлап үзе дөньяның күп илләреннән килгән меңләгән шәкертенә (мәсәлән, Кытайдан Хаҗи Нуретдингә һ.б.) ислам каллиграфиясе серләрен өйрәтә, шуларның 67 сенә иҗазәтнамә[2] (ислам хөсне хатын мөстәкыйль иҗат итәргә һәм аңа кул куярга рөхсәт бирүче диплом) биргән, мәсәлән, Мөхәммәт Зәкәриягә (1988 елда, АКШ), Нурия Гарсия Масипка (2007 елда, Испания), Нассар Мансурга (2009 елда, Иордания)[3], Асылбәк Урынбасаровка (Казакъстан)[4] һ.б. Хәсән Чәләби — дөньяның төрле илләрендә урнашкан ислам белән бәйле атаклы тарихи урынннар һәм мәчетләр өчен уникаль каллиграфия үрнәкләре ясаучы. Шулай ук Аллаһының 99 гүзәл исеменең каллиграфиясе авторы.
Хезмәтләре урнашкан
үзгәртү- Мәсҗиден-Нәбәви (Пәйгамбәр мәчете, Мәдинә, Согуд Гарәбстаны)
- Әл-Куба мәчете (Мәдинә, Согуд Гарәбстаны)
- Солтан Әхмәт мәчете (Зәңгәр мәчет, Истанбул, Төркия)
- Сөләймания мәчете (Истанбул, Төркия)[5]
- Фатих мәчете (Пфорцһайм, Алмания, 1992 елда ачылган)[6]
- Җәмигъ мәчете (Йоханнесбург, КАР)
- Җомга мәчете (Алматы, Казакъстан)
- Ислам медицина үзәге (Күвәйт)
Әдәбият
үзгәртү- Хусам Диб. Путеводитель по Исламу[7] (ингл. Muhammad Pocket Guide). М.:Издательство ДУМ г. Москвы, 2016. ISBN 978-5-9908782-0-4
Сылтамалар
үзгәртү- Бибинур Асадова. Хасан Челеби: Я ждал годами, когда это искусство будет признано(үле сылтама). «Ислам и семья», 25.02.2012.
- Haber-hat-sanatinin-celebisine-saygi. iha.com.tr(төр.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Hamid Aytaç
- ↑ Музей каллиграфии (Стамбул)
- ↑ Нассар Мансур
- ↑ Картины слов или мастерство каллиграфии. Ислам в СНГ, 27.02.2014, archived from the original on 2017-11-05, retrieved 2017-11-15
- ↑ сайт «Мой Стамбул»
- ↑ Мечети Германии
- ↑ Презентация книги «Путеводитель по Исламу»(үле сылтама)