Харәзем Халык Совет Җөмһүрияте

Хорезм Халык Совет Җөмһүрияте, Харәзем Халык Совет Республикасы (ХХСР) — Урта Азиядәге 19201924 елларда бәйсез дәүләт булып яшәп алган җөмһүрият.

Харәзем Халык Совет Җөмһүрияте
үзб. Xorazm Xalq Sho'ro Jumhuriyati


1920 ел — 1924 ел



 

 

Байрак Герб
Башкала Хивә
Зур шәһәрләр Үргәнч
Тел(ләр) харәзем теле
Дин Ислам
Акча берәмлеге Харәзем рубле
Мәйдан 62,200 км²
Халык 800 000 кеше
Идарә итү төре халык шуралар җөмһүрияте
Төркистан Автономияле Социалистик Совет Җөмһүрияте
Хорезм Халык Совет Җөмһүрияте
Бохара Халык Совет Җөмһүрияте
Кыргыз Автономияле Социалистик Совет Республикасы (1920-1925) 1922 елда.

Башкаласы — Хивә.

Тарих үзгәртү

Харәзем Халык Совет Җөмһүрияте 1920 елда халык инкыйлабы һәм Хивә ханы хакимиятен бетерү нәтиҗәсендә барлыкка килә. 1920 елның 27 апрелендә 1нче Бөтенхарәзем Корылтае Харәзем Халык Социалистик Җөмһүриятен игълан итә.

ХХСР бәйсез дәүләт булып тора, РСФСР, Төркистан АССР, соңрак ССРБ составына керми. Совет җөмһүриятләре белән дуслык һәм хезмәттәшлек турында халыкара килешүләр аша бәйләнештә тора.

1921 елда 2нче Бөтенхарәзем Корылтае илнең исемен Харәзем Халык Совет Җөмһүрияте итеп үзгәртә.

ХХСР составына Казакъ-Каракалпак өлкәсе, Ташауз өлкәсе, Яңа Үргән өлкәсе һәм Хивә районы керә. Соңрак әлеге өлкәләр вилаять дип атала башлый. ХХСР ҮБК карары белән әлеге өлкәләрдә иң югары хакимият органы булган өлкә инкыйлаб комитетлары төзелә. Өлкә инкыйлаб комитетларына хакимиятнең өяз органнары булган шуролар буйсына. Үз чиратында шуроларга аксакаллыклар буйсына. Аксакаллыклар 5-6 мәчет-мәхәлләне берләштерә. РСФСРда аксакаллыкка волость шурасы тәңгәл килә.

4нче Бөтенхарәзем Корылтае илнең исемен Харәзем Социалистик Совет Республикасы итеп үзгәртә, 1923 елның 23 октябрендә яңа Конституция кабул итә, илнең 3 мохтари өлкәдән: Үзбәк АӨ, Төрекмән АӨ, Кыргыз-Караклпак АӨ торуын раслый

1924 елның ноябрендә Урта Азияне милли яктан бүлгәләү карары буенча ХХСР юкка чыгарыла. Территориясенең зуррак өлеше Үзбәк ССР составына, калган өлешләре яңа оешкан Каракалпак автономияле өлкәсенә керә[1].

Бетерү үзгәртү

1924 елның октябрь аенда Урта Азиядә һәр милли төркемгә үз автономиясен бүлеп бирү тормышка ашырыла. Нәтиҗәдә, Төркистан Автономияле Социалистик Совет Җөмһүрияте, Хорезм Халык Совет Җөмһүрияте һәм Бохара Халык Совет Җөмһүрияте булдырылган:

Искәрмәләр үзгәртү