Трансанатолия газүткәргече

Трансанатолия газүткәргече, кыскача TANAP (ингл. Trans-Anatolian Natural Gas Pipeline, төр. Trans-Anadolu Doğalgaz Boru Hattı, әзери. Trans-Anadolu Qaz Boru Kəməri) — Азәрбайҗаннан (Россияне әйләнеп үтеп) Гөрҗистан аркылы Төркиягә, аннан Греция аркылы Европа илләренә табигый газ күчерү өчен Төркия территориясендә төзелгән газүткәргеч. Проектлар төгәлләнгәч, штаб-фатиры Нидерландларда булу каралган[1]. Газүткәргечнең озынлыгы — 1841 км. Газ үткәрүчәнлеге — 16×109 m3 (570×109 cu ft) .

TANAP
Төр
газүткәргеч
Нигезләнгән 2015
Штаб-фатир Төркия Төркия
Продукциясе
табигый газ, газ конденсаты
Бала ширкәтләр SOCAR (58%)
BOTAŞ (30%)
BP (12%)
Сайт http://www.tanap.com/

Тарих үзгәртү

Әлеге корылма Төркия, Европа берлеге илләренең энергетик хәвефсезлеге өчен әһәмиятле. Газ Азәрбайҗанда 1999 елда табылган дөньядагы иң эре газ-конденсат яткылыкларыннан берсе «Шаһ-Диңгез» (әзери. Şahdəniz) газ яткылыгыннан алына[2]. Газны Көньяк Кавказ газүткәргече (БакуТбилисиӘрзурум маршруты) → Трансанатолия газүткәргече (TANAP) → Трансадриатика газүткәргече (TAP) аша куу күздә тотыла. 2019 елның июнендә газ Грециягә киләчәк.

Проект турында 2011 елның 17 ноябрендә Истанбулда узган III Кара диңгез энергетика һәм икътисад форумында белдерү ясала.

2011 елның 26 декабрендә Төркия белән Азәрбайҗан арасында газүткәргечне төзү һәм уртак куллану турында меморандумга кул куела.

«Шаһ-Диңгез» яткылыгы үзгәртү

 
Бакыдан сузылган газүткәргечләр

Яткылыкта газ запасы: 1,2 трлн м³ табигый газ һәм 240 млн тонна газ конденсаты бар дип исәпләнә. Яткылык консорциум тарафыннан эшкәртелә, аңа түбәндәге компанияләр кергән:

  • British Petroleum Azerbaijan (25,5 %) — оператор
  • Statoil Azerbaijan (25,5 %)
  • SOCAR Azerbaijan (10 %)
  • Elf Petroleum Azerbaijan (10 %)
  • LukAgip N.V. («Лукойл»га караучы компания, 10 %)
  • Oil Industries Engineering & Construction (10 %)
  • Turkish Petroleum Overseas Company Limited (9 %)

Ачу тантанасы үзгәртү

Төркиянең Искешәһәр провинциясендә урнашкан компрессорлы - үлчәү станциясендә 2018 елның 12 июнендә узган газүткәргечне ачу тантанасында Төркия президенты Рәҗәп Таййип Әрдоган, Азәрбайҗан президенты Илһам Әлиев, Сербия президенты Александр Вучич, Украина президенты Петр Порошенко, Төньяк Кипр Төрек Җөмһүрияте президенты Мостафа Акынҗы катнаша.

 
TANAP картада кызыл төстә

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Vladimir Socor. Aliyev, Erdogan Sign Inter-Governmental Agreement on Trans-Anatolia Gas Pipeline to Europe. jamestown.org , 27.06.2012
  2. Проект освоения структуры Шах-Дениз. Независимое нефтяное обозрение "СКВАЖИНА"