Тимур Абдикеев

опера җырчысы (бас)

Тимур Абдикеев, Тимур Рәфыйк улы Абдикеев (Тимур Рафикович Абдикеев; 1979 елның 1 феврале, СССР, Азәрбайҗан ССР, Баку) ― опера җырчысы (бас), халыкара конкурслар лауреаты, Санкт-Петербургның Мария театры солисты (2004―2024), Татарстан Республикасының атказанган артисты (2010)[1].

Тимур Абдикеев
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Тимур Рәфыйк улы Абдикеев

Туу көне

1 февраль 1979(1979-02-01) (45 яшь)

Туу урыны

СССР, Азәрбайҗан ССР, Баку

Эшчәнлек еллары

2004 ― х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Азәрбайҗан байрагы Азәрбайҗан

Һөнәрләр

җырчы

Моң

бас

Жанрлар

опера, классика, романслар, халык җырлары

Коллективлар

Санкт-Петербургтагы Мария театры[d]

Бүләкләр

ТР атказанган артисты (2010)

Timur Abdikeyev

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1979 елның 1 февралендә[2] Азәрбайҗан ССР башкаласы Баку шәһәрендә татар гаиләсендә туган. Әтисе ― социология профессоры. 1990 елда фортепиано һәм аккордеон классы буенча музыка мәктәбен тәмамлаган. 1995 елда Азәрбайҗан Җөмһүрияте Президенты каршындагы Дәүләт идарәсе академиясенә укырга кергән. Бакуда «Туган тел» татар мәдәнияте җәмгыяте активисты булган Тимур әлеге җәмгыять рәисе Гөлҗан Мясоутова теләктәшлеге белән[3] 1996 елда, Дәүләт идарәсе академиясен калдырып, Гозәир Хаҗибәков исемендәге Баку музыка академиясенә[d] (1991 елга кадәр Баку дәүләт консерваториясе) укырга күчкән (профессор Эльмира Кулиева классы) [4].

2003 елдан ― Санкт-Петербуртагы Мария театрының яшь җырчылар академиясе солисты. 2004 елда артист Мария театрының төп сәхнәсендә уңышлы дебют ясаган (Пуччининың «Джанни Скикки» операсында доктор Спинеллоччо ролендә). 2004 ел сезоныннан башлап, артист Мария театрында 60 тан артык роль башкарган, әлеге рольләр арасында: Раймондо «Лючия де Ламмермур», Бартоло «Фигаро туе», Коллен «Богема», Симоне «Джанни Скикки», Дон Пруденцио «Реймска сәяхәт», Гектор «Троянцы», Цунига «Кармен». Репертуарында Филипп «Дон Карлос», Банко «Макбет», Базилио «Севильский цирюльник» рольләре дә бар[5].

Мария театрының Париждагы «Opera Bastille» (2005), Швеция Король операсы (2004), Лондондагы «Barbican-hall» (2005), Баден-Баденның «Festspielehaus» (2007), Мадридтагы «Real» король театрында (2007, 2008), Россиянең Зур театрында (2011), Вашингтонның Кеннеди үзәгендә һәм Нью-Йоркның «Карнеги Холл» үзәгендә (2010) һ. б. гастрольләрендә катнашкан[6].

Санкт-Петербургның 300 еллыгына һәм Казанның 1000 еллыгына багышланган юбилей гала-концертларында, Мария театрының 20 премьерасында катнашкан[7]. Владимир Галузин, Мария Гулегина, Николай Путилин, Анна Нетребко, Ферруччио Фурланетто кебек артистлар, Валерий Гергиев, Джаннандреа Нозеда, Кери-Линн Уилсон, Рафаель Фрубек Де Бургос кебек дирижерлар белән чыгышлар ясаган. Аның репертуарына 40 тан артык опера роле, борынгы классик һәм заманча музыка, классик рус романслары, неаполитан һәм төрле халыкларның җырлары керә. Үзенең иҗатында татар классик музыкасын башкаруга зур игътибар бирә, татар композиторлары әсәрләрен үзенең һәр концерты программасына кертә (Рөстәм Яхин әсәрләре: «Соңгы җыр», «Катыйльгә», «Шагыйрь»[8], «Киек казлар»[9]; Салих Сәйдәшев: «Кара урман», «Ком бураны»)[10]. Кайбер залларда Тимур Абдикеев ярдәмендә татар музыкасы беренче тапкыр яңгыраган.

2004 елның сентябрендә Токионың Сантори холлында беренче тапкыр сольный концерты белән чыгыш ясаган[11]. АКШ, Бөекбритания, Италия, Алмания, Австрия, Венгрия, Япония, Латвия, Россия шәһәрләрендә, Төркия, Татарстан, Азәрбайҗанда концертлар һәм иҗади кичәләр уздырган.

Хәзерге вакытта Парижда яши, иҗатын дәвам итә, Association des amis de l' art ассоциациясе программаларының сәнгать җитәкчесе[12].

Фильмография

үзгәртү
  • 2010 – Аттила (Россия)[13]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • 2000 ― Шөвкәт Мәммәдова исемендәге республика конкурсында призлы урын
  • 2001 ― Бүлбүл исемендәге Халыкара конкурс – Ирина Архипова фондының «Өмет» призы
  • 2005 ― РФ Президенты В. В. Путин гранты (Мария театры артистлары белән бергә)
  • 2005 ― «La Scala» Милан театры конкурсы (жюри рәисе Ләйлә Генҗер) финалисты
  • 2006 ― халыкара вокалистлар конкурсы (жюри рәисе Владимир Атлантов) лауреаты
  • 2010 ― Татарстан Республикасының атказанган артистытатар классик музыкасын үстерүгә керткән өлеше өчен
  • 2023 ― Франция Arts-Sciences-Lettres академия җәмгыятенең платина медале – мәдәни мирасны саклауга керткән өлеше өчен

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Музыкальный вечер с участием Тимура Абдикеева. Обо всем русском во Франции, 05.07.2018
  2. В Санкт-Петербурге прошел творческий вечер Тимура Абдикеева. Всемирный конгресс татар, 03.02.2017
  3. Галия Зискинд. По сердцу и состоянию души. «Азербайджанские известия», 26.05.2010.– С. 3(рус.)
  4. Горький музеенда Мариин театры солисты Тимур Абдикеев белән очрашу. Татар-информ, 11.11.2008
  5. Звезда Мариинского театра: «Ни один мой концерт не обходится без исполнения азербайджанских песен». Day.Az, 6.04.2013(рус.)
  6. Тимур Абдикеев (бас). Камчатский колледж искусств Вконтакте, 14.08.2013
  7. Timur Abdikeyev. Site officiel
  8.   Тимур Абдикеев: Шагыйрь (романс). rutube видео, 4:38
  9.   Тимур Абдикеев: Киек казлар. rutube видео, 4:38
  10. Timur Abdikeyev. SONGS OF TATAR COMPOSERS
  11. Мировая оперная звезда Тимур Абдикеев. RussianDC.com
  12. Мария Юсакова. Мариинский театр+Париж=Тимур Абдикеев. sovetnik.fr(рус.)
  13. Фильм Аттила (Россия, 2010). Афиша-Кино

Сылтамалар

үзгәртү