Фәридә Корбангалиева

Фәридә Рәшит кызы Корбангалиева (1979 елның 27 августы, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — татар журналисты, Татарстан телерадиокомпаниясе (1998—2007), Россия-1 телеканалында «Вести» тапшыруы (2007—2014), Азатлык радиосы (Радио Свобода, Прага) (2018 елдан) алып баручысы.

Фәридә Корбангалиева
Туган телдә исем Фәридә Рәшит кызы Корбангалиева
Туган 27 август 1979(1979-08-27) (44 яшь)
Казан, ТАССР
Яшәгән урын Хөсәен Ямашев проспекты, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  Россия
 Чехия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре журналист, алып баручы
Эш бирүче Бөтенроссия дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар ширкәте[d], Настоящее Время[d], Republic[d] һәм Холод (издание)[d]
Балалар ике кызы

 Фәридә Корбангалиева Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Фәридә Корбангалиев 1979 елның 27 августында Казанда татар гаиләсендә туа. 2001 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. 19982007 елларда «Татарстан» телерадиокомпаниясендә башта корреспондент, аннан махсус корреспондент булып эшли. «День взаймы» тапшыруын алып барган.

2007 елның 10 апреленнән «Россия» телеканалының Идел буенда үз хәбәрчесе[2]. 20072014 елларда Россия-1 телеканалында «Вести» тапшыруы алып бара. 7 май 2007 елның июленә кадәр Михаил Антонов белән бергә кичке чыгарылышны[3], 2008 елның сентябреннән 2014 елның октябренә кадәр көндезге чыгарылышны алып барган.

2014 елда телетапшырулар алып баручы Максим Шәрәфетдинов белән бергә, Беренче бөтендөнья сугышында татар солдатларының катнашуына багышланган, «Незаметные герои Неизвестной войны» фильмында (авторы һәм режиссеры Денис Красильников) алып баручы булып чыгыш ясый[4].

2015 елда «Война непрощённых» фильмында фильмында алып баручы буларак катнаша. 2016 елда ире белән бергә кардиохирург Ринат Акчуринның юбилеена багышланган «Близко к сердцу» документаль фильмы чыгара[5].

2018 елдан Прагада Азатлык радиосы (Радио Свобода) алып баручысы[6].

Семья үзгәртү

Кияүдә, ире Денис Красильников — режиссер-документалист. Ике кызы (Софья, Адель) бар[7][8].

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://jitely.info/kazan
  2. Корпункт РТР в Поволжье возглавила тележурналист Фарида Курбангалеева
  3. «Наш человек на телеканале „Россия“». әлеге чыганактан 2009-04-01 архивланды. 2010-07-16 тикшерелгән.
  4. Интернет-презентация фильма «Незаметные герои Неизвестной войны» – на сайте ИА «Татар-информ», Татар-информ (2014-08-26). 19 сентябрь 2014 тикшерелде.
  5. На федеральном канале покажут фильм о Ринате Акчурине, Татар-Информ (2016-10-20). 28 октябрь 2016 тикшерелде.
  6. Текст от 3 мая 2018 года.
  7. Программа «Вести»: Замуж с первого взгляда
  8. Телеканал «Мама» (2017-11-15). Свежий воздух. Мои первые шаги. Youtube (с 84-й секунды). 2019-03-05 тикшерелгән.
  9. История Общероссийского государственного канала «Культура»
  10. В Казани наградили журналистов, освещающих события культурной жизни Татарстана(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка
  11. Распоряжение Правительства РФ от 31.03.2010 N 470-р "О поощрении Правительством Российской Федерации". Деловой портал News-City. 2012-10-09 тикшерелгән.