Тикеев Данис Солтан улы (10 ноябрь 1940 ел9 сентябрь 2008) — тел белгече, педагог. Филология фәннәре докторы (2000), профессор (1995). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2006), Россия Федерациясенең (1998) һәм Башкорт АССРның атказанган укытучысы (1990). Россия Федерациясенең почетлы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2001).

Данис Тикеев
Туган 10 ноябрь 1940(1940-11-10) (83 яшь)
Иглин районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән Стәрлетамак, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим

Биографиясе үзгәртү

Данис Солтан (Әхмәтсолтан) улы Тикеев 1940 елның 10 ноябрендә Башкорт АССРның Иглин районы Иске Кобау авылында укытучылар гаиләсендә туган. Атасы — Әхмәтсолтан Вәлиәхмәт улы, математика укытучысы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, әнисе — Сәймә Габдулла кызы, башлангыч класслар укытучысы, энесе — Тикеев Фаил Солтан улы, тарихчы. Шәҗәрәсе XVII—XVIII гасырлар чигендә яшәгән кобау-мең ыруы вәкиле Тикәйгә барып тоташа.

1967 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый.

1967 елдан «Башкнигоиздат» нәшриятында эшли.

1967 елдан Стәрлетамак дәүләт педагогия институтында укыта: ассистент, 1976-1977 елларда тел һәм әдәбият факультетының декан урынбасары, 1983-1987 елларда әзерләү бүлеге мөдире, 1987-2008 елларда башкорт теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 2003 елдан башкорт филологиясе факультеты деканы булып эшли.

1975 елда кандидатлык, 2000 елда докторлык диссертациясе яклый.

2008 елның 9 сентябрендә Стәрлетамак шәһәрендә вафат була. Иглин районы Яңа Кыбау авылында җирләнә.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Данис Солтан улының фәнни эшчәнлеге башкорт телен укыту методикасына, аның синтаксисына, стилистикасына һәм сөйләм мәдәниятенә багышланган. 10 монография, 150-дән артык фәнни һәм фәнни-методик мәкаләләр, 5 уку китабы, 10 нан артык уку әсбабының авторы[1].

Хезмәтләре үзгәртү

  • Башкорт телен укыту методикасы: сайланма мәкаләләр. — Уфа, 2002.
  • Современный башкирский язык. Синтаксис простого предложения. — Уфа: Гилем, 2002.
  • Основы синтаксиса современного башкирского языка. — М.: Наука, 2004. — 312 с.
  • Структурно-семантические особенности неглагольных сказуемых в современном башкирском языке. — М., 2007. (автордаш)
  • Хәзерге башкорт теле. Синтаксис. — Уфа: Гыйлем, 2008. — 376 б. (Ф. С. Тикеев белән бергә)

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Россия Федерациясенең атказанган укытучысы (1998)
  • Башкорт АССРның атказанган укытучысы (1990)
  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2006)
  • Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2001)

Хәтер үзгәртү

  • Иглин авылының 4-нче урта мәктәбенә аның исеме бирелә. Биредә музей булдырыла, Данис Тикеев укулары оештырыла[2].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. {{{башлык}}}.
  2. Ишбулды Әбйәлилбаш. {{{башлык}}} // Ватандаш : журнал. — № 8. — С. 88. — ISSN 1683-3554.

Әдәбият үзгәртү

    • Закиев М. З. Данис Тикеев — новатор в изучении синтаксического строя башкирского языка // Профессор Д. С. Тикеев и проблемы башкирского языкознания: сб. научных трудов / Отв. ред. З.И. Саляхова; зам. отв. ред. Г.А. Басырова. — Стерлитамак: Стерлитамакский филиал БашГУ, 2015.
    • Шакур Р. Постигая тайны родного языка // Истоки духовности. — Уфа, 2009.

Сылтамалар үзгәртү

  • Ишбаев К.Г. Тикеев Данис Солтан улы // Башкорт энциклопедиясе— Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.