Тәлгать Туйкин
Тәлгать Туйкин (Тәлгать Мөхәммәткәбир улы Туйкин) – авыл хуҗалыгы белгече, чирәм җирләрне күтәрүче, совхоз директоры, Ленин ордены кавалеры. 1713 елгы ихтилал башлыгы Туйкә батыр нәселеннән. Кәбир Туйкинның улы.
Тәлгать Туйкин | |
---|---|
Файл:Т.Туйкин.jpg. | |
Туган телдә исем | Тәлгать Кәбир улы Туйкин |
Туган | 24 гыйнвар 1912 Татарстан, Лениногорск районы Зәй-Каратай авылы |
Үлгән | 2 май 1990 (78 яшь) Уфа, Россия империясе |
Күмү урыны | Уфа районы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Русия |
Һөнәре | авыл хуҗалыгы белгече, җитәкчесе |
Җефет | I Сусанна Самойловна II Ш.А. Ишкулова |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | |
Тәрҗемәи хәле үзгәртү
1912 елның 24 гыйнваренда Самар губернасы Бөгелмә өязе (хәзерге Татарстанның Лениногорск районы) Зәй-Каратай авылында туган. Бөгелмә шәһәрендә урта мәктәп, Казан авыл хуҗалыгы институтын «агроном» белгечлеге (1936), Мәскәү авыл хуҗалыгы институтын «механикалаштыру һәм электрлаштыру» белгечлеге (1941) буенча тәмамлаган.
Бөек Ватан сугышында үзгәртү
1941 елның декабреннән башлап сугышның азагына кадәр фронтта була. Сугыштан майор хәрби дәрәҗәсендә кайта.
Хезмәт юлы үзгәртү
- 1929-1931 «Уңыш» күмәк хуҗалыгында кырчылык бригадиры.
- 1931-1936 Казан авыл хуҗалыгы институты студенты.
- 1936-1941 Мәскәү авыл хуҗалыгы институты студенты.
- 1945-1952 Бөек Ватан сугышыннан кайткач, Бөгелмә, Бөре, Бәләбәй шәһәрләрендә авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәпләрендә укыта, директор була.
- 1952-1955 Уфада Урал сәнәгать идарәсендә кадрлар әзерләү бүлеге башлыгы.
- 1955-1960 «Матрай» совхозы директоры, «Уфимский» бистәсенә нигез салучы.
- 1960-1972 Лаеклы ялга киткәнче, КПСС өлкә комитеты кушуы буенча БАССР эре күмәк хуҗалыкларына («Башнефть»нең Цюрупа исемендәге һәм «Тепличный» совхозлары) җитәкчелек итә.[2]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү
- Ленин ордены (1960)
- Кызыл Байрак ордены
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (2)
1974 — «Хәйбулла районының атказанган чирәм җир күтәрүчесе»
Шәҗәрәсе үзгәртү
Ындырҗа — Тулунгуҗа — Туктагул — Туйкә — Сәет — Мостафа — Габделлатыйф — Әхмәткәрим — Мөхәммәткәбир — Тәлгать — ?[3]
Чыганаклар үзгәртү
С. Сахно. Чирәм җир улы истәлегенә. «Хайбуллинский вестник», 04.02.2012.(рус.)
Сылтамалар үзгәртү
Истәлек тактасы ачу(үле сылтама)(рус.)