Фаил Тикеев (19 август 1950 ел) — тел белгече, тарихчы, педагог. Тарих фәннәре кандидаты (2004), Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре, Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы.

Фаил Тикеев

Биографиясе үзгәртү

Фаил Солтан (Әхмәтсолтан) улы Тикеев 1950 елның 19 августында Башкорт АССР Иглин районы Иске Кобау авылында туган. Атасы — Әхмәтсолтан Вәлиәхмәт улы, математика укытучысы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, әнисе — Сәймә Габдулла кызы, башлангыч сыйныфлар укытучысы, агасы — Тикеев Данис Солтан улы, тел белгече[1]. Шәҗәрәсе XVII—XVIII гасырлар чигендә яшәгән кобау-мең ыруы вәкиле Тикәйгә барып тоташа[2].

1967 елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлай.

1968 елда Стәрлетамак педагогия институтының филология факультетына уҡырга керә. Бер үк вакытта икееллык журналистика курсларын тамамлай[1].

Институтны тәмамлагач, Федоровка районы Денис авылында яңа ачылган урта мәктәптә директор булып эшли. 1970-1980 елларда Иглин районының Түбәнге Ләмәз урта мәктәбендә җиде ел директор вазифасын үти. Аннан соң Таутөмән тимер юл мәктәбендә — укыту буенча директор урынбасары, Иглинның 95-нче урта һөнәри-техник училищесында укытучы булып эшли[1].

1990-елларда Башкортстан телевидение һәм радиотапшырулар комитетында директор урынбасары, «Башкортстан» газетасында хәбәрче, 1995-1999 елларда Башкортстан «Китап» нәшриятында директор урынбасары булып эшли.

2004 елда Мәскәү дәүләт педагогия университетында аспирантураны тәмамлый. Тарих фәннәре докторы И. В. Белоусов җитәкчелегендә «1925 елгы РСФСР Конституциясен тикшерү һәм кабул итүнең тарихи тәҗрибәсе» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

1999 елдан Башкортстан Фәннәр академиясе «Гыйлем» нәшриятының директор урынбасары, 2001-2013 елларда директоры вазыйфаларын башкара. Бер үк вакытта 2008-2011 елларда [[Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты]]ның мәгълүмат-полиграфия системалары һәм технологияләре кафедрасында — доцент, 2007-2013 елларда Чиләбе дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең Уфа филиалында китап нәшер итү кафедрасы доценты һәм профессор булып эшли[1].

2013-2016 елларда Гуманитар эзләнү институтында өлкән гыйльми хезмәткәр була.

Иглин районы тарихында беренче тапкыр «Дәвер» исемле башкорт телендә гәзит оештыруда катнаша.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Фаил Солтан улының фәнни эшчәнлеге башкорт телен укыту синтаксисына, башкорт тел гыйлемен, РСФСР Конституциясен, Иглин һәм Нуриман районнары тарихын һәм бүгенгесен, башкортларның кобау ыруын өйрәнүгә багышланган[1].

Хезмәтләре үзгәртү

    • Край родной, Иглинский // Авт.-сост. Тикеев Ф. С., Хусаинова Г. Т. и др.— Уфа: Гилем, Информреклама, 2002.
    • Тикеев Ф. С. Вторая Конституция РСФСР. Опыт разработки и принятия. — Уфа: Гилем, 2005. — 127 с.
    • Школьное образование в Иглинском районе РБ (Авт.-сост. Ф. Загирова, Ф. Тикеев). — Уфа: Гилем, 2006. — 207 с.
    • Тикеев Ф. С. Академическое книгоиздание в Башкортостане. — Уфа: Гилем, 2008. — 249 с.
    • Тикеев Д. С., Тикеев Ф. С. Хәзерге башкорт теле. Синтаксис. — Уфа: Гыйлем, 2008. — 376 б.
    • Край родной, Иглинский (Авт.-сост. Тикеев Ф. С. Старухина В. Г. Хусаинова Г. Т.) — Уфа: Гилем, 2009. — 320 с.
    • Родной край Нуримановский (Авт.-сост. Г. Т. Хусаинова, Ф. К. Загирова, Ф. С. Тикеев). — Уфа: Гилем, 2010. — 260 с.
    • Тикеев Ф. С. Башкирское языкознание: становление и история развития (1900—1950 гг.). — Уфа: Гилем, 2013.
    • Тикеев Ф. С. Дж. Г.Киекбаев и проблемы башкирского языкознания. — Уфа: Мир печати, 2015. — 97 с.
    • История башкирских родов. Кобау. Том 8 / С. И. Хамидуллин, Ю. М. Юсупов, Р. Р. Асылгужин, Ф. С. Тикеев, Р. Р. Шайхеев, И. Р. Саитбатталов, А. М. Зайнуллин, Р. М. Рыскулов, А. Я. Гумерова, Г. Ю. Галеева, Г. Д. Султанова. — Уфа: ГУП РБ Уфимский полиграфкомбинат, 2015. — 192 с. ISBN 978-5-85051-633-8.
    • Тикеев Ф. С. Великая Отечественная война. Герои Иглинского района. 1-й том. — 2018.
    • Тикеев Ф. С. Старокубовская школа. 100 лет. — 2019.
    • Тикеев Ф. С. Шежере рода Тикей. — 2019.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре,
  • Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре,
  • Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Ишбулды Әбйәлилбаш. {{{башлык}}} // Ватандаш : журнал. — № 8. — С. 82—90. — ISSN 1683-3554.
  2. Рашит Шакур. {{{башлык}}} // Ватандаш : журнал. — № 8. — С. 37—41. — ISSN 1683-3554.