Татарстанның сәнәгать парклары

Татарстанның сәнәгать парклары (рус. Промышленные парки Татарстана) — Татарстан Республикасында урнашкан, гомуми инфраструктура һәм үзара җитештерү берләшмәсе хисабына җитештерү белән шөгыльләнүче һәм башка предприятиеләрне берләштерә торган махсус территорияләр. Мондый территорияләр барлык кирәкле инфраструктура һәм энергия чыганаклары белән тәэмин ителгән, аларда бердәм административ-хокукый система эшли[1][2].

Татарстан булдырылган индустриаль парклар саны буенча федерация лидерлары рәтенә керә. 2020 елга республикада 100 сәнәгать паркы бар, аларда 1,5 меңнән артык резидент һәм 32 меңгә якын эш урыны бар. Дәүләт инвестицияләре 100 объектның 18 енә генә кертелгән, калган парклар хосусый кертемнәргә эшли[3][1][2].

Характеристика үзгәртү

 
«Алабуга» МИЗы, 2017 ел
 
«Мастер» Кама индустриаль паркы, 2008 ел

Сәнәгать яки индустриаль парклар дип яңа җитештерү предприятиеләрен урнаштыру өчен оештырылган махсус территорияне атыйлар. Мондый территория энергия чыганаклары, шулай ук предприятиеләр өчен кирәкле инфраструктура белән тәэмин ителгән. Шул ук вакытта җитештерүне гомуми административ-хокукый кагыйдәләр берләштерә, тәртип саклауны бер идарәче компания күзәтә. Сәнәгать паркында бер яки берничә бәйсез предприятие тәкъдим ителергә мөмкин, алар парк инфраструктурасын бергә кулланалар[2].

Сәнәгать парклары — Россия төбәкләрен үстерүгә юнәлдерелгән инновацион инфраструктура элементларының берсе[2][1]. Мондый мәйданчыклар булдыру инвестицион проектларны гамәлгә кертүне тизләтергә һәм предприятиеләрнең коммерция эшчәнлеген башлап җибәрергә мөмкинлек бирә. Паркларның куллану чыгымнары гомуми базарныкыннан еш кына кимрәк, бу кече һәм урта предприятиеләр үсешенә уңай йогынты ясый[4].

Сәнәгать паркларының уңышлылыгы сату базарларына һәм хезмәт ресурсларына якын урнашуы, финанслар ягыннан хезмәттәшлек булу, транспорт юллары, энергетика ресурслары белән тәэмин итү, шулай ук резидентларның административ процедураларны үтү тәртибе гадиләштерелгән булу белән билгеләнә. Социаль инфраструктураның якынлыгы һәм җитештерүне киңәйтү мөмкинлеге шулай ук хәлиткеч факторларга карый[2].

Проектның тарихы үзгәртү

Россиядә беренче индустриаль парклар 1990 елларда ук барлыкка килә, әмма тармакның актив үсеше бары тик 2000 елның икенче яртысында гына, махсус икътисади зоналар турында федераль закон кабул ителгәннән соң гына башлана[2]. Башта Россиядә индустриаль парклар билгеле бер җитештерүгә юнәлгән рәвештә барлыкка килде. Шул сәбәпле, паркларның күпчелеге элеккеге заводлар территориясендә урнашкан, алар яки җитештерүне кыскартырга мәҗбүр була, яки файдаланылмый торган мәйданнарга ия[1].

