"Tiến quân ca" маршы ("Алга баручы гаскәр җыры, татарча укылышы – "тиен куын ка") – Вьетнам Социалистик Җөмһүриятенең дәүләт гимны.

Вьетнам гимны
Тиен куын ка
тат. Алга баручы гаскәр
Сүзләрнең авторы Ван Као[d]
Композиторы Ван Као[d]

1946 елда, ил әле Вьетнам Демократик Җөмһүрияте дип аталган вакытта кабул ителгән.

Баштарак ул бер генә куплеттан торган. Аның сүзләрен һәм көен күренекле Вьетнам шагыйре һәм композиторы Ңуен Ван Као (Nguyễn Văn Cao, 1923–1995) язган.

Матбугатта басылып чыккач ук, марш Вьетминнең (Việt Minh – шул чорда Вьетнам бәйсезлеге өчен көрәшкән хәрби-сәяси оешма) төп җыры булып китә, гәрчә әле рәсми рәвештә кабул ителмәгән булса да. 1945 елдагы "Август инкыйлабы" вакытында аның беренче юлы "Вьетмин гаскәре алга атлый" ("Đoàn quân Việt Minh đi") дип җырлана торган булган. Ил Франция колонизаторларыннан һәм Икенче бөтендөнья сугышында баскынчылык кылган Япония илбасарларыннан азат ителеп, 1954 елда Париж килешүенә кул куелгач, "Вьетмин" сүзе "Вьетнам"га алмаштырылган.

Язылу тарихы үзгәртү

1944 ел башында Ңуен Ван Као Һаной вокзалында үзенең күптәнге танышы булган Ву Куины (Vũ Quý) очраткан. Ул вакытта Ву Куи Вьетмин җитәкче кадрларының берсе булган. Ңуен Ван Као аңа элегрәк тә азатлык өчен көрәшүче гаскәриләргә атап язган патриотик җырларын биреп барган. Бу очрашуда Ву Куи үзенең танышына башка эшләрен калдырып торырга һәм Вьетмин гаскәрләре өчен чын гимн булырлык әсәр язарга тәкъдим иткән.

Ңуен Ван Као яңа җырның сүзләрен элегрәк үзе иҗат иткән шигырьләрнең берсенә нигезләнеп язарга булган. Бу шигырьдә "Алга баручы гаскәрләр джунглида җыр җырлый" дигән сүзләр булган. Шулай итеп, яңа гимнның исеме һәм югарыда әйтелгән беренче юлы барлыкка килгән. Бер куплетлык марш текстын язганда шагыйрьне XX гасыр башында ук азатлык өчен көрәш алып барган Вьетнам зыялысы һәм хокук белгече Ңуен Тһыоң Һиен (Nguyễn Thượng Hiền, 1865-1925) идеяләре дә рухландырган.

Ниһаять, марш язылып беткәч, Ңуен Ван Као аны Ву Куига җырлап күрсәткән. Марш сәяси җитәкченең күңеленә хуш килгән, Ву Куи аны кичекмәстән матбугатка чыгарып илгә таратырга боерык биргән. Маршның тексты һәм ноталары 1944 елның ноябрендә "Độc Lập" ("Бәйсезлек") газетасында дөнья күргән.

Озакламый Ңуен Ван Као, инкыйлаб лидерлары тәкъдимен үтәп, соңрак Вьетнамның күренекле шагыйре, язучысы, драматургы һәм композиторы булып киткән Ңуен Дин Тһинең (Nguyễn Đình Thi, 1924-2003) "Юк ит фашистларны" (Diệt phát xít) шигыреннән файдаланып, маршка тагын бер куплет өстәгән.

Шулай итеп, Вьетнамның бәйсезлек һәм азатлык өчен янып яшәгән зыялылары бергәләп бөтен илнең гимны булырлык әсәр тудырганнар. "Авторлык хокуклары" дип беркем дә бугаз ертып йөрмәгән. Уртак максатларга күмәк тырышлык белән ирешкәннәр. Гомумән, ул елларда Вьетнамның беренче президенты һәм милли юлбашчысы Һо Ши Миннең (Hồ Chí Minh) сүзләре һәркем өчен дә юл күрсәтүче девиз булып яңгыраган: "Không có gì quý hơn độc lập tự do" – "Бәйсезлектән һәм азатлыктан кадерлерәк берни дә юк".

Милли гимн үзгәртү

Ниһаять, 1945 елның 13 августында "Tiến quân ca" маршы Һо Ши Мин кулына килеп ирешә. Дүрт көннән соң аны Һаной опера театрында беренче тапкыр халык алдында башкаралар. Тагын ике көн үткәч, булачак гимнны беренче тапкыр ил байрагын күтәргәндә җырлыйлар.

