«Рухнамә» (төрекм. Ruhnama, Ruh — «рух», nama — «китап») — китап, рәсми төркмән аңлатмалары буенча, Төркмәнстанның беренче президенты Сапармурат Төркмәнбашы (Ниязов) тарафыннан 19972001 елларда язылган[1].

«Рухнамә»
Автор:

Сапармурат Төркмәнбашы

Жанр:

Утопия

Оригинал теле:

Төркмән теле

Нәшер итүче:

Төркмән дәүләт нәшрият хезмәте

Чыгарылыш:

12 сентябрь 2001 ел

Битләр:

416

Китапны язуның максаты — төркмән халкының уңай образын тудыру, аның тарихын яңабаштан, каһарманнарча рухта күзаллау, хәзерге заман төркмәннәренең көндәлек тормыштагы гореф-гадәтләрен кабат барлау, әхлакый, гаилә, иҗтимагый һәм дини карашларын билгеләү.

Башта «Рухнамә» 2001 елның 12 сентябрендә төркмән телендә бастырылып чыгарылган иде. 2001—2006 елларда ул кырыкка якын телгә тәрҗемә ителде, шул исәптән инглиз, алман, рус, татар телләренә һәм дөньяда киң таралган башка телләргә дә. Китапның гомуми тиражы бер миллион данәдән артып китте[2].

«Рухнамә»нең татар теленә тәрҗемәсен һәм бастырылуын Татарстанның Төркмәнстан белән тыгыз икътисадый мөнәсәбәтләре булган КАМАЗ белгечләре башкарып чыкты. Чөнки рәсми Казан 2006 елның язында, ул-бу булмагае, Мәскәү нәрсә әйтер соң диптер инде, бу эштән баш тарткан иде. Төркмәнстан җитәкчелегенә бүләк итү өчен, татарча «Рухнамә»нең ике варианты эшләнде — алтын йөгертелгән һәм гадәти тышлысы. Китаплар Казанда бастырылды. Икесе дә 2006 елның сентябрендә Ашгабатта тантаналы рәвештә Төркмәнстан җитәкчелегенә тапшырылды. Нәтиҗәдә КАМАЗ, тимерне кызу чакта сугып, Сапармурат Ниязовның әлеге таләбен үтәгәч, Төркмәнстаннан 2007 елда 4 мең данә йөк автомобиле җитештереп тапшырырга заказ алды. Бу шул елдагы тулаем экспортның өчтән бер өлешеннән артыграк иде. Рәсми чыганаклар тарафыннан бу хакта бернинди мәгълүмат бирелмәде.

Ниһаять, Татарстан хөкүмәте дә, бер ел дүрт ай вакыт үткәч, үзенең сәяси куркаклыгын җиңә алды. 2008 елның гыйнварында Ашгабатта «Рухнамә»нең татар теленә тәрҗемәсе… кабат тапшырылды. Рәсми мәгълүматта, бу эшне Казан белгечләре ике атна эчендә башкарды, диелә «Татар-информ» агентлыгының 2008 ел 14 гыйнварда таратылган хәбәрендә. Китапны 20 данәлек тираж белән бастырганнар. Әмма бу… янгын беткәч ут сүндерү генә иде инде. Чөнки Төркмәнстанның яңа президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдев «Рухнамә»не әкренләп архивка озату турындагы боерыгын 2007 ел башында ук биргән иде. Сапармурат Ниязов вафатыннан соң төркмән тормышында «Рухнамә»не башка җитәкчеләрнең хезмәтләре алмаштырды. 2013 елның 1 сентябреннән башлап «Рухнамә» Төркмәнстан мәктәпләрендә өйрәнелми башлады. «Рухнамә»нең кайсы тәрҗемәсе бүген Ашгабат архивларында тузан җыеп ятадыр… Моны бер Алла гына белә.

Китапта рәсми авторның үз халкына әхлакый үгет-нәсихәте, фәлсәфи уйланулары, төрле риваятьләр, тарихи күзаллаулар киң урын алган. Галимнәрнең һәм белгечләрнең рәсми булмаган рәвештә әйтелгән фикере буенча, «Рухнамә»дә башка төрки халыкларның казанышларын һәм тарихын да төркмәннәр файдасына «хосусыйлаштыру» омтылышы аермачык күренеп тора.

Эчтәлеге үзгәртү

«Рухнамә» биш бүлектән тора:

  • I бүлек — «Төркмән»
  • II бүлек — «Төркмән юлы» (төркмәнчә Türkmen’in Yolu)
  • III бүлек — «Төркмән милләте» (төркмәнчә Türkmen Milleti)
  • IV бүлеге — «Төркмән дәүләтчелеге» (төркмәнчә Türkmen’in Devleti)
  • V бүлек — «Төркмәннәрнең рухи дөньясы» (төркмәнчә Türkmen’in Manevî Dünyası)

Аерым алганда, китапта Нух пәйгамбәрнең улы Ясин исеменнән гаилә тәрбиясенең 9 кагыйдәсе бәян ителә:

  1. өлкәннәрне хөрмәт ит;
  2. кечеләрне ярат;
  3. ата-анаңа кадер-хөрмәт күрсәт;
  4. пөхтә киенеп йөр;
  5. үз өеңдә үзең эшләп тапкан хәләл малны гына тот;
  6. торган урының чиста булсын;
  7. туганнарыңны якла һәм сакла;
  8. илһамлы бул;
  9. хатын-кызны затлы итеп киендер һәм бизә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Сапармурат Туркменбаши. Рухнама : Калып:Lg = Ruhnama : [пер. с Калып:Lg]. — Ашхабад : Туркменская государственная издательская служба, 2002. — 146 с.
  2. Книга президента Туркменистана «Рухнама» за пять лет издана на 40 языках мира // trend.az (12 сентября 2006 года).