Татарстан Мәскәү, Калуга һәм Ульяновск өлкәләре белән бергә индустриаль парклар саны буенча Россия төбәкләре лидерлары рәтенә керә[1]. Татарстан территориясендә беренче сәнәгать парклары 2004 елдан бирле барлыкка килә башлый. Алар арасында «Мастер» КИП, «Химград» технополисы, Агросәнәгать паркы була. Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча 2014 елда мәйданчыкларны республиканың һәр районында ачырга планлаштыралар. Ул вакытта республикада 230 резидент һәм 4750 эш урыны булган 20 сәнәгать паркы була. 2020 елга сәнәгать парклары саны 100 гә кадәр арта, аларның резидентлары саны — 1,5 мең, ә булдырылган эш урыннары саны — 32 000[5][6][3]. Дәүләт инвестицияләре 100 объектның 18 енә генә кертелгән, калган парклар хосусый акчаларга эшли[3]. Бу объектлар биләгән территориянең күләме белән генә аерыла. Мәсәлән, сәнәгать мәйданчыгы 2 гектардан да ким булмаган территориягә ия, ә сәнәгать паркыныкы 8 гектардан да ким түгел[6].

Татарстанның сәнәгать паркларының күбесе «Greenfield» тибы буенча төзелә: инвестор төзелеп бетмәгән җир участогы сатып ала, теләге буенча аны инфраструктура ягыннан тулысынча тәэмин ителгән итеп тә сатып алып була. Паркларның «Brownfield» дип аталган башка төре дә бар, ул вакытта парк гамәлдәге сәнәгать территориясендә урнашкан, инфраструктура белән дә җиһазландырылган, әмма аны җитештерү өчен үзгәртеп корырга кирәк[1]. Паркларда тәкъдим ителгән төп тармаклар булып машина төзелеше, металл эшкәртү, автокомпонентлар җитештерү, химия сәнәгате, полимерлар эшкәртү, композит материаллар җитештерү, нано һәм медицина технологияләре тора[1].

Икътисади файда үзгәртү

Татарстан уңышлы сәнәгать парклары саны буенча лидер булып тора[7].Төяп озатылган продукция күләме 2019 елның беренче кварталында 32,1 млрд. сум, 2020 дә шул ук вакыт аралыгында 46,7 млрд. сум булды, үсеш темпы 145,5 % тәшкил итә. Резидентлар саны 1377 дән 1497 гә кадәр (үсеш темпы — 108,7 %), ә салым түләүләре күләме 3,5 млрд. сумнан 5,8 млрд. ка кадәр (үсеш темпы — 164%) арта[6][5]. 2017 елда республиканың индустриаль паркларында 354 резидент эшли, 6,7 мең эш урыны булдырыла[8]. 2020 елда яңа 17 сәнәгать объекты төзелде, бу өстәмә 354 эш урыны барлыкка китерә[9].

Паркларның нәтиҗәлелеген бәяләүдә төп критерийларның берсе булып резидентлар саны, шулай ук яңа эш урыннары санала. 2018 елда бу критерийлар буенча «Химград» технополисы алда бара, анда 295 резидент һәм 8404 эш урыны бар. Киләсе урыннарда «Мастер» КИП (машина төзелеше) — 300 резидент һәм 10 024 эш урыны, «Алабуга» МИЗ ы— 48 резидент һәм 5346 эш урыны[1][10]. «Эксперт» журналы ясаган еллык Россия технопаркларының инвестиция җәлеп итүчәнлеге рейтингы нигезендә, әлеге өч территория тотрыклы рәвештә алда бара[11].

Сәнәгать мәйданчыклары булдыру буенча Татарстан тәҗрибәсе «Кече һәм урта эшкуарлык: эшкуарлык инициативасына ярдәм» дигән федераль проектының «Минем бизнес-паркым» юнәлеше нигезенә ятты. Проектта катнашырга һәм сәнәгать паркы төзергә теләгән төбәк 250 млн. сум күләмендә федераль субсидиягә дәгъва кыла ала. Татарстанда паркларның идарәче компанияләре һәм резидентлары биналар һәм инфраструктура төзү һәм модернизацияләүгә займнар ала алалар, кредитларның максималь суммасы — 30 млн.сум. Кредит Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге буенча еллык 5% ка бирелә[3].