1945 елның 2 сентябрендә Һанойның Ба Дин (Ba Đình) мәйданында Вьетнамның бәйсезлеге игълан ителә. Tiến quân ca маршын Дин Ңок Лиен (Đinh Ngọc Liên) җитәкчелегендәге оркестр башкара.

1946 ел башында, илнең беренче парламенты – Милли корылтай (Quốc Hội) сайлангач, марш Вьетнамның милли һәм дәүләт гимны буларак раслана. 1955 елда аның текстына берничә үзгәреш кертелә. Әйтик, беренче куплеттагы “Thề phanh thây uống máu quân thù” ("Дошманнарны куып чыгарырга һәм аларның канын агызып бетерергә ант итәбез") дигән юл "Đường vinh quang xây xác quân thù" ("Данлыклы юлыбызга дошман сөякләре сибелгән") дип җырлана башлый.

1976 елда, ил кабат берләшеп Вьетнам Социалистик Җөмһүрияте барлыкка килгәч, "Алга баручы гаскәр җыры" дәүләт гимны булып кала. 1981 елда яңа гимн кабул итү фикере өстенлек ала. Ләкин бу уңайдан игълан ителгән бәйге бернинди нәтиҗә китермәде, әлегә кадәр гимн булырлык әсәр тәкъдим итүче булмады. Язмыштан узмыш юк: соңгы ике мең елда Вьетнам нибары ике йөз еллап кына тынычлык шартларында яшәгән.

Вьет телендәге текст Юлга-юл тәрҗемәсе Җыйнак шигъри тәрҗемә
Đoàn quân Việt Nam đi
Chung lòng cứu quốc
Bước chân dồn vang trên đường gập ghềnh xa
Cờ in máu chiến thắng vang hồn nước,
Súng ngoài xa chen khúc quân hành ca.
Đường vinh quang xây xác quân thù,
Thắng gian lao cùng nhau lập chiến khu.
Vì nhân dân chiến đấu không ngừng,
Tiến mau ra sa trường,
Tiến lên, cùng tiến lên.
Nước non Việt Nam ta vững bền.
Вьетнам гаскәре алга бара,
Бергәләп илне коткарып калыр өчен.
Озын һәм тар сукмаклардан атлыйбыз,
Кан белән сугарылган байрагыбызда – илебез рухы.
Туплар гөрселдәве җырыбызга килеп кушыла.
Данлыклы юлыбызга дошман сөякләре сибелгән.
Авырлыкларны җиңеп, максатыбызга ирешәбез.
Армый-талмый халкыбыз өчен көрәшик.
Алга, яу кырларына,
Бергәләп — алга!
Вьетнамыбыз нык һәм мәңгелек.
Вьет гаскәре алга, илне сакларга,
Бара озын, тар сукмакларда.
Ил рухы — канлы байракта,
Туп гөрселдәве — җырларда.
Юл буйлап — дошман сөяге,
Күңелдә — җиңү теләге.
Халкыбыз дип сафка бастык.
Алга, яуларга,
Бергә – гел алга!
Вьетнам мәңгелек һәм нык.
Đoàn quân Việt Nam đi
Sao vàng phấp phới
Dắt giống nòi quê hương qua nơi lầm than
Cùng chung sức phấn đấu xây đời mới,
Đứng đều lên gông xích ta đập tan.
Từ bao lâu ta nuốt căm hờn,
Quyết hy sinh đời ta tươi thắm hơn.
Vì nhân dân chiến đấu không ngừng,
Tiến mau ra sa trường,
Tiến lên, cùng tiến lên.
Nước non Việt Nam ta vững bền.
Вьетнам гаскәре алга бара,
Байрагыбыздагы сары йолдыз
Ватаныбызны олы юлга алып чыга.
Күмәк көч куеп яңа тормыш өчен көрәшәбез.
Бергә күтәрелеп, богауларны өзәрбез.
Озак йоттык без кайгы-хәсрәтләрне,
Һәм газиз гомеребезне корбан итәргә әзербез.
Армый-талмый халкыбыз өчен көрәшик.
Алга, яу кырларына,
Бергәләп – алга!
Вьетнамыбыз нык һәм мәңгелек.
Вьет гаскәре, алга, алтын йолдызга
Карап ил чыга олы юлга,
Күмәкләшеп — яңа тормышка,
Богауларны өзеп — уңышка.
Озак булдык михнәт-кайгыда,
Ватан өчен җаннар фида,
Халкыбыз дип сафка бастык.
Алга, яуларга,
Бергә – гел алга!
Вьетнам мәңгелек һәм нык.

Сылтамалар үзгәртү