Сөләйман утрауларында ислам

Сөләйман утрауларында азчылык дине

Сөләйман утрауларында ислам (ингл. Islam in the Solomon Islands, гарәп. الإسلام في جزر سليمان‎) ― азчылык дине, төрле мәгълүматлар буенча, аны 350 дән [1] 1000 кешегә кадәр тота, бу ил халкының 1 % тан 5 % ына кадәр тәшкил итә [2][3]. Сөләйман утраулары халкының 93 % ы – христианнар. Мөселманнар әхмәдия һәм сөнниләр җәмгыятенә бүленгән [4][5].

Сөләйман утрауларында ислам
Дәүләт  Сөләйман утраулары
Бу мәкалә Ислам турында
Сөләйман утраулары картада

Тарих үзгәртү

Беренче тапкыр мөселманнар Сөләйман утрауларында XIX гасыр ахырында, архипелаг Бөекбритания колониясе булганда барлыкка килә. Болар – бу төбәкне колонизацияләү өчен британиялеләр яллаган әфганнар. Алар товарлар ташу, җәмәгать туклануы һәм юллар төзү өлкәсендә файдаланылган. 1931 елда Сөләйман утрауларында мөселманнар саны 393 кешегә җитә. Әмма киләчәктә аларның күбесе туган якларына әйләнеп кайткан [6]. Ислам дине таралуның яңа дулкыны 1987 елда архипелагка Ганадан Әхмәдия ислам дини хәрәкәте вәкиле Хафиз Җәбраил (Hafiz Jibrail) килгәч башлана. 2000―2005 елларда Сөләйман утрауларына янәдән Әхмәдия вәгазьчеләре җибәрелә, бу исә илдә әлеге хәрәкәт тарафдарлары артуга китерә.

Сөнни мөселманнар беренче тапкыр 1995 елда Тәблигъ җәмәгате әгъзаларының дәгъват тырышлыгы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Сөнни җәмгыяте үз тарафдарларының саны әхмәдияләргә караганда күпкә артык, дип белдерә [4].

2007 һәм 2010 елларда Сөләйман утрауларының Көнбатыш провинциясендә(ингл.) һәм аның үзәге Гизо шәһәрендә(ингл.) җир тетрәү нәтиҗәсендә 53 кеше һәлак булгач һәм меңләгән кеше үз йортларыннан чыгып китәргә мәҗбүр булгач, Халыкара мөселман ярдәме оешмасы (International Organization of Muslim Aid) тиз арада табигый бәла-казадан зыян күргән районнарга медицина бригадасы җибәргән һәм утрауда яшәүчеләр мөмкин кадәр ярдәм алган.

SIBC радиосы, илнең финанс министры Питер Бойерс сүзләренә сылтама белән, 2005 елда Индонезия ислам боевиклары Сөләйман утраулары яшьләрен Индонезиядә урнашкан әзерлек лагерьларына җәлеп итү омтылышы ясаган, дип белдергән. Феликс Наразия (Felix Narasia) җитәкчелегендәге Сөләйман утраулары Ислам оешмасы (Islamic Society Solomon Islands) радикаль исламга каршы чыга [7].

Хәзерге хәле үзгәртү

АКШ Дәүләт департаменты докладына караганда, илдә 350 гә якын мөселман яши [1]. Әмма, башка чыганаклар буенча, илдә бары тик мөселман-әхмәдияләр генә дә 1000 гә якын кеше булырга мөмкин [5][8]. Мөселман җәмгыятенең штаб-фатиры Сөләйман утрауларының башкаласы Хониарада(ингл.) урнашкан. Әхмәдияләр шулай ук Гуадалканал(ингл.), Рассел(ингл.), Саво(ингл.) һәм Беллона(ингл.) утраулары авылларында яши [5]. Әхмәдия җәмгыяте Гуадалканал утравы кешеләрен исламга өндәсә, сөнниләр Малаита утравы(ингл.) җирле халкын исламга күндерә [9].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Bureau of Public Affairs Department Of State. The Office of Electronic Information (2007-09-14). Solomon Islands. 2001-2009.state.gov. 2019-12-15 тикшерелгән.
  2. Table: Muslim Population by Country (ингл.), Pew Research Center's Religion & Public Life Project (2011-01-27). 9 сентябрь 2018 тикшерелде.
  3. 1615 L. St NW, Suite 800 Washington, DC 20036 USA202-419-4300 | Main202-419-4349 | Fax202-419-4372 | Media Inquiries (2012-12-18). Table: Religious Composition by Country, in Percentages. Pew Research Center's Religion & Public Life Project. 2019-12-09 тикшерелгән.
  4. 4,0 4,1 (September 2008) «Muslims in Melanesia: putting security issues in perspective». Australian Journal of International Affairs 62 (3): 408–429.
  5. 5,0 5,1 5,2 . — ISBN "Muslims in Melanesia: putting security issues in perspective". Australian Journal of International Affairs. Taylor & Francis. 62 (3): 408–429. September 2008..
  6. مسلمو جزر سليمان - موقع مقالات إسلام ويب. www.islamweb.net. 2019-12-15 тикшерелгән.
  7. Pacific Magazine:Green Moon Rising. әлеге чыганактан 2007-10-10 архивланды. 2022-02-28 тикшерелгән.
  8. 1615 L. St NW, Suite 800 Washington, DC 20036 USA202-419-4300 | Main202-419-4349 | Fax202-419-4372 | Media Inquiries (2011-01-27). Table: Muslim Population by Country. Pew Research Center's Religion & Public Life Project. 2019-12-16 тикшерелгән.
  9. Pacific Magazine: Green Moon Rising(ингл.)