Тәнкыйть үзгәртү

Яхшы җиһазлануга карамастан, күп кенә мәйданчыклар резидентлар белән тәэмин ителмәгән, чөнки инвесторлар алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләрендә яки махсус икътисади зоналарда урнашуны өстен күрә: монда аларга тагын да отышлырак салым ташламаларын һәм таможня өстенлекләре бирелә[1]. Хәзерге вакытта мәйданчыкларның тулуы уртача 60 % тәшкил итә, кайбер паркларда әлегә кадәр бер генә резидент та юк, шуңа күрә республика президенты дәрәҗәсендә объектлар белән нәтиҗәле идарә итү мәсьәләсе күтәрелә[3][12]. Нәтиҗәлелек буенча шәхси парклар дәүләтнекеләрдән артып китә, бигрәк тә эре предприятиеләр аларны үз канаты астына алганда, мәсәлән, «Казаноргсинтез» каравы астында «М-7» сәнәгать паркы. 2020 елның көзендә 13 дәүләт паркы Татарстанның инвестиция-венчур фонды идарәсенә күчте[3]. Яңа резидентларны җәлеп итүнең икенче авырлыгы — җирне инвестицион проектка тапшыру кыенлыгы, шулай ук идарәче компанияләрне куркыта торган хисап тотуның зур күләме дә авырлык тудыра[1].

2018 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кайбер район башлыкларын муниципаль сәнәгать мәйданчыкларының түбән нәтиҗәлелеге өчен тәнкыйтьләде. Шулар арасында — Яңа Чишмә районында сәнәгать паркы һәм сәнәгать мәйданчыгы, анда инвестицияләр күләме тотылган федераль акчалар саныннан артмаган[8].

