Хәбра Рахман (чын исеме Хәбибрахман Габдрахман улы Габдрахманов) — татар шагыйре, язучы.

Хәбра Рахман
Туган телдә исем Хәбибрахман Габдрахман улы Габдрахманов
Туган 26 ноябрь 1914(1914-11-26)
Татарстанның Балтач районы Яңгул авылы
Үлгән 1942(1942)
Милләт татар
Һөнәре язучы
Бүләк һәм премияләре «Батырлык өчен» медале

Ул 1914 елның 26 ноябрендә Татарстанның Балтач районы Яңгул авылында ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Аңа сигез яшь тулганда әти-әнисе үлә, сеңелләре һәм энесе аның кулына кала. Туганнарын туйдыру өчен Хәбра авыл баена эшкә яллана. Ятимнәрне нужадан һәм ач үлемнән балалар йорты коткарып кала.

Җиде сыйныф белем алгач, Саба районының Курсабаш авылы мәктәбендә укыта башлый. 1931 елда Казанга килә, Татрабфакта, аны тәмамлагач Казан педагогия институтында укый. 19361938 елларда Алабуга педагогия училищесында укыта.

1938 елның ахырында Хәбра Рахман Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Ул атаклы Халхин-Гол сугышларында катнаша, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Хәрби хезмәттән кабат Алабугага кайта, педагогия училищесында, китапханә техникумында татар теле һәм әдәбияты укыта, 19401941 елларда район газетасының мөхәррире була.

Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка китә, сугышның башлангыч чорындагы канкойгыч, күп югалтулы авыр сугыш операцияләрендә катнаша. Калинин фронтында шундый бәрелешләрнең берсендә авыр яралана һәм 1942 елның ноябрендә үлә. Аның җәсаден Калинин өлкәсенең Максатиха станциясе янында җирлиләр.

Хәбра Рахманның әдәби эшчәнлеге узган гасырның утызынчы елларында башлана. Беренче шигырьләре һәм хикәяләре «Ялчы» газетасы битләрендә дөнья күрә. Казан педагогия институтында уку елларында сәләтле язучы булып формалаша. Аның көннең актуаль темаларына язылган шигырьләре, хикәяләре һәм очерклары өлкә газета-журналларында еш басыла. 1937 елда «Чәчәк ява» исемле беренче җыентыгы басылып чыга.

Халхин-Голда япон самурайларына каршы сугышларның тәэсире астында Хәбибрахман Рахман совет солдатларының героик көрәшенә багышлап «Сугышта» дигән очерк яза. Ул «Совет әдәбияты» журналының 1940 елгы 5-6 саннарында басыла. «Шомырт чәчәкләре» повесте тәмамланмыйча кала. Язучы Дибәҗә Каюмова аның тормышына багышлап язган повестен шуның өчен дә «Өзелгән шомырт чәчәкләре» дип атады. «Хәбра исән булса, татар поэзиясенә күп нәрсә бирер иде», дип язды олы шагыйребез Сибгат Хәким.

Хәбра Рахман турындагы, аның тормышы һәм иҗаты турында күп мәгълүмат-истәлекләр Яңгул авылы мәктәбе музеенда тупланды.