Тирсә мәчете
Тирсә мәчете — XIX йөзнең I чирегендә (I яртысында) Вятка губернасы Сарапул өязе (хәзерге Татарстанның Әгерҗе районы) Тирсә авылында төзелгән мәчет. 1991 елда шартлатып, җимертелгән. Үзенчәлекле архитектурасы белән аерылып торган.
Тирсә мәчете | |
Дәүләт | Россия |
---|
Мәчет | |
Тирсә мәчете
| |
Ил | Русия |
Авыл | ТР, Әгерҗе районы, Тирсә |
Дин | Ислам |
Кайсы дини агымга карый | хәнәфи |
Бина төре | өч яруслы манаралы таш мәчет |
Нигезләүче | Зөләйха бикә Тәфкилева (1786-1842) ? |
Дата постройки | билгесез |
Төп даталар: | |
Халәте | җимерелгән |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Тирсәнең борынгы һәм яңа мәчете фотосурәтләре. |
Тарих
үзгәртүМәчетнең төзелү вакыты төгәл билгеле түгел. Аның төзелүе турында берничә фараз исәпкә алына:
- 1713 елда генерал-майор морза Котлымөхәммәт Мәмәш улы Тәфкилев (1674—1766) татар кенәзләре Яушевлардан Тирсә һәм Мордыби авылларын сатып ала. Аларга Касыйм өязеннән татар крепостнойларын китереп утырткан. Мәчет XIX йөзнең I чирегендә шул авылларның крепостной керәстияннары көче белән кирпечтән төзелгән.
- Ырынбур мөселман диния нәзарәтенең 1865—1885 еллардагы мөфтие Сәлимгәрәй Шаһингәрәй улы Тәфкилевның (1805—1885) әнисе Зөләйха бикә (1786—1842) төзеткән. Шаһингәрәй Йосыф улы Тәфкилевның хатыны Зөләйха үз биләмәсендә булган Балтач, Биектау һәм Тоба авылларында яңа мәчетләр төзетергә рөхсәт сорап, 1826 елда патша исеменә үтенеч язган булган. Русча язылган үтенечендә исемен «Елисавета Тевкелева» дип куйган[1].
- Тирсәдә мәчет төзү өчен Вятка губерна идарәсе ялгышлык белән Юськи авылы (хәзерге Удмуртиянең Завьялово районы) чиркәвенең проектын җибәргән. XX йөз башында Вятка губерна идарәсенең мәчетнең кайчан һәм кем проекты буенча эшләнгәнен ачыкларга омтылышы нәтиҗәсез тәмамланган. Документлар сакланмаган.
Үзенчәлекле архитектурага ия булган: мәчет бинасы портик һәм колонналары белән чиркәүгә охшап тора. Өч яруслы манарасының озынлыгы — 41 метр.
Тирсә авылында 1815 елда мәдрәсә ачылган[2].
Бөек Ватан сугышыннан соң мәчеттә сөт–май комбинаты урнаша һәм 1983 елларга хәтле эшли.
Тирсәнең тарихи мәчетенең бинасы 1991 елда шартлатып җимертелә.
1999 елда авылда яңа мәчет ачылган.
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Раиф Мәрданов, Ирек Һадиев. Әгерҗе төбәгенең эпиграфик истәлекләре. tashlar.narod.ru
- ↑ Тирсә авылы тарихы «Милләттәшләр» порталында
Чыганаклар
үзгәртү- Раиф Мәрданов, Ирек Һадиев. Әгерҗе төбәге тарихы. К.: «Тамга» нәшрияты, 2003 ел, 120-121нче бит. ISBN 5-94868-001-0
- Вахит Имамов. Тирсә авылы. «Мәйдан-Чаллы», 2008 ел, № 6.
- Чыңгыз Мусин. Әгерҗе төбәге: тарихи сәхифәләр. К.: «Сүз» нәшрияты, 2008.
- Тирсә авылы тарихы эзләреннән(үле сылтама)