Александр Федотов (1955)
Александр Федотов, Александр Сергей улы Федотов (рус. Александр Сергеевич Федотов, 1955 елның 25 гыйнвары, СССР, Эстония ССР, Выру ― 2021 елның 1 июне, РФ, ТР, Казан) ― рәссам-нәкышьче, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2005), Россия Федерациясенең атказанган рәссамы (2016), Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы (1990 елдан).
Александр Федотов | |
---|---|
Туган | 25 гыйнвар 1955 Выру, Эстон Совет Социалистик Республикасы, СССР |
Үлгән | 1 июнь 2021 (66 яшь) Казан, Россия |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Рязанское художественное училище им. Г. К. Вагнера[d], Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты[d] һәм Творческая мастерская живописи[d] |
Һөнәре | рәссам, пейзажист |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүТышкы рәсемнәр | |
---|---|
Картиналары. |
Александр Сергеевич Федотов 1955 елның 25 гыйнварында Эстония ССР-ы Выру шәһәрендә туган[1]. Хәрби гаиләдән[2].
1975 елда Рязань сәнгать училищесы отличие белән тәмамлый[3][4]. Аннары белемен Мәскәүдә дәвам итә, 1983 елда ул В. И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать институтын профессор Д. К. Мочальский остаханәсе буенча тәмамлый[1][5]. Казанга күченгәннән соң, 1986 елда Х. А. Якупов җитәкчелегендә СССР сәнгать академиясенең Иҗади рәсем сәнгате остаханәсен тәмамлый[3][5].
1982 елдан бирле халыкара, бөтенсоюз, бөтенроссия, зона һәм төбәк күргәзмәләрендә катнаша.
Шәхси күргәзмәләре Түбән Камада (1991) һәм Казанда — 1993 елда (Н. Х. Кумысникова белән бергә), 2002, 2006, 2015 һәм 2020 елларда үткәрелә[6][7][5]. Иҗатлары Татарстан Республикасы Дәүләт рәсем сәнгате музеенда, Әлмәт картиналар галереясында, Россия, Германия, Норвегия, Бөекбритания шәхси галереяләр коллекциясендә, шулай ук Федотов гаиләсенең шәхси җыентыгында бар[1][8].
1990 елда Рәссамнар берлеге әгъзасы итеп кабул ителә[1]. 2005 елда Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе[9], ә 2016 елда Россия Федерациясенең атказанган рәссамы исеме белән бүләкләнә[10]. 2020 елда 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә[2].
Федотов Александр Сергеевич 2021 елның 1 июнендә Казанда 66 яшендә вафат була[11][12]. Адоратский урамында Мәсих Раштуасы гыйбадәтханәсендә җырлаганнан соң[13], «Курган» зиратында җирләнгән[14]. 2023 елда Мәскәү рәссамнар берлеге күргәзмә залында Федотовның үлеменнән соңгы күргәзмәсе була[15]. 1983 елдан Казанда яшәгән һәм иҗат иткән. 1983―1986 елларда Х. Г. Якупов җитәкчелегендәге СССР сәнгать академиясенең иҗат остаханәләрендә эшләгән.[16]
Иҗаты
үзгәртүРәссам буларак Казанда ачылган А. Федотов ― пейзаж остасы. Картиналарына образларның монументальлеге, форманың кыска һәм ачык гомумиләштерелүе, графикага якын торган төгәл тел хас. Дмитрий Мочальскийның (Мәскәү) һәм Виктор Ивановның (Рязань) шәкерте буларак, Федотов тоналистлар мәктәбе концепциясен дәвам иткән, әлеге концепция натурадагы зур мөнәсәбәтләрне, тәүлек вакытына, яктыртуга, һава шартларына бәйле булган тональ градацияләрне төгәл тапшыруны таләп итә. Үз иҗатында рәссам А. К. Саврасов, А. И. Куинджи, Н. П. Крымов кебек рус пейзажы осталары традицияләрен дәвам итүче буларак чыгыш ясый.
Федотов образларының теле ― символик тел. Рәссамның алымнары киң палитрага ия: фигуратив минимализмнан алып геометризмга һәм абстракт ысулга тартылган гомумиләштерүләргә кадәр. Барлык картиналарында да елның төрле вакытларында табигатьнең төрле халәтләре сурәтләнә: җәйге тыныч көндәге каеннар, кышкы вакыттагы йомшак кар көртләре, төсле буяуларга бай көзге урман һ. б. [16]
Төп әсәрләре: «Авылда төн» (1988), «Капка», «Айлы төн» (икесе дә — 1990), «Көймәләр» (1993), «Ай калыкканда» (1995), «Кышкы кояш» (1996), «Су буендагы тирәкләр» (1997), «Иртә төшкән кар. Яр» (1999), «Томан» (2002), «Казан киче» (2005), «Болытлар. Кибәннәр» (2006), «Парк. Агачлар» (2010), «Зәңгәр кар» (2011), «Томанлы иртә» (2019) һ. б.[17]
Күргәзмәләре
үзгәртүӨч дистә елдан артык рәссам республика, төбәк, бөтенроссия күргәзмәләрендә катнаша, анда аның әсәрләре тамашачы, сәнгать җәмәгатьчелеге һәм тәнкыйтьчеләр арасында лаеклы уңыш казана.[18]
- Бөтенсоюз
- «Ил яшьлеге» (1982),
- «Җиңүнең 45 еллыгы» (1990);
- Бөтенроссия
- «Ватан образы» (1989) пейзаж,
- Россиянең үзәк өлкәләре рәссамнары (1997),
- «Россия-9» (1999),
- «Россия-10» (2004),
- «Россия-11» (Мәскәү, 2009),
- «Синең исемеңә» (2000),
- «Яшел аваз» ([Плёс (шәһәр)[|Плёс]], 2002),
- Зона
- «Зур Идел» (1985―2011),
- Халыкара
- «Җиңү» (Мәскәү, 2005) һ. б.
- Шәхси
- Түбән Кама (1991),
- Казан (2002; 2006; 2015, юбилей күргәзмәсе[19]; 2020[20])
- Мәскәү (2023, вафатыннан соң)[21]
Картиналары ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Әлмәт картиналар галереясында, Россия, Германия, Норвегия, Англия һ. б. илләрдәге шәхси тупланмаларда саклана.[17]
Бүләкләре
үзгәртү- Россия Федерациясенең атказанган рәссамы (2016 ел) — ватан мәдәнияте һәм сәнгатен үстерүдә зур хезмәтләре, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[22]. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин 2017 елда Казан Кремлендә тантаналы рәвештә тапшыра[23].
- Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2005 ел)[1].
- «Рух. Традицияләр. Осталык» Россия рәссамнары берлеге көмеш медале (2011 ел)[3].
Шәхси тормышы
үзгәртүХатыны — Наилә Хәлитовна Кумысникова (1958), рәссам, Тукай премиясе лауреаты (2023), бизәк-гамәли сәнгать эшлеклесе, 1983 елда В. И. Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтының соңгы курсында өйләнешкәннәр[5][24]. Улы — Җәмил, Казан дәүләт төзелеш институтының дизайн факультетын тәмамлаган, аспирантурада укыган, укыткан, Эрмитаж-Казан үзәге белән хезмәттәшлек итә. Оныклары Асия (2010), Саша (2019).[24]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Мазгаров, 2014
- ↑ 2,0 2,1 Анна Акчурина (14 декабря 2020). «Тихая моя родина…»: тайна пейзажей Александра Федотова. Журнал «Казань»?!. 23 января 2024 тикшерелгән.
- ↑ 3,0 3,1 3,2 Гильванов, Халиков, Хисамова, 2015
- ↑ Выставка «Александр Федотов. Живопись». Союз художников России (22 февраля 2023). 23 января 2024 тикшерелгән.
- ↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 Семейная страсть — живопись (Наиля Кумысникова и Александр Федотов). — Журнал «Татарстан». — 1994. — С. 160. — 160 с.
- ↑ Начинает работу юбилейная выставка Александра Федотова. Газета «Известия Татарстана»[tt] (5 июня 2015). 23 января 2024 тикшерелгән.(үле сылтама)
- ↑ Выставка А. Федотова «Времена года». Государственный музей изобразительных искусств Республики Татарстан (1 октября 2020). 23 января 2024 тикшерелгән.
- ↑ В ГСИ откроется выставка Александра Федотова «Времена года». Inde.io (29 сентября 2020). 23 января 2024 тикшерелгән.
- ↑ Федотов Александр Сергеевич. Татарская энциклопедия. 23 января 2024 тикшерелгән.
- ↑ Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (6 сентября 2016). 23 января 2024 тикшерелгән.
- ↑ Скончался один из ведущих художников-пейзажистов Татарстана Александр Федотов. Татар-информ?! (1 июня 2021). 23 января 2024 тикшерелгән.
- ↑ На 66-м году скончался известный художник Татарстана Александр Федотов. Бизнес Online (1 июня 2021). 23 января 2024 тикшерелгән.
- ↑ Ушел из жизни заслуженный художник РФ Александр Федотов. Министерство культуры Республики Татарстан (1 июня 2021). 23 января 2024 тикшерелгән.
- ↑ Федотов Александр Сергеевич. Некрополь Казани. 23 января 2024 тикшерелгән.
- ↑ Дарья Сайфиева (3 марта 2023). «Он любил осень и зиму, как Пушкин»: В Москве открылась выставка казанского пейзажиста. Татар-информ?!. 23 января 2024 тикшерелгән.
- ↑ 16,0 16,1 Анна Акчурина. «Тихая моя родина…»: тайна пейзажей Александра Федотова. Казань, 14.12.2020(рус.)
- ↑ 17,0 17,1 Федотов Александр Сергеевич. Татарская энциклопедия TATARICA
- ↑ Ушел из жизни заслуженный художник РФ Александр Федотов. Министерство культуры Республики Татарстан, 1.06.2021(рус.)
- ↑ Максим Шубин. «Маленькое ощущение» Александра Федотова. Казанские ведомости, 2.08.2015(рус.)
- ↑ Выставка А. Федотова «Времена года». ГМИИ РТ, 1.10.2020
- ↑ Дарья Сайфиева. «Он любил осень и зиму, как Пушкин»: В Москве открылась выставка казанского пейзажиста. Татар-информ, 3.03.2023
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 26.08.2016 г. № 432 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Президент Российской Федерации (26 августа 2016). 23 января 2024 тикшерелгән.
- ↑ В Казанском Кремле состоялось вручение государственных наград Российской Федерации и Республики Татарстан. Официальный Татарстан (18 марта 201). 23 января 2024 тикшерелгән.(үле сылтама)
- ↑ 24,0 24,1 Гузель Валеева-Сулейманова (11 апреля 2021). Выросшая в шапке. Журнал «Казань»?!. 23 января 2024 тикшерелгән.
Әдәбият
үзгәртү- Гөлнур Сафиуллина. «Их, буем аз гына озынрак булса…» «Сөембикә», 2021 ел, апрель, 48-51нче бит.
- Федотов Александр Сергеевич / гл. ред. А. М. Мазгаров. — Татарская энциклопедия. — Казань: Институт Татарской энциклопедии Академии наук Республики Татарстан, 2014. — Т. 6: У — Я (+ доп.). — С. 104—105. — 720 с. — ISBN 9785902375111.(рус.)
- Федотов Александр Сергеевич // Творческая мастерская живописи в Казани / сост. Б. А. Гильванов, Ф. Г. Халиков, Д. Д. Хисамова. — Казань: Издательство «Заман», 2015. — С. 101. — 112 с. — ISBN 9785442800821.(рус.)
Сылтамалар
үзгәртү- Федотов Александр Сергеевич. Татарская энциклопедия TATARICA