Төп менюны ачу

Соломон утраулары

(Сөләйман утраулары битеннән юнәлтелде)
Сөләйман утраулары
Flag of the Solomon Islands.svg
Байрак
Coat of arms of the Solomon Islands.svg
Илтамга
Шигарь To Lead is to Serve Edit this on Wikidata
Башкала Һониара
Халык саны 561 231 (2013) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1978 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+11:00
Рәсми тел инглиз теле
География
Мәйдан 28,400.0 дүрткел киламитер
Координатлар 9.47°S 159.82°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Елизавета II
Хөкүмәт башлыгы Рик Һовенипвела
Икътисад
ТЭП $1303 миллион (2017) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Сөләйман утраулары дуллыры
Инфеләсә -3.0% (2016)
Эшсезлек дәрәҗәсе 4% (2014)[1]
Туу күрсәткече 3.966 (2014)[2]
КПҮИ 0.546 (2017)[3]
Яшәү озынлыгы 70.726 ел (2016)[4]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 9-1-1 (ашыгыч тыйб ярдәме)[5]
  • 988 (янгын сакчылары)[6]
  • 9-9-9 (пүлисә)[6]
  • Электр аергычы төре AS/NZS 3112,[7] BS 1363[7]
    Автомобил хәрәкәте ягы сул[8]
    Челтәр көчәнеше 220 вольт[7]
    Телефон коды +677
    ISO 3166-1 коды SB
    ХОК коды SOL
    Интернет домены .sb


    Соломон утрауларыҮзгәртү

    Гомуми мәгълүматҮзгәртү

    Географик урнашуыҮзгәртү

    Соломон утраулары Яңа Гвинеядан көнчыгышта, Тын океанның көньягында 30 утрау һәм күп атолларда урнашкан дәүләт. Дәүләт составына Соломон утрауларның Бугенвиль һәм Бука утрауларыннан башка бөтен төркеме диярлек керә. Шуларның иң эреләре - Гвадалканал, Нью-Джорджия, Санта-Исабель, Малайта, Сан-Кристобаль һәм Велла-Лавелла һәм шулай ук Санта-Крус утраулары.

    МәйданыҮзгәртү

    Соломон Утрауларның территориясе 27 556 кв. км били.

    Төп шәһәрләр, административ бүленешҮзгәртү

    Соломон Утрауларның башкаласы - Хониара (39 мең кеше). Илнең административ-территориаль бүленеше: 7 провинция.

    Дәүләт төзелешеҮзгәртү

    Соломон утраулары Милләтләр Дуслыгына керә. Дәүләтнең башы - Бөекбритания патшабикәсе, аның вәкиле генерал-губернатор. Хөкүмәт башы - премьер-министр. Канун бирүче орган - Милли парламент.

    ТабигатеҮзгәртү

    РельефҮзгәртү

    Соломон утрауларның килеп чыгышы вулканик. Гамәлдәге вулканнар: Балби, Багана. Илнең иң югары ноктасы - Попомансо тавы (2331 м), ул Гвадалканал утравында урнашкан.

    Геологик төзелеш һәм файдалы казылмаларҮзгәртү

    Илнең җирләре эчендә алтын, кургашын, цинк, никел, фосфоритлар запаслары бар.

    КлиматҮзгәртү

    Соломон утрауларының климаты субэкваториаль, бик дымлы. Урта ай температуралар +26°С тан +28°С ка кадәр. Явым-төшемнәр елына 2500 дән 7500 гә кадәр. Майдан октябрга кадәр көньяк-көнчыгыш пассат хөкем сөрә, декабрьдан мартка кадәр - төньяк-көнбатыш экваториаль мәүсим.

    Туфраклар һәм үсемлекләрҮзгәртү

    Утрауларның күпчелек өлеше мәңге яшел урманнар (пальмалар, фикуслар) белән капланган, иң коры урыннарда саванналар, яр буенда мангр урманнары бар.

    Хайваннар дөньясыҮзгәртү

    Соломон утрауларының хайваннар дөньясы вәкилләре булып күселәр, тычканнар, крокодиллар, кәлтәләр, еланнар, гигант бакалар булып тора.

    Халкы һәм телеҮзгәртү

    Соломон утрауларының халкы 441 мең кеше, халыкның уртача тыгызлыгы 1 кв. км га 16 кеше. Этник төркемнәр: меланезиялеләр - 93%, полинезиялеләр - 4%, микронезиялеләр - 1,5%, европалылар - 0,8%, кытайлар - 0,3%. Телләр: инглиз теле (дәүләт теле), пиджин (инглиз теле нигезендә җирле диалект), 80-гә якын җирле сөйләм.

    ДинҮзгәртү

    Англиканнар - 34%, евангелистлар - 24%, католиклар - 19%, мәҗүсиләр.

    Кыскача тарихи тасвирламаҮзгәртү

    Утрауларга зиярәт иткән һәм аларга исем биргән беренче европалы булып 1568 елда испан диңгезчесе Альваро де Менданья де Нейра булган. Архипелагның Төньяк өлешен 1768 елда Луис Антуан де Бугенвиль ачкан. 1885 елда утраулар Германия хакимияте астына төшкән, әмма 1893 елда бөтен диярлек архипелаг, Бугенвиль һәм Букадан башка, Бөекбританиягә бирелгән. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң Бугенвиль һәм Бука утраулары өстеннән хакимият мандатын Австралия алган, ә көньяк өлеше Британия протектораты булган. Соломон утраулары бәйсезлекне 1978 елның 7 июленда алган.

    Кыскача икътисади тасвирламаҮзгәртү

    Икътисадның нигезе - авыл хуҗалыгы. Төп авыл хуҗалыгы культурасы - һинд чикләвеге пальмасы; шулай ук какау, банан, тәмләткечләр, дөге үстерәләр. Балыкчылык. Урман кисү. Балык, урман материаллары, копра, какау ногыт борчаклары, пальма мае экспорты. Акча берәмлеге - Соломон Утрауларының доллары.

    ЧыганакларҮзгәртү

    Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003.

    1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
    2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; Институт статистики ЮНЕСКО.
    3. http://hdr.undp.org/en/data; Отчёт о развитии человечества.
    4. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; Институт статистики ЮНЕСКО.
    5. "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 3 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
    6. 6,0 6,1 "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 8 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
    7. 7,0 7,1 7,2 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
    8. http://chartsbin.com/view/edr.