Суахили

(Суахили теле битеннән юнәлтелде)

Суахили (kiswahili) — банту телләренең иң киң кулланылган һәм Африка континентындагы төп телләрнең берсе. Этникара аралашу теле буларак суахили теле көнчыгыштан Көнчыгыш һәм Үзәк Африкада Һинд океаны ярларыннан көнбатышта Конго Демократик Республикасының үзәк өлкәләренә кадәр, төньяктан Сомалидан көньяк чиге Мозамбикка кадәр киң территориядә таралган.

Суахили
суах. Kiswahili
суах. كِسْوَحِيلِ
Сурәт
Дәүләт  Танзания[1]
 Конго Демократик Җөмһүрияте[2]
 Кения[3]
 Руанда[4]
 Уганда[5]
Барлыкка килү урыны Суахили (халык)
Йогынтысын кичергән гарәп теле
Тел типологиясе SVO[d] һәм агглютинатив тел
Язу латин язуы һәм Swahili Ajami[d]
Баш хәрефләр кайда кулланыла имя собственное[d]
Телне көйләүче Baraza la Kiswahili la Taifa[d]
Сөйләшүчеләр саны 15 437 390 кеше кеше (2012)[6]
Пиктограмма
Таралыш харитасы
Викимедиа проектларында тел коды sw
 Суахили Викиҗыентыкта

Танзания, Кения һәм Угандада суахили дәүләт теле булып тора. Бу тел Руанда, Бурунди, Замбия, Малави, һәм Комор утрауларында (комор теле), Мадагаскарда киң кулланыла. Суахили — Африка союзында эш теле статусын (2004 елдан) алган бердәнбер тел.

Төрле мәгълүмат буенча суахили теле 2,5 — 5 млн кешенең туган теле, тагын да 50 — 70 млн кешенең икенче һәм өченче аралашу теле булып тора.

Килеп чыгышы үзгәртү

Борынгы атамасы Кингози булган, әмма Гарәп илләреннән сәүдәгәрләр килү белән, сүзлекләре кушылган. Башта ул Гарәп язуы белән язылган булган. Иң беренче Суахили телендәге документлар 1711 елга карый, алар Мозамбик Португалларына һәм шурадашларына җибәрелгән булган. Оригиналь хатлар Һиндстанның Гоа музеенда саклана.

Дж. Гринберг генетик квалификациясе буенча банту телләре нигеро-конголезск гаиләсендәге бенэ-конголезск төркеменә керә.

Хәзерге суахили латин алфавитын куллана.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Громова Н. В. Новое в лексике современного языка суахили. М., Изд-во МГУ, 1994.
  • Н. В. Громова, Н. В. Охотина Теоретическая грамматика языка суахили. // Московский государственный университет. Факультет стран Азии и Африки. М.:1995

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү