Тынычлык (мәчет, Байлар Сабасы)
«Тынычлык» мәчете (рус. Мечеть «Тынычлык» в пгт. Богатые Сабы) ― Татарстанның Саба районы административ үзәге Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә 2024 елның 14 июнендә ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенә караучы Саба районы мөхтәсибәте карамагында. Бу Саба районында 61нче мәчет[1].
Мәчет | |
Тынычлык
| |
Ил | Россия |
штб | 422060, Татарстан, Саба районы, Байлар Сабасы, Тынычлык ур., 24 |
Дин | Ислам |
Мәхәллә | ТР МДН / «Тынычлык» мәхәлләсе |
Кайсы дини агымга карый | сөнни ислам |
Бина төре | манарасы керү юлы өстендә |
Төзелеш еллары | 2018—2024 еллар |
Халәте | гамәлдә |
Сайт | Мечеть Тынычлык Рәсми сайт |
Тарих
үзгәртүТөзелешнең башы ― 2018 ел[2]. Мәхәллә 2019 елның 22 гыйнварыннан рәсми теркәлгән [3]. 2019 елның март ахырында мәчет төзелешенә рөхсәт алу өчен проект документациясе әзерләнгән. 2019 елның 10 апрелендә төзелешкә рөхсәт алынган. «Тынычлык» мәчете төзелешен 2019 елның июнендә, «Шоколад» балалар бакчасы янында башлау планлаштырылган[4]. 2021 елның 14 октябрендә манарасына ярымай куелган [5]. Ул тулысынча халыктан җыелган сәдака акчасына һәм эшмәкәрләр, иганәчеләр ярдәме белән төзелә. Мәчет биш елда сафка баскан[6].
2024 елның 14 июнендә, Корбан бәйрәме көнендә ачылган. [7]. Тантанада Татарстан Республикасының Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Саба муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, башка дин әһелләре катнаша [8].
Бина
үзгәртүМәчет ― бер манаралы, аксыл-кызыл кирпечтән күтәрелгән бина. Мәчет бик муллык, байлык белән салынган. Түбәсендә гөмбәзе юк. Тәрәзәләренең өске ягы ярымтүгәрәкләнеп килә. Әйләнә-тирәсенә күптөрле куак-агачлар, аллы-гөлле чәчәкләр утыртылган, янәшәгә җыйнак кына беседка да ясап куйганнар.
Җитәкчелек
үзгәртүИмам-хатыйб Камил улы Илнур хәзрәт Галимҗанов[9][10]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Сабада яңа «Тынычлык» мәчете ачылды (фоторепортаж). «Саба таңнары», 14.06.2024
- ↑ Мечети района. saby.tatarstan.ru
- ↑ ММРО ― Приход «Тынычлык» пгт. Б. Сабы
- ↑ Мечеть «Тынычлык» ВКонтакте
- ↑ Сабада «Тынычлык» мәчете манарасына ай куелды. «Саба таңнары», 15.10.2021
- ↑ Сабада «Тынычлык» мәчете ачылды. Татар-информ, 16.06.2024
- ↑ Корбан гаете алдыннан Сабада яңа мәчет ачыла. «Саба таңнары», 7.06.2024
- ↑ Байлар Сабасында Аллаһның тагын бер изге йорты ― «Тынычлык» мәчете ачылды. Саба ТВ, 14.06.2024
- ↑ Галимзянов Ильнур Камилович. companies.rbc.ru
- ↑ Мечеть «Тынычлык». Cаба24
Сылтамалар
үзгәртү- Сабада «Тынычлык» мәчете ачыла. YouTube видео, 1:32