Усеин Баккал (кырымтат. Üsein Baqqal, Усеин Бакъкъал; 1897 елның 22 апреле, Симферополь1973 елның 20 октябре, Чкаловск, Ленинабад өлкәсе) — Совет биючесе, балетмейстер, театр режиссёры. Хәзерге кырымтатар хореографиясенә нигез салучы. Җиде ел лагерьларда булган. 1955 елда реабилитацияләнә.

Усеин Баккал
Туган 22 апрель 1897(1897-04-22)
Акмәсҗит, Россия империясе
Үлгән 20 октябрь 1973(1973-10-20) (76 яшь)
Таҗикстан Совет Социалистик Республикасы
Күмү урыны Бөстан
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре биюче, балетмейстер, театр режиссеры
Балалар Рәмзиә Тарсинова

Тормыш юлы

үзгәртү

Усеин Баккал 1897 елның 22 апрелендә Симферопольдә бакалея лавкасы хуҗасы гаиләсендә туа[1]. Әнисе — Алимә. Баккал гаиләдә иң кечкенәсе булган. Абыйлары — Мамут, Асан, апалары — Зәйнәб-Шәрфә, Гөлсем-Шәрфә. Гаилә Токал-Җами мааллеси урамындагы 32 нче йортта яшәгән[2].

1923 елда Симферопольдәге кырымтатар театрында эшли башлый. Актёр, биюче булган, шулай ук соло концертлар биргән. 1927 елда Майндагы Франкфурт шәһәрендә бөтендөнья сәнгать осталары фестивале лауреаты була[1]. Соңрак кырымтатар театрының баш хореографы итеп билгеләнә.

1934 елда кырымтатар биюе мәктәбенә нигез сала. 1937—1938 елларда — опера һәм балет театрының балетмейстеры, кырымтатар җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры. Композитор Ильяс Бәхшиш белән эшләгән. Режиссёр буларак Александр Пушкинның «Русалка турында риваять», «Алтын бишек», «Бакчасарай фонтаны»; «Хуҗа Насретдин» һәм «Туй дәвам итә» спектакльләрен куйган. «Авылда бәйрәм», «Чабанлар», «Яраткан яулык», «Беренче очрашу» һәм «Югары манара» бию сюиталарын куйган.

1939 елда «Хайтарма» кырымтатар халык бию ансамбле хореографы була[3].

1942 елда Кырымны алман оккупациясе вакытында кырымтатар театрында Йосыф Болатның «Бахчасарай фонтаны», «Арза кызы» һәм «Алтын бишек» спектакльләрен куя.

1944 елда Кырым татарлары сөргене вакытында Таҗикстан ССРна җибәрелә. Ленинабадта А. Пушкин исемендәге музыка-драма театрының баш балетмейстеры итеп билгеләнә. 1948 елда кулга алына һәм төзәтү-хезмәт лагерьларына 25 елга ирегеннән мәхрүм ителә. 1955 елда Хрущёв җепсезлеге вакытында реабилитацияләнә һәм азат ителә.

1957 елда Үзбәкстан ССРда «Хайтарма» ансамблен торгызуда катнаша. Бәкабадта кырымтатар ансамбле төзегән, ә Чкаловскта һәвәскәрләр театрын булдыруда катнашкан.

1973 елның 20 октябрендә Чкаловскта вафат була, анда ук җирләнә.

Хатыны — Зоре Измайлова. Кызлары — Пакизә, Тамилла, Рушена һәм Рәмзиә (1926—2021, Таҗикстанның халык артисты, Украинаның атказанган артисты, «Хайтарма» ансамблен 1992 елдан 2016 елга кадәр җитәкләгән)

Әдәбият

үзгәртү
  • Баккал Р. С танцем по жизни: книга воспоминаний. — Симферополь: ГАУ РК «Медиацентр им. И. Гаспринского», 2018. — 84 с.
  • Урсу Д. П. Деятели крымскотатарской культуры (1921—1944 гг.)

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 Баккал Усеїн | Енциклопедія Сучасної України. 2020-06-23 тикшерелгән.
  2. Усеинова Гульнара (2017-04-21). Усеин Баккал – основоположник крымскотатарской танцевальной школы. 2020-06-23 тикшерелгән.
  3. Усеинова Гульнара (2017-03-17). Ансамблю «Хайтарма» — 60 лет. 2020-06-23 тикшерелгән.

Сылтамалар

үзгәртү