Эре сәнәгать парклары үзгәртү

Атамасы Район Ачылу датасы 2020 елга резидентлар саны Тулырак мәгълүмат
«Үсеш» сәнәгать паркы Тукай районы 2013 18 Парк муниципаль проект булып тора, беренче һәм икенче чиратның гомуми мәйданы 24,57 га тәшкил итә, инфраструктураны булдыруга юнәлгән инвестицияләр күләме 400 млн сум[13]. Өченче төзелеш чираты 2020 елның маенда башланды, хәзер өстәмә 22,7 га территория булдыру планлаштырыла, анда 10-15 яңа резидент урнашачак. Өченче чиратка кертелгән инвестицияләрнең күләме якынча 800 млн сум дип бәяләнә[14].
«М-7» сәнәгать паркы Яшел Үзән районы 2012 47 «М-7» — Татарстандагы беренче шәхси индустриаль парк[15]. 2011 елда Казан һәм Яшел Үзән районы чигендә, М7 «Идел» федераль трассасыннан 300 метр ераклыкта урнашкан. Парк 39,5 га мәйданны били[16]. Ул полимер чималлар җитештерүгә юнәлгән, әмма анда шулай ук машина төзелеше, металл эшкәртү, төзелеш материаллары җитештерү дә тәкъдим ителгән[17]. «М-7» индустриаль паркы «Турыдан-туры инвестицияләр фонды» компаниясе тарафыннан уйланган һәм эшләнә, һәм Татарстан Икътисад министрлыгы аккредитациясенә ия[18]. Бу, үз чиратында, парк резидентларына дәүләт ярдәме программаларында катнашырга мөмкинлек бирә[19].
«Теләче» сәнәгать паркы Теләче районы 2013 8 Беренче чираттагы җир кишәрлегенең мәйданы 10 га була, инфраструктурага беренчел инвестицияләр суммасы — 340 млн, ә резидентларның инвестицияләре күләме — 580 млн сум була. 2020 елга паркта 15 га өстәмә мәйдан булдыру буенча эшләр алып барыла. Икенче чираттагы инвестицияләр күләме — 3 млрд сум[20][21].
«Яшел Үзән» сәнәгать паркы Яшел Үзән районы 2019 6 Проектның гомуми бәясе 1,3 млрд сум тәшкил иткән, шуның 328,9 млн сумы республика бюджетыннан, ә 971,1 млн сумы Моношәһәрләрне үстерү фонды тарафыннан бүленеп бирелгән[22][23]. 2020 елның августында «Яшел Үзән» индустриаль паркы Татарстанның Инвестиция-венчур фонды белән дәвамлы партнерлык мөнәсәбәтләре булдыру буенча килешүгә кул куйды. Якын арада Wildberries халыкара интернет-кибете «Яшел Үзән» паркы территориясендә 40 мең м2 мәйданлы технопарк төзергә планлаштыра. Проектның инвестицияләре 600 млн сум дип бәяләнә, ә 2020 елда гомуми инвестицияләрнең күләме 9457,3 млн сум тәшкил итәчәк. Паркта барлыгы 2206 эш урыны булдыру планлаштырыла[24][25].
«Кама аланы» сәнәгать паркы Түбән Кама районы 2009 1 Индустриаль парк полимерлар эшкәртү өлкәсенә юнәлгән һәм 250 гектар мәйданны били[26]. 2020 елга проектка инвестицияләрнең гомуми күләме 3 млрд сум тәшкил иткән, шуның 498,3 млн сумы — Россия инвестиция фонды, ә 346,3 млн сумы — республика бюджетыннан. Инвесторның үз һәм заем акчалары 2,3 млрд сум чамасы тәшкил иткән[27]. Проектның төп предприятиесе итеп «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ ы билгеләнде. Проектны гамәлгә ашыручы инвестор - «Кама Аланы» индустриаль паркы идарәче компаниясе[28].
«Мастер» Кама индустриаль паркы Тукай районы 2004 300 «Мастер» КИП ы идарәсендә 204 га җир кишәрлеге, шулай ук 1427 мең м2 офис һәм җитештерү биналары бар[29]. Устав капиталы 7,5 млрд сум тәшкил итә[30]. 2019 елда паркның табышы 140 млн сум тәшкил иткән. 2020 елга индустриаль паркта 300 предприятие бар, аларның 31 е чит ил капиталы катнашында булган компанияләр: 9 немец фирмасы, 6 кытай, 5 төрек, 4 Италия, 2 Бельгия, Нидерланд, Швейцария, Кипр, Белоруссия һәм Канада фирмалары[31]. 2020 елга индустриаль паркның яңа 7 нче чиратын төзү буенча эш алып барыла, аның гомуми мәйданы 70 мең м2 тәшкил итәчәк, анда тагын 20 резидент урнаштырырга планлаштыралар. Проектның гомуми бәясе якынча 815 млн сум тәшкил итәчәк[32][33]. КИПны үстерү өчен финанслау күләме якынча 1,5 млрд сум тәшкил иткән, шуларның 640 ы — федераль бюджеттан, калганы республика бюджетыннан алынган[34].
