Төп менюны ачу

Сәидә Ариф кызы Арифова (tat. lat. Säidä Arif qızı Arifova, кырым. тат. Saide Arifova, 1916-2007) - Кырым татар хатыны, Дөнья Тәкъвасы, Бөек Ватан сугышы вакытында 1942-1944 елларда Бакчасарай шәһәрендә 89 Кырым яһүд балаларын коткарган, шуның өчен Халыкара Тәкъва (ингл. Righteous Among the Nations, яһүдчә חסידי אומות העולם) исемен алган.

Сәидә Арифова
С.Арифова.jpg
Туган телдә исем Сәидә Сәид-Ариф кызы Арифова
Туган 13 февраль 1916(1916-02-13)
Бакчасарай
Үлгән 9 август 2007(2007-08-09) (91 яшь)
Бакчасарай (Акмәсҗит), Кырым
Милләт кырым татары
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Һөнәре дөнья тәкъвасы
Балалар улы Мостафа
Ата-ана
  • Сәид-Ариф Арифов (әти)

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

 
Сәидә Арифова
 
Улы Мостафа белән

1916 елның 13 февралендә Таврия губернасы, Бакчасарай шәһәрендә туган.
1932 елда, 16 яшендә, туган шәһәрендә балалар бакчасы (хәзерге «Чиякәй» рус. Вишенка бакчасы) ачтыруга ирешә һәм аның беренче җитәкчесе була.

Бөек Ватан сугышыҮзгәртү

Алман һәм румын гаскәрләре басып алынган Кырымда яшәгән яһүдләрне, караимнәрне, тау яһүдләрен кырып бетерергә план коралар.

Мәрхәмәтнең каһарманлыгыҮзгәртү

Фашист оккупациясе чорында Сәидә балалар бакчасында эшләгән. Фашистлар яһүд балаларын медицина сынауларына җибәрмәкче булганнар. Сәидә яһүд сабыйларын коткарыр өчен, шәһәр ЗАГС архивы янгын вакытында юкка чыгуын файдаланып, балалар бакчасындагы яһүд балаларына татар исемнәре бирә, аларны тиз көндә кырым татарча сөйләшергә, гыйбадәт кылырга өйрәткән. Шулай итеп, Яков Шварцман, Моисей Ховайло, Мордхай Зенгин, Капустинский, Неметов, Салиев, Ховаджи, Кипеджи һ.б. бик күп яһүд һәм катнаш гаиләләрнең балалары үлемнән йолып калына.

1943 елның сентябрендә фашистлар 2 яшьтән 15 яшькә кадәрле 73 баланы (күпчелеге яһүд балалары) җыялар. Аларның максаты — әлеге балаларны «тере калкан» итеп куллану була. Һәм чыннан да, 1943 елның сентябрендә Киречтән Севастопольгә баручы алман хәрби корабларының өске палубаларына 73 яһүд баласын урнаштыралар. Кәрванны «озатучы» совет хәрби очкычлары әлеге корабларны бомбага тотарга кыймыйча, кире борыла. Әлеге факт Л.И. Брежнев исеменнән язылган[1] «Кече җир» китабында (1978) искә алына.

1943 елның урталарында, әлеге яһүд балаларын коткаруны оештыру өчен, Кырым партизан хәрәкәтенең Көньяк берләшмәсе командиры Селимов С. Арифова белән элемтәгә чыга. С. Арифова балалар бакчасына төнге караучы булып урнаша. 1943 ел ахырында фашистлар балаларны Алманиягә җибәрергә планлаштыргач, Бакчасарай табибәсе Хәнифә (вариант: Мәкъбүлә) Фәйзуллаева балаларда тиф авыруы башлану турында белешмә язып бирә. Алманнар балалар бакчасын Бакчасарайдан 3 км ераклыктагы Салачык аылындагы Исмәгыйль Гаспринский утарына күчерергә карар итә. 1944 елның 23 февралендә Сәидә балаларны И. Гаспралы утарына күчерә. 1944 елның 13 апрелендә таулардан төшкән партизаннар бер тәүлек эчендә Бакчасарайны һәм аның тирә-ягын фашистлардан азат итә. Балалар коткарыла.

Партизаннар килүгә берничә көн кала, кемдер Сәидәне алманнарга сата. Апасы Фатыйма, дус кызы Мария Путилина-Попова белән С. Арифованы нацистлар кулга ала һәм атарга хөкем итә. Кызны гестапода ике атна җәзалыйлар, кыйный-кыйный кабыргаларын сындырып бетерәләр. Тәмуг җәзаларына да түзгән татар кызы румын гаскәре капелланы (мулласы), кырым татарлы булган капитан Исмаил Салиев ярдәме белән гестаподан кача алган.

СөргендәҮзгәртү

1944 елның 18 маенда Сәмәрканд өлкәсе Ургут районына сөрелә. Сөргенгә китәр алдыннан, НКВД офицерына яһүд баларының яшерелгән метрикәләрен биреп, аларны, кырым татары саналып, сөргенгә сөрелүдән коткарып кала. Сәидәне 1944 елда Кырымнан сөргән вакытта, балалар: «Безнең Сәидә әниебезне бирегез!» – дип машина артыннан чабалар. Ләкин Сәидәнең каһарманлыгына карамастан, ул сөргенгә, Үзбәкстанга җибәрелгән.

Тик 1990 елларда Сәидә Мәскәү өлкәсе Реутов шәһәренә, аннан Ватанына кайта ала. Өлкән яшьтә Кырымга әйләнеп кайткач, «Жди меня» телетапшыруы аша[2] үзе коткарган балаларны эзләтеп карый.

ХәтерҮзгәртү

  • Архитектор Алим Акмолла-Челебиев (Мәскәү) С. Арифова турында 88 минутлык документаль фильм төшергән.
  • Актер Әхтәм Сәетаблаев («Хайтарма» фильмында төп рольне башкаручы) С. Арифова турында «Аның йөрәге» исемле нәфис фильмы төшерә[3].
  • Халыкара Һолокост оешмасы Сәидәне Халыкара Тәкъвалар исемлегенә керткән.

СылтамаларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. «Известия» газетасы публицисты Аркадий Сахнин язган
  2. Жди меня, 5:18
  3. NEWSru.ua