Фәрит Мөхәммәтшин

Татарстан сәясәтчесе, Татарстан Дәүләт Шурасы спикеры, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы
(Фәрид Мөхәмәтшин битеннән юнәлтелде)

Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин – Татарстан сәясәтчесе, Татарстан Дәүләт Шурасы спикеры. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы (2023).[2]

Фәрит Мөхәммәтшин
Туган телдә исем Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин
Туган 22 май 1947(1947-05-22) (77 яшь)
Әлмәт
Яшәгән урын Телман урамы, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт нефть-техника университеты
Һөнәре сәясәтче, галим
Сәяси фирка Бердәм Русия һәм Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Луиза Әкрам кызы
Балалар улы Дамир (1971),
кызы Лилия[1]
Ата-ана
  • Хәйрулла Динкәй улы (әти)
  • Маһинур Мирзиян кызы (әни)
Бүләк һәм премияләре 3 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
"Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" орденыДуслык ордены - 2022 Александр Невский ордены - 2022
Гыйльми дәрәҗә: сәясәт фәннәре докторы[d] һәм социология фәннәре кандидаты[d]
Сайт http://tat.speaker.tatarstan.ru/

 Фәрит Мөхәммәтшин Викиҗыентыкта

Биография

үзгәртү
  • 1947 елның 22 маенда Әлмәт шәһәрендә туган.
  • 1972 елда – производствода эшләгән килеш Әлмәт газ сәнәгате техникумын, 1979 елдаУфа нефть институтын, 1986 елда Сарытау югары партия мәктәбен тәмамлый.
  • 15 яшендә Миңнебай газ-бензин заводында токарь булып эшли башлый. Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Аннан кайтканнан соң, "Әлмәтнефть" нефть промыселы идарәсе җитештерүенең автоматлаштыру цехында контроль-үлчәү приборлары слесаре булып эшли.
  • 1970 еллар башыннан Ф.Х.Мөхәммәтшин Әлмәт шәһәрендә партия, Совет һәм хуҗалык эшләрендә була: КПССның шәһәр комитеты сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы; халык депутатларының шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, беренче урынбасары, рәисе; КПССның шәһәр комитеты секретаре, икенче секретаре; "Әлмәтнефть" НГДУда катламнар басымын тоту өчен технологик сыекча әзерләү буенча идарә башлыгы.
  • 1980 еллар ахырында Ф.Х.Мөхәммәтшин республика Хөкүмәтендә җаваплы урыннар били: сәүдә министры, Министрлар Советы Рәисе урынбасары, соңрак – Татарстан Республикасы Премьер-министры.
  • 1998 елдан башлап хәзерге вакытта Ф.Х.Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советына җитәкчелек итә.

Бүләкләре

үзгәртү

Дәүләт алдындагы казанышлары һәм халыклар арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга керткән зур өлеше өчен Дуслык ордены белән бүләкләнде (1997 ел, май).

Россия дәүләтчелеген үстерүдәге казанышлары һәм законнар чыгару эшчәнлегендә актив катнашканы өчен Мактау ордены белән бүләкләнде (2005 ел, ноябрь).

Татарстан Республикасы икътисадын үстерүдәге һәм федератив мөнәсәбәтләрне камилләштерүдәге казанышлары өчен Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Мактау грамотасы һәм Россия Федерациясе Федераль Җыен Федерация Советының Мактау грамотасы бирелде.

"Ел спикеры" номинациясендә "Россия милли Олимпы" премиясенә һәм Россиянең иң югары иҗтимагый бүләге – "За Честь и Доблесть" орденына (2005 ел, ноябрь) ия булды.

Ф.Х.Мөхәммәтшин – сәяси фәннәр докторы, Россия Федерациясе Технологик фәннәр академиясе академигы. Федератив төзелеш, милләтара мөнәсәбәтләр, сәясәт һәм күчеш чоры икътисады проблемалары буенча күп санлы монографияләр һәм публикацияләр авторы.

Ф.Х.Мөхәммәтшин чын мәгънәсендә җәмгыятебез үсешенең демократик юлын яклаучы сәясәтчеләрнең яңа плеядасына керә. Ул республиканың һәм аның гражданнарының мәнфәгатьләрен тотрыклы яклаучы. Ике яклы хезмәттәшлекле киңәйтүдә федераль үзәк белән актив диалогны ныклы дәвам итә. Татарстан алдындагы катлаулы икътисадый һәм социаль бурычлар комплексын хәл итүдә иң актив катнашучы. Бүгенге этапта иң мөһиме – демократияне һәм базар институтларын үстерү, эшкуарлык активлыгын стимуллаштыру, нәтиҗәле социаль сәясәт алып бару һәм җирле үзидарә нигезләрен ныгыту дип саный ул. Фәрид Хәйрулла улы –хезмәт сөючән һәм үз-үзенә таләпчән кеше. Кешеләрнең компетентлы, намуслы һәм тәрбияле булуын хуплый.

  • 2022Дуслык ордены (Татарстан) ― «75 яшьлек юбилее хөрмәтенә»[4]
  • 2022 Салават Юлаев ордены (Башкортстан) ― «75 яшьлек юбилее хөрмәтенә»[5]
  • 2022 ― Александр Невский ордены (РФ) ― «Россия дәүләтчелеген ныгытуга, парламентаризмны үстерүгә зур өлеш керткәне һәм закон чыгару эшчәнлегендә активлык өчен» [6]
  • 2023 ― «Алтай Республикасы Парламенты» истәлекле медале ― парламентара хезмәттәшлекне үстерүгә һәм ныгытуга зур шәхси өлеш керткәне өчен[7]

Искәрмәләр

үзгәртү

Тышкы сылтамалар

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 5 нче чакырылыш депутатлары (2014-2019) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 4 нче чакырылыш депутатлары (2009-2014) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 3 нче чакырылыш депутатлары (2004-2009) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2 нче чакырылыш депутатлары (1999-2004) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 1 нче чакырылыш депутатлары (1995-1999) Калып:Татарстан Республикасы Югары Шурасы депутатлары (1990-1995)