«Идея-Көньяк-көнчыгыш» технопаркы Лениногорск районы 2004 40 Паркның гомуми күләме 11,8 га тәшкил итә, ул 2004 елда «Татнефть» технопаркы һәм Казан «Идея» технопаркының уртак предприятиесе буларак, республиканың көньяк-көнчыгышындагы кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өчен булдырылган[35][36]. 2015 елда технопарк сәнәгать паркы статусына ия булды. Шулай ук ул Татарстан Икътисад министрлыгы аккредитациясенә ия, бу резидентларга дәүләт программаларында катнашырга мөмкинлек бирә[37]. «Идея» технопаркына кертелгән инвестицияләрнең 30 % хосусый. 2020 нче елга территориядә яңа бина төзү һәм мәйданнарны арттыру буенча реконструкция эшләре бара[38].
«Түбән Кама» сәнәгать паркы Түбән Кама районы 2018 9 Паркның мәйданы 20 га. Проектка кертелгән акчаларның гомуми суммасы 2,5 млрд тәшкил итә, шуның 1,2 млрд сумы — хосусый инвестицияләр, 800 млн сумы — бурычка алынган, ә калган акчалар дәүләт ярдәме белән җәлеп ителгән[39]. Экспертлар бәяләвенчә, резидентларның гомуми инвестицияләр күләме 2,4 млрд сум тәшкил итәргә мөмкин[40]. 2020 елда сәнәгать паркының икенче чиратын төзү турында карар кабул ителде. Өстәмә рәвештә 20 яңа резидент урнаштыру, шулай ук 1,5 меңнән артык яңа эш урыны булдыру планлаштырыла[41].
«Химград» технополисы Казан 2006 318 Паркның гомуми мәйданы 131 га тәшкил итә, биналарның һәм корылмаларның проект мәйданы 500 мең м2 тан артып китә[42]. «Химград» базасында 318 компания һәм 9,3 мең кеше эшли. Мәйданчык резидентларга бер тәрәзә принцибы буенча 40 өстәмә хезмәт күрсәтә, шул исәптән элемтә, маркетинг хезмәтләре, кадрлар белән эшләү, юридик ярдәм күрсәтү, метрология һәм логистика хезмәтләре. 2019 елда резидентларның продукция җитештерү күләме 39,2 млрд сум тәшкил иткән. 2020 елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча бу күрсәткеч 33,9 млрд сумга җиткән[43]. 2018 елда технополис кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары акселерациясе федераль проектында катнашты[44]. Парк объектлары төзелә һәм этаплап кертелә бара. Әйтик, 2020 елда «Химград» территориясендә гомуми мәйданы 15,4 мең м2 булган 500 млн сумлык дүрт корпус төзелеше тәмамланды[45]. 2024 елга «Химград» та кимендә 370 компания урнашачак дип планлаштырыла[46].
«Алабуга» МИЗ ы Алабуга районы 2006 57 Россиядә иң эре индустриаль парк «Алабуга» махсус икътисади зонасы (МИЗ) үз эченә химия сәнәгате, машина һәм автомобиль төзелеше буенча 30 дан артык предприятиене ала. «Алабуга»га 2006 елда нигез салынган, паркның мәйданы 40 км2 дан артык. 2006 елдан 2016 елга кадәр «Алабуга» инфраструктурасына дәүләт инвестицияләре күләме 25,7 млрд сум тәшкил итте, ә кертелгән хосусый инвестицияләр күләме 140,5 млрд сум тәшкил итә. «Алабуга» территориясендә «Синергия»[47], «А Плюс Парк Алабуга» индустриаль парклары урнашкан, 2020 елның июнендә «Синергия-2» паркы файдалануга тапшырылган[48][49][50].
«Чистай» индустриаль паркы Чистай районы 2013 9 Парк 1 га дан 13 га кадәр булган 35 кишәрлекне үз эченә ала, паркның гомуми мәйданы 292 га тәшкил итә[51]

