Танзаниядә ислам

Танзаниядә ислам (суах. Uislamu nchini Tanzania, ингл. Islam in Tanzania, гарәп. الإسلام في تنزانيا‎) бу илнең иң киң таралган өч диненең берсе булып тора. Мөселманнар саны, төрле мәгълүматлар буенча, Танзания халкының өчтән бер өлешен тәшкил итә.

Танзаниядә ислам
Дәүләт  Танзания
 Танзаниядә ислам Викиҗыентыкта
Килвадагы Бөек мәчет, Бөек Африка күлләре төбәгендәге иң борынгы мәчет

Тарих үзгәртү

Безнең эраның I меңьеллыгы уртасында хәзерге Танзания яр буенда фарсы сәүдәгәрләре, аннары гарәп сәүдәгәрләре барлыкка килә. Әлеге сәүдәгәрләр ― хәзерге Танзания территориясенә исламны беренче китерүчеләр. Нәкъ менә шул вакытта яңа этник җәмгыять — суахили барлыкка килә. X гасырда суахили җирләрендә Көнчыгыш Африканың яр буе полосасына йогынты ясаган Килва солтанлыгы барлыкка килә.

1107 елда Унгуджа утравында Шираздан чыккан мөселманнар Көньяк ярымшарда беренче мәчетКизимкази мәчете төзи[1]. Солтанлык чорында Занзибар Көнчыгыш Африкадагы коллар белән сату итүче иң зур сәүдә үзәгенә әверелә. XIX гасырда Занзибәр аша ел саен 50 меңгә якын кол сатыла [2].

Танзаниянең континенталь өлешенә ислам мөселман сәүдәгәрләре белән бергә үтеп керә башлый. Бөек күлләр төбәгендә беренче мәчет X гасырда салынган. Ислам массакүләм төстә илнең континенталь өлешенә XIX гасырда гына үтеп керә алган. Бу чорда кайбер Африка юлбашчылары мөселман диненә күчә. Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышлары арасында ислам таралышы шактый тизләнгән. XX гасырның икенче яртысында Танзаниянең мөселман җәмгыятен Һиндстан һәм Пакистаннан күчеп килгән мөһаҗирләр тулыландыра. 1969 елда мөселманнар эшләре белән идарә итүче һәм мөфтине сайлап куючы оешма ― Танзания мөселманнарының Милли советы оеша.

 
Занзибар шәһәрендә Малинди мәчете
 
Занзибар (Унгуҗа) утравында Кизимкази мәчете

Хәзерге торышы үзгәртү

Төрле мәгълүматларга караганда, Танзания халкының 30 дан алып [3] 50 % ына кадәре[4][5] ― ислам дине тарафдары булып тора. Материкта мөселман җәмгыятьләре күбесенчә Һинд океаны яры буенда урнашкан. Эре мөселман җәмгыятьләре элекке кәрәван юллары буйлап урнашкан. Занзибар архипелагы халкының 99 % тан артыгы — мөселманнар.

Танзания мөселманнарының күпчелеге – шәфигый мәзһәбендәге сөнниләр, шулай ук хәнәфиләр дә бар. Танзаниядә мөселман халкының өчтән икесен сөнниләр, калганнарын — шигыйлар (20 %), әхмәдиләр (15 %) тәшкил итә.

Танзаниядә яшәүче чит ил кешеләре һәм мөһаҗирләр арасында шактый шигыйлар (исмәгыйлиләр һәм имамилар); Оманнан чыккан кешеләр – гыйбадия тарафдары. 1934 елдан башлап, Танзаниядә Әхмәдия мөселман җәмгыяте эшли (1992 елда рәсми теркәлгән).

Хәзерге вакытта ислам динен гарәпләр, диго, зигуа, квере, куту, матумби, мачинга, нгиндо, нденгереко, ранги, руфиджи, сомалилылар, суахили һәм ширазилар тота. Мөселманнар зембо, вера, ньямвези, пара һәм шамбала кабиләләре халкының якынча яртысын тәшкил итә; бу халыкларның икенче яртысы – христианлык тарафдары. Мөселманнар Занзибар архипелагы утрауларында, шулай ук илнең эре шәһәрләрендә яши.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Kizimkazi Mosque. ArchNet. Massachusetts Institute of Technology. әлеге чыганактан 2012-05-09 архивланды. 2010-09-04 тикшерелгән.
  2. http://ngm.nationalgeographic.com/ngm/data/2001/10/01/html/ft_20011001.6.html 2007 елның 30 декабрь көнендә архивланган. National Geographic article
  3. Table: Muslim Population by Country | Pew Research Center (ингл.), Pew Research Center's Religion & Public Life Project (2011-01-27). 29 сентябрь 2018 тикшерелде.
  4. Fazle Elahi Ahmad. Muslim Population in Africa. muslimpopulation.com. 2018-09-29 тикшерелгән.
  5. Консульский Департамент МИД России. www.kdmid.ru. әлеге чыганактан 2018-10-03 архивланды. 2018-10-03 тикшерелгән.