Фагыйлә Сельская
Фагыйлә Сельская (Фагыйлә Сәмигулла кызы Сельская) – театр рәссамы. Ф. Волков исемендәге Ярославль драма театрында рәссам булып эшли.[1] Россия һәм чит ил театрларында күп санлы спектакльләрне бизәргә чакырулы дәрәҗәле иҗатчы. «Алтын битлек» премиясе номинанты (2013).
Фагыйлә Сельская | |
---|---|
Туган телдә исем | Фагыйлә Сәмигулла кызы Сельская |
Туган | 22 сентябрь 1965 (58 яшь) Свердловск өлкәсе, Первоуральск |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт матбугат университеты[d] |
Һөнәре | театр рәссамы |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1965 елның 22 сентябрендә Свердловск өлкәсенең Первоуральск шәһәрендә туган. Фрунзеда сәнгать училищесын, «рәссам-китап графигы» белгечлеге буенча Мәскәүдә полиграфия институтын (2016 елдан Мәскәү политехника университеты составындагы Матбугат һәм медиаиндустрия югары мәктәбе (рус. ВШПиМ) тәмамлый. Омск, Санкт-Петербург, Новосибирск, Мәскәү, Бишкәк, Түбән Новгород, Ярославль, Чиләбе, Пекин, Сиәтл, Кембридҗ, Тел-Әвив шәһәрләре театрларында кием буенча рәссам хезмәте күрсәтә.[2]
Иҗаты
үзгәртүБизәгән спектакльләре
үзгәртү- 2022 ― «Йосыф» («Кыйссаи Йосыф» буенча Ренат Әюпов куйган)[3]
Омск академия драма театрында
үзгәртү- «Пиквик клубы» (Пиквикский клуб) Ч. Диккенс
- «Тере мәет» (Живой труп) Лев Толстой
- «Җәйге ял итүчеләр» (Дачники) Максим Горький
- «Җәзага чакыру» (Приглашение на казнь) В. Набоков
- «Ай-яй» (Ну и ну) О. Никифорова
- «Театр» М. Фрейн
- «Берәү дә сизмәгән вакыйга» (Происшествие, которого никто не заметил) А. Володин
- «Бъдын» Н. Скороход
- «Фрекен Жюли» А. Стриндберг
Сатира театрында (Санкт-Петербург)
үзгәртү- «Ике башлы бозау метафизикасы» (Метафизика двуглавого телёнка)
- «Көлү академиясе» (Академия смеха) К. Митани
- «Кентервиль» О. Уайльд
«Кызыл факел» театрында (Новосибирск)
үзгәртү- «Бирнәсез егет» (Бесприданник) Л. Разумовская
- «Алтын ачкыч» (Золотой ключик) А. Толстой
- «Болеро»
Ленсовет театрында (Санкт-Петербург)
үзгәртү- «Синхрон» Т. Хюрлиманн
- «Өчәү өчен ятак» (Кровать для троих) М. Павич
- «Борис Годунов» Александр Пушкин
А.П. Чехов исем. МХТ
үзгәртү- «Яшә һәм онытма» (Живи и помни) В. Распутин
Ф. Волков исем. Ярославль театры
үзгәртү- Исемсез (Без названия)
Екатеринбург ТЮЗы
үзгәртү- «Жак һәм аның хуҗасы» (Жак и его господин) М. Кундера
- Бернарда Альба йорты (Дом Бернарды Альбы) Ф.Г. Лорка
- «Кыргыйлар» (Варвары) Максим Горький
- «Доктор Живаго» Борис Пастернак
- «Акчарлак» (Чайка) Антон Чехов
- «Камкалар җиргә кайта» (Божьи коровки возвращаются на землю) В. Сигарев
- «Дульсинея Тобосская» А. Володин
- «СОЛЬ ФАмилиясенә РЕгистрация ясау өчен СИцилиягә МИграцияләде» (МИгрировала СОЛЬ на СИцилию РЕгистрировать ФАмилию) Т. Стоппард
«Алтын битлек» премиясе номинанты
үзгәртүФедерико Гарсиа Лорка әсәре буенча Ярославльның Ф. Волков исемендәге театрында куелган «Бернарда Альбаның йорты» (Дом Бернарды Альбы) спектакле (режиссер Евгений Марчелли, костюмнар рәссамы Фагыйлә Сельская) 2014 елгы «Алтын битлек» премиясенә («Кием буенча рәссамның иң яхшы эше» номинациясендә) тәкъдим ителә.[4]
Сылтамалар
үзгәртү- «Алтын битлек» премиясе рәсми сайты 2014 елның 18 июль көнендә архивланган.
- Ф. Волков театры сайты
- Фагыйлә Сельская Артру.инфо сайтында 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- Фагыйлә Сельская «Мой мир»да
Моны да карагыз
үзгәртүФагыйлә Сельская кием рәссамы һөнәре турында 2015 елның 17 февраль көнендә архивланган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Ф. Волков театры рәсми сайтында
- ↑ Артру.инфо сайтында, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-01-16
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Ренат Әюпов татарның күзләрен ачты: Йосыф – Камыр батыр, Зөләйха – азгын хатын.(үле сылтама) Интертат, 19.06.2022
- ↑ «Алтын битлек» премиясе рәсми сайты, archived from the original on 2015-05-16, retrieved 2015-01-16