Тувалуда ислам
Тувалуда ислам (ингл. Islam in Tuvalu, гарәп. الإسلام في توفالو) ― азчылык дине. 1985 елда утрау-дәүләт булган Тувалуда Әхмәдия Ислам җәмгыяте барлыкка килгәннән соң, 50 гә якын әхмәдия мөселманы исәпләнә [1], бу Тувалу халкының (11 900 кеше, 2022 елга) 0,5 % ын тәшкил итә. Илнең башкаласы Фунафути атоллында әхмәдия мөселманнары нигезләгән мәчет – илдә бердәнбер мәчет [2] [3].
Тувалуда ислам | |
Дәүләт | Тувалу |
---|---|
Тувалуда ислам Викиҗыентыкта |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Тувалу мәчете фотосурәте. |
Тувалу Конституциясе дин тоту иреген, шул исәптән, бер диннән икенче дингә күчеп, динне үзгәртү иреген, мәктәптә дини белем алудан яки мәктәптә дини тантаналарда катнашудан баш тарту хокукын гарантияли [4].
Тарих
үзгәртүИслам дине беренче тапкыр Тувалуда Британиянең консуллык хезмәткәре булып эшләүче әхмәдия мөселманы, чыгышы белән пакистанлы булган доктор Ифтихар Әхмәд Аяз тарафыннан кертелгән. 1985 елда ул Тувалуга килә һәм төп эшеннән буш вакытында җирле халыкны Ислам дине белән таныштырырга омтыла. Ислам динен берничә җирле халык вәкиле кабул иткәч [5], доктор Ифтихар Ә. Аяз Әхмәдия җәмгыятенең Лондондагы офисына дәгъватчеләр җибәрүне сорап мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә, Тын океанның көньягындагы утрауларда (мәсәлән, 1987 елдан Сөләйман утрауларында) эшчәнлек алып барган Гана мөселман дәгъватчесе Хафиз Җәбраил (Hafiz Jibrail) 1989 елда Тувалуда да эшчәнлеген дәвам итә. Әмма 1991 елда Хафиз Җәбраилны Кирибати утравына күчерергә туры килә, шуңа күрә аны Ганадан Әхмәдия җәмгыятендәге тагын бер дәгъватче Абдул Гаффар (Abdul Ghaffar) алыштыра. Тувалуда якынча 5 ел хезмәт итеп, ул туган иленә, Ганага хезмәт итәр өчен кайта. Берничә ел дәвамында Тувалуда ислам рухание булмый торган тәнәфестән соң, 2003 елда Ганадан тагын бер дәгъватче Абдул Хәким Боатенг (Abdul Hakeem Boateng) килә һәм 2009 елга кадәр хезмәт итә. 2009 елдан башлап Тувалуда Ганадан булмаган беренче дәгъватче – Индонезия Әхмәдия җәмгыяте вәкиле Мөхәммәд Идрис (Muhammad Idris) исламны таныту буенча эшчәнлек алып бара [6].
Коръәнне тәрҗемә итү
үзгәртүӘхмәдия мөселман җәмгыяте 1990 елда Коръәнне тувалу теленә тәрҗемә иткән [7].
Тувалу мәчете
үзгәртү1991 елда беренче тапкыр илнең башкаласы Фунафути атоллында төзелгән Тувалу мәчете (Tuvalu Mosque) утрауда бердәнбер мәчет санала [6][8]. Иң якындагы мәчет ― Маршалл утрауларында әхмәдия җәмгыяте төзегән мәчет [2].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Gary D. Bouma; Rodney Ling; Douglas Pratt (2010). Religious Diversity in Southeast Asia and the Pacific. p. 198.
- ↑ 2,0 2,1 Mosque soon to open in Uliga(ингл.)
- ↑ About Ahmadiyya Muslim Tuvalu(ингл.)
- ↑ Constitution of Tuvalu, article 23.
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2020-01-30, retrieved 2022-03-03
- ↑ 6,0 6,1 Brief History of Ahmadiyya Muslim Tuvalu.
- ↑ List of Quran translations.
- ↑ Mosque soon to open in Uliga (November 28, 2011). әлеге чыганактан 2013-08-13 архивланды. 2022-03-03 тикшерелгән.