. Паркны 2010 елда төзи башлыйлар, 2020 елга кадәр аны үстерергә 642 млн сум бюджет акчалары кертелгән[52]. Инвестицияләр күләме 7,4 млрд сум булыр дип көтелә[53].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 Боровских, 2019
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Ахмадеева, 2013
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Элеонора Рылова (2020-11-18). Талия Минуллина — о работе промпарков: «Ничего, что мы себя покритикуем?». Реальное Время. әлеге чыганактан 2021-01-28 архивланды. 2020-11-24 тикшерелгән.
  4. Евстафьева, 2012
  5. 5,0 5,1 «А нужно ли Татарстану 100 промпарков?»: Талия Минуллина раскритиковала любимое детище минэкономики. Бизнес Online (2020-11-18). 2020-11-24 тикшерелгән.
  6. 6,0 6,1 6,2 Пелевин, 2020
  7. Елена Березина (2020-08-09). Минпромторг планирует изменить систему поддержки промышленных и индустриальных парков. Российская Газета. 2020-11-24 тикшерелгән.
  8. 8,0 8,1 «Наполовину пуст»: потратить 50 млн и создать неэффективный промпарк в Новошешминске. Реальное Время (2018-03-16). әлеге чыганактан 2020-08-11 архивланды. 2020-11-24 тикшерелгән.
  9. В Татарстане запустили 17 новых производств в рамках нацпроекта. РИА Новости (2020-10-29). 2020-11-24 тикшерелгән.
  10. Рейтинг инвестиционной привлекательности ОЭЗ и индустриальных парков 2019. Эксперт. Аналитический центр. 2020-11-30 тикшерелгән.
  11. Новости, анализ, прогнозы в сфере экономики и бизнеса, общества и политики. әлеге чыганактан 2020-12-17 архивланды. 2020-12-17 тикшерелгән.
  12. Президент Татарстана поручил повысить эффективность работы промпарков и площадок. Татар информ (2020-09-24). 2020-11-24 тикшерелгән.
  13. Промышленные парки республики Татарстан. Развитие. Промышленный парк. 2020-11-29 тикшерелгән.
  14. Третью очередь промпарка «Развитие» начнут строить в 2021 году. chelny-biz.ru (2020-05-29). 2020-11-29 тикшерелгән.
  15. Руслан Халилов: успех ждет медицинский бизнес и производителей продуктов. РБК. 2020-11-29 тикшерелгән.
  16. Промпарку «М-7» на трассе М7 – 7 лет!. Эксперт Татарстан (2018-03-20). әлеге чыганактан 2020-09-18 архивланды. 2020-11-29 тикшерелгән.
  17. Индустриальный парк «М-7»: от идеи до собственного производства – 8 месяцев. Бизнес Online (2015-11-30). 2020-11-29 тикшерелгән.
  18. Директор индустриального парка «М-7»: «Мы намерены освоить эту площадку в течение 3 лет». Татар-информ (2012-05-28). 2020-11-29 тикшерелгән.
  19. Как нехватка городских маршрутов отразилась на корпоративном секторе Татарстана. Эксперт Татарстан (2019-04-01). әлеге чыганактан 2020-10-26 архивланды. 2020-11-29 тикшерелгән.
  20. Тюлячи промышленный парк. Тюлячи. Промышленный парк. 2020-11-29 тикшерелгән.
  21. В Татарстане будет создан индустриальный парк «Тюлячи». Общественно-политическая газета Республика Татарстан (2020-11-04). 2020-11-29 тикшерелгән.
  22. Завершено возведение инженерной и дорожной инфраструктуры промпарка "Зеленодольск". Зеленодольск.ru (2019-01-21). 2020-01-21 тикшерелгән.
  23. На строительство промпарка "Зеленодольск" выделено 120 млн рублей. Зеленодольск.ru (2018-06-02). 2020-11-29 тикшерелгән.
  24. Промышленная площадка "Зеленодольск". Зелёный Дол. әлеге чыганактан 2019-09-09 архивланды. 2020-11-29 тикшерелгән.
  25. Инвестиционно-венчурный фонд РТ и Индустриальный парк «Зеленодольск» подписали Соглашение о сотрудничестве.. Инвестиционно-венчурный фонд Республики Татарстан (2020-08-04). әлеге чыганактан 2021-04-30 архивланды. 2020-11-29 тикшерелгән.
  26. Индустриальный парк. Камские поляны. әлеге чыганактан 2020-12-05 архивланды. 2020-11-29 тикшерелгән.
  27. Тихонов, 2017
  28. Пленка обернулась делом. Коммерсантъ (2018-07-26). 2020-11-29 тикшерелгән.
  29. АО "Камский индустриальный парк "Мастер". Агентство Инвестиционного развития. 2020-11-30 тикшерелгән.(үле сылтама)
  30. Камский индустриальный парк "Мастер". РБК. 2020-11-30 тикшерелгән.
  31. Прибыль КИП «Мастер» за 2019 год составила 140 млн рублей. Реальное Время (2020-07-06). әлеге чыганактан 2020-10-01 архивланды. 2020-11-30 тикшерелгән.
  32. На создание 7-й площадки КИП «Мастер» в Челнах потратят 815 млн рублей. Бизнес Online (2020-11-16). 2020-11-30 тикшерелгән.
  33. ТОСЭР Татарстана: зачем республика развивает особые территории. Камский индустриальный парк. әлеге чыганактан 2021-01-25 архивланды. 2020-11-30 тикшерелгән.
  34. КИП «Мастер» получил федеральные инвестиции на 900 миллионов рублей. Реальное Время (2016-08-05). әлеге чыганактан 2016-08-07 архивланды. 2020-11-30 тикшерелгән.
  35. ООО «Инновационно-производственный технопарк "Идея-Юго-Восток". Агентство инвестиционного развития Татарстана. әлеге чыганактан 2019-07-22 архивланды. 2020-11-30 тикшерелгән.
  36. Лениногорский технопарк “Идея” из-за долгов может стать банкротом. Лениногорский Журнал (2016-03-02). әлеге чыганактан 2016-11-03 архивланды. 2020-11-30 тикшерелгән.
  37. Технопарк «Идея-Юго-Восток» стал индустриальным парком. Технопарк "Идея Юго-Восток" (2015-06-11). 2020-11-30 тикшерелгән.
  38. Сегодня в кабинете министров республики Татарстан прошел брифинг, посвященный пятилетию ОАО "Инновационно-производственный технопарк "Идея". Инновационный технопарк Идея (2009-02-03). 2020-11-30 тикшерелгән.
  39. Промышленный парк Нижнекамск. Индустриальные парки и технопарки России. 2020-11-29 тикшерелгән.
  40. Промышленный парк «Нижнекамск» набрал 90% резидентов. Татар-информ (2019-07-13). 2020-11-29 тикшерелгән.
  41. В Нижнекамске расширят промпарк за 2,6 миллиарда. Реальное время (2020-08-24). әлеге чыганактан 2020-09-29 архивланды. 2020-11-30 тикшерелгән.
  42. Индустриальный парк Технополис Химград. Индустриальные парки и технопарки России. 2020-11-29 тикшерелгән.
  43. Динара Прокопьева (2020-10-02). «Химград» подпишет два соглашения о сотрудничестве в присутствии Минниханова. Татар-информ. 2020-11-29 тикшерелгән.
  44. Москва удивила. Все «единороссы» идут самовыдвиженцами. KazanFirst (2019-06-15). 2020-11-29 тикшерелгән.
  45. «Химграду» не хватает рабочих рук. InKazan (2020-11-19). 2020-11-29 тикшерелгән.
  46. Минниханов посетит технополис «Химград». Реальное Время (2020-10-20). әлеге чыганактан 2020-10-30 архивланды. 2020-11-29 тикшерелгән.
  47. Александр Третьяков (2016-11-10). Индустриальный парк «Синергия» прирастет новыми корпусами за 1,7 млрд рублей. Татар-информ. 2020-11-29 тикшерелгән.
  48. А Плюс Парк Алабуга. A Plus Development. 2020-11-29 тикшерелгән.(үле сылтама)
  49. Правительство включило «Алабугу» в федеральный список технопарков. РБК (2018-02-27). 2020-11-29 тикшерелгән.
  50. Филиал особой экономической зоны «Алабуга» создадут в Брянской области. Брянские новости (2020-02-18). 2020-11-29 тикшерелгән.
  51. Индустриальный парк «Чистополь» привлечет 7,4 млрд. рублей инвестиций. РБК Татарстан (2016-08-25). 2020-11-29 тикшерелгән.
  52. Индустриальный парк "Чистополь". Агентство инвестиционного развития Татарстана. әлеге чыганактан 2018-02-08 архивланды. 2020-11-29 тикшерелгән.
  53. Объем инвестиций в индустриальный парк «Чистополь» составит 7,4 миллиарда рублей. Реальное Время (2016-08-26). әлеге чыганактан 2016-10-29 архивланды. 2020-11-30 тикшерелгән.

Әдәбият үзгәртү