Төньяк Мариан утрауларында ислам

Төньяк Мариан утрауларында азчылык дине

Төньяк Мариан утрауларында ислам (ингл. Islam in the Northern Mariana Islands, гарәп. الإسلام في جزر ماريانا الشمالية‎) ― азчылык дине. Пью тикшеренү үзәгенең(ингл.) 2009 елгы хисабы буенча, АКШ составына кергән административ берәмлек (АКШ белән ирекле ассоциацияләнгән кушылмаган территория) булган Төньяк Мариан утрауларында 1000 мөселман яши, алар утрау халкының якынча 0,7 – 1 % ын тәшкил итә [1] [2].

Төньяк Мариан утрауларында ислам
Дәүләт  Америка Кушма Штатлары
Административ-территориаль берәмлек Төньяк Мариан утраулары
Бу мәкалә Ислам турында
Төньяк Мариан утраулары картада

Саннар үзгәртү

Төньяк Мариан утрауларында чиркәү дәүләттән аерылган, 2010 елга Пью тикшеренү үзәгенең хисабы буенча, халыкның күп өлеше христианнар: католиклар 64,1 %, протестантлар 16 %, буддачылар 10,6 %, җирле диннәр тарафдарлары 5,3 %. Христиан булмаган диннәрдән Һинд дине, Ислам дине, Яһүд дине һәрберсе 1 % тан кимрәк [3].

Мәчет үзгәртү

Илдә бары тик ике мәчет бар: мәчетләр илнең башкаласы булган Сайпан(ингл.) (Сайпанда Кытай, Бангладеш, Филиппин, Таиланд, Вьетнам һәм Камбоджадан чыккан мөһаҗирләр бик күп яши) һәм Тиниан(ингл.) (Тинианда шулай ук Филиппин, Бангладеш, Көнчыгыш Азиядән чыккан мөһаҗирләр яши) утрауларында урнашкан.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Mapping the Global Muslim Population (October 2009). әлеге чыганактан 2011-05-19 архивланды. 2022-03-15 тикшерелгән.
  2. About: Islam in the Northern Mariana Islands. dbpedia.org(ингл.)
  3. Religions in Northern Mariana Islands – PEW-GRF. әлеге чыганактан 2019-04-21 архивланды. 2022-03-15 тикшерелгән.