Татарстан вьетлары
Татарстан вьетнамнары (вьетн. Người Việt tại Nga) — вьетнамнарның бүгенге Татарстан Республикасы территориясендә яши торган территориаль төркеме.
Татарстан вьетлары | |
Ватандашлык |
Россия Вьетнам |
---|---|
Туган тел | вьет теле |
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Халык саны | 244 |
Чыгыш иле | Вьетнам |
Таралышы
үзгәртү2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы территориясендә вьетлар саны 244 кеше тәшкил иткән.[1][2] Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча Татарстан территориясендә вьет халкы 500 кешегә җитә.[3]
Татарстан вьетнамнарынең күпчелеге Казанда яши, аннан кала Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә дә яшиләр.
Тарихы
үзгәртүБеренче вьетнамлылар Татарстанда 1920 еллар башында яши башлый. Алар югары уку йортлары студентлары була.[4]
1981 елда Вьетнам һәм СССР арасында «СССР предприятиеләренә һәм оешмаларына Вьетнам гражданнарын һөнәри укытуга җибәрү һәм кабул итү турында» килешүгә кул куела һәм ТАССРга эшче вьетнамнар килә башлый. Килүчеләр арасында барысы да диярлек урта мәктәпне тәмамлаган, күбесе җитештерү алдынгылары булган. Алар медицина комиссиясе узганнар. Соңгы шундый төркемнәр ТАССРга 1989 елда килә, 1994 елда аларны кабул итү тулысынча туктатыла, ә 1996 елда соңгы Вьетнам төркеменең вакыты тәмамлана.[5]
Мәдәният
үзгәртүТатарстан Республикасының вьетнам общинасы биредә яшәүче милләт вәкилләренең мәнфәгатьләрен яклый, 2002 елның 19 маенда «Татарстан Республикасының вьетнам җәмгыяте «Данкет» этномәдәни иҗтимагый оешмасының презентациясе була. Җәмгыять идарәсе Вьетнам диаспорасын берләштерү, аларның тормышларын һәм белемнәрен оештыру өчен зур көч куя. Җәмгыятьнең мөһим бурычы булып балалар өчен вьетнам телен, рус телен һәм аларның ата-аналары өчен укыту төркемнәрен булдыру тора. Хәзер мәктәп яшендәге балаларны әти-әниләре Вьетнамга җибәрергә мәҗбүр.[3] Шулай итеп, ата-аналар һәм балалар бик күп еллар дәвамында аерым яши. Шул ук вакытта, Россия мәктәпләрендә укырга калучы балалар белән ата-аналары арасында берничә елдан соң аралашу белән бәйле җитди проблемалар башлана.[3]
Мәгарифкә килгәндә, хәзерге вакытта республика вузларында иллеләп Вьетнам студенты һәм аспиранты белем ала. Барыннан да бигрәк алар Казан дәүләт технология университетында (КХТИ), гуманитар-педагогика һәм медицина университетларында укыйлар. 1990 елларда студентларны, кагыйдә буларак, дәүләт җибәрсә, ә 2000 елдан башлап коммерция агымы өстенлек итә башлый.[3]
Вьетнам җәмгыяте әгъзалары гореф-гадәтләрен саклыйлар. Бу милли тантаналар көннәрендә күренә. Һәр вьетнамлы өчен иң мөһим бәйрәм булып Тет (Тэт) тора. Бу-Көнчыгыш Азиянең барлык илләрендә билгеләп үтелә торган ай календаре буенча Яңа ел. Бу бәйрәм, гадәттә, гыйнвар ахырына яки февраль башына туры килә һәм рәсми рәвештә өч көн дәвамында дәвам итә. Кагыйдә буларак, диаспора әгъзаларының күпчелеге өйләренә елга бер тапкыр булса да, Яңа ел алдыннан кайтырга тырыша. Башка дәүләт бәйрәмнәренә Вьетнам берләшүе көне (30 апрель), хезмәт ияләренең халыкара бердәмлеге көне (1 Май), Хо Ши Минның туган көне (19 май) һәм Вьетнамның бәйсезлек көне (2 сентябрь) керә.[3]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Официальный сайт Всероссийской переписи населения 2010 года. Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2012-03-01, retrieved 2021-12-20
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Официальные итоги с расширенными перечнями по национальному составу населения и по регионам. 2020 елның 13 май көнендә архивланган.: см. 2012 елның 18 октябрь көнендә архивланган.
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Вьетнамская община Республики Татарстан.
- ↑ Архивлаштырылган копия.
- ↑ Архивлаштырылган копия. әлеге чыганактан 2015-05-24 архивланды. 2015-05-24 тикшерелгән.
Әдәбият
үзгәртү- Мазирин, В.М.. Вьетнамцы в России: образ жизни, проблемы, перспективы, Moscow, Russia: Институт стран Азии и Африки, Московский Государственный Университет (2004), С. 159-179.
- Воронин А. С. Новая парадигма российско-вьетнамских отношений // Юго-Восточная Азия: актуальные проблемы развития. — Москва: Институт востоковедения Российской Академии Наук, 2010. — Вып. XV. — С. 170.