Төрекмәнстанда ислам

Төрекмәнстанда ислам (төрекм. Türkmenistanda Yslam) — Төрекмәнстан территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Төрекмәнстан халкының (6 млн 031 мең кеше) 93,30  % ы (4 млн 830 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (бөтен дөнья мөселманнарының 0,30 % ы) (2020)[1]. Күпчелек төрекмәннәр исламны көндәлек тормышның һәм мәдәниятләренең аерылгысыз өлеше дип саный.

Төрекмәнстанда ислам
Дәүләт  Төрекмәнстан
 Төрекмәнстанда ислам Викиҗыентыкта
Сәфәрморат Хаҗи мәчете 10 мең манат банкнотасында

Төрекмәнстанда мөселманнарның күбесе хәнәфи мәзһәбендәге сөнниләр, шигый азчылык (иранлылар, азәрбайҗаннар, көрдләр) Иран чигендәге районнарда, Төрекмәнбашы (1993 елга кадәр Красноводск) шәһәрендә яши. Ислам динен төрекмәннәрдән (ил халкының 85 % ы) башка, җирле үзбәкләр (ил халкының 5,0 % ы), казакълар (3 %), Мары тирәсендә яшәүче бәлүҗләр (яки Төркистан чегәннәре, ил халкының 0,5 % ы), татарлар, көрдләр, азәрбайҗаннар, пуштуннар һ. б. тота[2].

Тарих үзгәртү

 
Бөек Сәлҗук дәүләте. 1092

Хәзерге Төрекмәнстан җиренә ислам VI гасырда Гарәп яулары белән килгән. Бөек Сәлҗук дәүләтенә нигез салучы буларак билгеле Сәлҗук (960—1038) заманында аның идарәсе астындагы төрки угыз кабиләләре ислам кабул итә. Урта гасырларда яшәгән галим, табиб, «Хайваннарның табигый үзлекләре» китабы авторы Әл-Мәрвәзи(ингл.) (1056/57–1124/25) төрекмәннәрне «ислам кабул иткән угызлар» дип атаган[3].

Совет чоры үзгәртү

70 ел советлар идарәсе астында булу, хакимият органнары ягыннан көчле чикләүләр һәм җирле (көчсез) мөселман мәдәнияте нәтиҗәсендә, мәчетләргә йөрүгә нигезләнгән традицион исламның Төрекмәнстан җәмгыятенә йогынтысы юк дәрәҗәсендә.

Совет чорында республикада бары тик дүрт мәчет кенә гамәлдә булган.

Бөек Ватан сугышыннан соң, Төрекмәнстан мөселманнары үзәге Ташкентта булган Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнарының диния нәзарәтенә карый.

Яңа заман үзгәртү

1991 елда Төрекмәнстан бәйсезлек алгач, ислам диненә кайту дәүләт хакимиятенең катгый контрольдә тотуы астында башкарыла. Илдә ислам үсеше, мәчетләр төзү һәм аларны сүтү, руханилар әзерләү, шулай ук аларны имам итеп билгеләү дәүләт контролендә тора.

1994 елда тулысынча ил президентына буйсындырылган Дин эшләре буенча шура оештырыла.

1997 елда илдә эшләп килүче мәчетләрнең яртысыннан артыгы яңадан теркәлү үтә алмый.

Ил президенты (1990—2006) Сәфәрморат Ниязов «Рухнамә» китабын язгач, мәчетләргә 2 данәдән дә ким булмаган «Рухнамә»не саклау турында рәсми күрсәтмә бирелә, күп кенә мәчетләрдә аннан өземтәләр диварга элеп куела.

2000 елда, хакимиятнең экстремизмга каршы көрәш байрагы астында, төрекмән теленә Хуҗаәхмәт Оразклычев тарафыннан тәрҗемә ителгән 40 мең данә Коръән яндырылган.

2003 елда, мәчетләрдә Коръән текстлары белән беррәттән, «Рухнамә»дән өземтәләр язып элү боерыгына каршы булган, С. Ниязовны «Аллаһының җирдәге наместнигы» дип танудан баш тарткан Төрекмәнстан мөфтие Насрулла ибн-Абадулла 22 елга төрмәгә ябуга хөкем ителгән.

Барлык имамнар дәүләттән хезмәт хакы алучы дәүләт хезмәткәрләре булып тора.

1990-елларда Төркмәнстан территориясендә кайбер кышлакларда бер үк вакытта ике мәчет эшли башлый: берсе — дәүләтнеке, рәсми; икенчесе — җирле халык җыела торган гыйбадәт йорты. Дәүләтнең дини изүе гади мөселманнар сафында ризасызлык уята.

1990-еллардан башлап, илгә дини әдәбият кертелми. 2000 елда С. Ниязов барлык мәдрәсә һәм дини мәктәпләрне дә ябарга боерган. «Мөфтият контролендә эшләүче бер мәдрәсә җитә», дип белдергән.

2005 елда Төрекмәнстанда бөтен илгә бердәнбер булган теология факультеты ябыла.

С. Ниязов чорында, мөселман дәүләтләренең (Төркия, Күвәйт, Согуд Гарәбстаны) финанс ярдәме белән, илдә затлы мәчетләр төзелә. Дин эшләре буенча шура мәгълүматларына караганда, 2010 елда мәчетләрнең саны 398гә җиткән[4].

2013 елның 1 сентябреннән башлап «Рухнамә» китабы Төрекмәнстан мәктәпләрендә өйрәнелми.

2019 елның августында 160 Төрекмәнстан мөселманы ил президенты Горбангулы Бәрдемөхәммәдов боерыгы нигезендә «Türkmenhowaýollary» агентлыгы тарафыннан бирелгән очкычта Согуд Гарәбстанында хаҗда булып кайткан[5].

Мәчет үзгәртү

Төрекмәнбашы рухы мәчете — Төрекмәнстанның беренче президенты (1990—2006) Сәфәрморат Ниязов хөрмәтенә аталган мәчет. Рәсми рәвештә 2004 елда ачылган.

Мәчет янында бер үк вакытта президент төрбәсе (мавзолей) төзелгән, аның эчендә биш саркофаг урнашкан. Дүрт почмакта дүрт саркофаг — аларда С. Ниязовның әнисе һәм әтисе, шулай ук 1948 елгы җир тетрәү вакытында үлгән ике абыйсы җирләнгән. Төзелеш башланганда үзәктә Төрекмәнбашы өчен саркофаг ясалган, аны 2006 елда җирлиләр. Төрекмәнстанга визитлары вакытындда, чит ил башлыклары даими рәвештә төрбәгә килә[6].

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү