Тарихи мәчет (Борай)

мәчет (Борай, Башкортстан, Россия)

Борайның Тарихи мәчете (баш. Тарихи мәсет) ― Башкортстанның Борай районы үзәге Борай авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Үзәкләшкән дини оешма ― Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте составындагы Борай мөхтәсибәте «Борай авылы Тарихи мәчете мәхәлләсе» җирле мөселман дини оешмасы карамагында [1]. Республиканың төньяк-көнбатышында мәчетләрнең иң борынгысы. Борайның өч мәчетенең берсе[2].

Мәчет
Тарихи мәчет
баш. Тарихи мәсет
Борай тарихи мәчете.jpg
Ил Россия
Авыл 452960,
Flag of Bashkortostan.svg Башкортстан,
Flag of Buraevsky rayon.svg Борай районы, Борай, Ленин ур., 79
Координатлары 55°50'33"N, 55°24'20"E
Дин Ислам
Мәхәллә БР МДН Борай мәхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төре манарасы түбәсендә урнашкан мәчет
Беренче телгә алу 1914
Төзелеш еллары 2003 ел2021 ел
Төп даталар:
1914 ел – мәчет төзелә башлаган
1920—еллар – ябылган
2003 ел – төзелеш башланган
2021 ел – мәчет ачылган
Халәте гамәлдә
Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Мәчет ачу тантанасы фотосурәтләре

ТарихҮзгәртү

 
Шәрәфетдин Хәмитов төзи башлаган мәчет
 
Тарихи мәчет һәм Ленин урамы күренеше

1906 елда Борайда 6 мәчет һәм 4 мәдрәсә булган. Беренче гильдия сәүдәгәре Шәрәфетдин Хәмитов 1914 елда яңа гыйбадәт йорты төзи башлый. Түбәне һәм манараны төзеп бетерәсе кала. Кулга алынуга эләкмәс өчен, 1918 елда сәүдәгәр гаиләсе белән өйдән чыгып китә һәм Кытайга китә. Борайдагы 7нче Җәмигъ мәчете ул вакытта ачылмый кала[3].

Бер гасырлык тарихында мәчет бинасы сугышка кадәр ашлык саклау урыны (амбар), авыл китапханәсе, клуб буларак кулланылган. 1970 елда бинаны яңартырга уйлыйлар: янкорма, веранда ясаганнар, дивар бизәкләрен ватканнар, тәрәзәләрне томалап, бинада кинотеатр ачканнар. Бассейн ясау тәкъдиме дә була, спорт клубы ачу белән чикләнәләр[3].

Яңа заманҮзгәртү

2000-еллар башында бөтенләй җир белән тигезләргә булганнар – эшмәкәргә сатып, биредә күңел ачу комплексы барлыкка килергә тиеш булган. Әмма гыйбадәт йортын җирле халык саклап кала. Авыл халкы ул вакытка инде начар хәлдә булган корылманы саклап калу өчен экскаватор чүмече астына баса. Бина өчен тарих һәм мәдәният һәйкәле статусы алуга ирешәләр (ХХ гасыр башындагы мәдәният һәйкәлләре реестрына кертелгән). Татарстан реставраторлары берлеге рәисе Рәфыйк Билалов Тарихи мәчетнең беренчел кыяфәте макетын булдырган[3][4]. 2003 елда мәчетне элекке фундаментында мәхәллә кешеләре өчен икенче тапкыр төзи башлыйлар. Төзү эшләре 20 елга сузыла[5]. Төзелешнең төп иганәчесе ― «Аек Борай» иҗтимагый хәрәкәте лидеры, шәхси эшмәкәр Илдус Фаюршин.

2015 елның 19 октябрендә мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин катнашында манарага ислам дине символы ― ярымай күтәрү тантанасы була.

2021 елның 29 маенда мәчетне тантаналы ачу була. Тантанада Саратов өлкәсе Диния нәзарәте рәисе мөфти Мөкаддәс Габбәс улы Бибарсов, Пенза өлкәсе Диния нәзарәте рәисе мөфти Ислам Дашкин, Сембер өлкәсе Диния нәзарәте рәисе мөфти Мөхәммәд Байбиков, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Айнур Биргалин һәм аның беренче урынбасары Әюп Габбәс улы Бибарсов, Татарстанның Баш казые Җәлил Фазлыев, БР Башлыгы каршындагы Дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр Советы киңәшчесе Руслан Карамышев, Борай районы администрациясе башлыгы урынбасары Марат Ахунов һ.б. катнаша[6].

ТасвирламаҮзгәртү

Шәрәфетдин Хәмитов мәчете ― калын кызыл кирпечтән төзелгән 70 см киңлектәге калын диварлы 10 га 20 метрлы турыпочмаклы корылма. Аста периметр буенча кечкенә тәрәзәләре белән цоколь каты булган. Беренче катның дүрт метрлы диварларын таш бизәкләр һәм ике метр биеклектәге һәм бер метр киңлектәге күпсанлы тәрәзәләр бизәгән. Мәчет планы сакланмаган, әмма реставраторлар фикеренчә, меценат бер кат белән генә чикләнергә җыенмаган, һәм мәчет диварлары югарырак булырга мөмкин булган[3].

Яңа мәчетнең манарасы 33 метр, гөмбәзе юк. Заманча интерьерында мөселман мотивлары сакланган: яшел һәм алтынсу төсләр кулланылган, витраж рәсемнәре ясалган, келәмнәр җәелгән. Дизайнны Екатеринбургтан проектлаучы эшләгән. Аерым ир-атлар һәм хатын-кызлар заллары, балалар бүлмәсе, кухня, икенче катында намазның онлайн-трансляциясен кабул итәргә мөмкинлек бар. Тиздән мәдрәсә ачылачак[7].

ҖитәкчелекҮзгәртү

Борай районы имам-мөхтәсибе ― Сәетзадә улы Рифат хәзрәт Зарипов

2010 елның 1 гыйнварына 9,5 мең кеше яшәгән Борайда Ленин урамы буйлап 3 мәчет урнашкан: 1нче (Ак мәчет, 20нче А йорт), Тарихи мәчет (79нчы йорт), 2 нче (Кызыл мәчет, Мәгъдән ур., 50нче йорт).

ИскәрмәләрҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү