Сүймөнкул Чокморов

Сүймөнкул Чокморов (кырг. Сүймөнкул Чокморов; 1939 елның 9 ноябре, Чон-Таш авылы, Ворошилов районы, Кыргыз ССР, ССРБ1992 елның 26 сентябре, Бишкәк, Кыргызстан) — Совет Кыргыз киносы актёры, рәссам. ССРБның Халык артисты (1981).

Сүймөнкул Чокморов
Туган телдә исем кырг. Сүймөнкул Чокморов
Туган 9 ноябрь 1939(1939-11-09)
Село имени Суйменкула Чокморова[d], Кантский район[d], Кыргыз Совет Социалистик Җөмһүрияте, СССР
Үлгән 26 сентябрь 1992(1992-09-26) (52 яшь)
Бишкәк, Кыргызстан
Күмү урыны Ала-Арчинское кладбище[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Кыргызстан
Әлма-матер И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты[d]
Һөнәре актёр
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

 Сүймөнкул Чокморов Викиҗыентыкта

Кыргызстан маркаларының почта блогы, 2007 ел: Айтматов, Чокморов, Азыкбаев, Солтанов, Җакыпов

Тормыш юлы үзгәртү

Сүймөнкул Чокморов 1939 елның 9 ноябрендә Фрунзе шәһәреннән ерак түгел Чон-Таш авылында (хәзер — Чуй өлкәсенең Аламудун районында) туа. Ул җәтиген кабиләсенең чуй бүлекчәсеннән.

Гаиләдә, аннан тыш, тагын җиде малай һәм өч кыз була. Балачакта ул авыр авырый. Чирне җиңү өчен спорт белән шөгыльләнә, волейбол уйный, соңрак Кыргыз ССР җыелма командасы һәм Ленинград җыелма командасы өчен чыгыш ясый.

Шул вакытта ук рәсем сәнгате белән мавыга. Фрунзе сәнгать училищесын тәмамлый (1953—1958), аннары Илья Репин исемендәге Ленинград рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтында(рус.) рәсем бүлегендә укый, институтны 1964 елда тәмамлый.

1964—1967 елларда — Фрунзе сәнгать училищесында рәсем сәнгате һәм композиция укытучысы.

Кинога 1967 елда килә. Беренче һәм шунда ук төп роле «Караш үткелендә ату» фильмында була. Тарихи һәм маҗаралы фильмнарда да («Җиденче пуля», «Дәрсү Үзала», «Иссык-Күлнең ал мәкләре»), шулай ук заманча темалы драмаларда да («Кызыл алма») уйный. 1970—1980 елларда Совет Урта Азия «истерналары»нда тарихи-революция темаларына иң танылган актёрларның берсе була. Кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның әсәрләре экранлаштыруларында да күп уйнаган.

Танылган киноартист буларак, күп кенә чит илләрдә совет кино сәнгатен тәкъдим итә.

Рәссам буларак пейзажлар, натюрмортлар, портретлар (400 гә якын эш) яза. Нигездә аның моделе — иҗат кешеләре. Төп хезмәтләре Кыргыз дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана.

Кыргыз ССР Кинематографистлар берлеге әгъзасы. ССРБ кинематографистлар берлеге әгъзасы (1971 елдан). Кыргыз ССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1974 елдан). ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1967 елдан).

1975 елдан СБКФ әгъзасы. 10-11 чакырылыш Кыргызстан ССР Югары Советы депутаты.

1992 елның 26 сентябрендә озак авырудан соң вафат була. Бишкәктә Ала-Арча зиратында җирләнгән.

Гаилә үзгәртү

  • Хатыны — Сәлимә Сардиевна Шабазова (1934—1995), сәнгать белгече, Фрунзе сәнгать училищесын (анда ул булачак ире белән танышкан), аннары Илья. Репин исемендәге Ленинград рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтын тәмамлый. Г. Айтиев исемендәге Кыргызстан сынлы сәнгать музеенда эшләгән. Анда экскурсовод, гыйльми сәркәтиптән музей директорына кадәр (1985—1995) юл үткән. Кыргызстан ССРның атказанган мәдәният эшлеклесе (1995)[1].
  • Улы — Бактыгул әтисенең кинода беренче роле хөрмәтенә аталган. Оныгы— Атай.

Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр үзгәртү

 
Банкнота 5000 кыргыз сом
  • Кыргыз ССРның атказанган артисты (1973)[2];
  • Кыргыз ССРның халык артисты (1975)[3];
  • ССРБның Халык артисты (1981);
  • Кыргыз ССРның халык рәссамы (1990);
  • Ленин комсомолы премиясе (1972) — совет кешеләренең образларын сәнгатьтә гәүдәләндергән, яшьләрдә гражданлык, батырлык, Ватанга мәхәббәт тәрбияләгән киноәсәрләр иҗат иткән өчен;
  • Кыргыз ССРның Токтокүл Сатылганов исемендәге Дәүләт премиясе (1980) — «Улан» фильмында Азат Бәйрәмов ролен башкарган өчен (1977);
  • Хөрмәт Билгесе ордены (1981);
  • Кыргыз ССРның ВДНХ медале (1985);
  • ССРБ Югары Советы Президиумы грамотасы (1969) — Кыргыз киносы өлкәсендәге уңышлары өчен;
  • Урта Азия һәм Казакъстан республикалары кинематографистларының VIII Смотр-ярышы («Караш үткелендә ату», Алма-Ата, 1969);
  • Бөтенсоюз кинофестивале («Актёрлык эше өчен премияләр» номинациясе) («Иссык-Күлнең ал мәкләре» кинофильмында иң яхшы ир-ат роле өчен премия, Тбилиси, 1972);
  • Бөтенсоюз кинофестивале («Актёрлык эше өчен бпремияләр» номинациясе) («Лютый» кинофильмында иң яхшы ир-ат роле өчен премия, Бакы, 1974);
  • Бөтенсоюз кинофестивале («Актёрлык эше өчен призлар» номинациясе, Ереван, 1978);
  • Бөтенсоюз кинофестивале («Актёрлыкк эше өчен призлар» номинациясе) («Ир-атлар хатын-кызларсыз» кинофильмында ир-ат ролен иң яхшы башкарганы өчен бүләк һәм диплом, Таллинн, 1982);
  • Әдәбият, сәнгать һәм мәдәният өлкәсендә Чыңгыз Айтматов клубы халыкара премиясе (1991) — Чыңгыз Айтматовның әсәрләре буенча төшерелгән фильмнарда рольләрне югары профессиональ дәрәҗәдә башкаруы, кыргыз сынлы сәнгатен һәм кино сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен;
  • 2000 ел алдыннан Кыргызстанның XX гасырның иң яхшы актёры дип танылган.

Фильмография үзгәртү

 
Кыргызстан маркаларының почта блогы, 2006 ел
  • 1968 — Караш үткелендә ату — Бахтыгүл
  • 1968 — Җәмилә — Данияр
  • 1970 — Гадәттән тыш комиссар — Низаметдин Ходжаев
  • 1971 — Утка сәҗдә кыл — Утур
  • 1971 — Иссык-Күлнең ал мәкләре — Карабалта
  • 1972 — Җиденче пуля — Максумов
  • 1972 — Мин — Тянь-Шань — Байтәмир
  • 1973 — Лютый — Ахангул
  • 1975 — Дерсу Узала — Чжан Бао
  • 1975 — Кызыл алма — Тәмир
  • 1976 — Фердинанд Люс тормышы һәм үлеме — Лао
  • 1976 — Күз карасы — әти
  • 1977 — Улан — Азат Бәйрәмов
  • 1978 — Каныбәк — Джолой
  • 1979 — Иртәнге торналар — Бекбай Бекбаев
  • 1981 — Ир-атлар хатын-кызларсыз — Касым
  • 1983 — Бүре чокыры — Турабаев
  • 1984 — Якшәмбе сәфәрләре
  • 1984 — Беренче
  • 1985 — Дулкыннар ярда үлә

Сәнгать эшләре үзгәртү

«С. Каралаев портреты» (1971), «Багышлау. Саякбай Каралай» (1974), «Актёр Җумадылов» (1971), «Кыргызстан ССРның Халык артисткасы Җанкорозова А.» (1973), «Кыргызстан кинематографистлары» (1986), «Садыбакас ветераны портреты», япон кинорежиссёры Акира Куросава (1987) һәм актёр Тосиро Мифуне, итальян актрисасы Моника Витти, шулай ук «Ана» (1967), «Минем улым» (1972), «Авылда яз» (1985), «Авылда иртә» (1985), «Курманжан Датка» (1988) портретлары[4].

Хәтер үзгәртү

  • 2006 елда Кыргызстанның Сүймөнкул Чокморовка багышланган почта маркасы чыгарыла.
  • 2009 елда актёр портреты төшерелгән 5000 сомлы купюра чыгарылган.
  • Бишкәктә урамнарның берсе аның исемен йөртә.
  • Чуй өлкәсенең Аламудун районы торак пункты аның исемен йөртә — Сүймөнкул Чокморов исемендәге авыл.
  • 2017 елда Бишкәктә актёрга Чуй проспекты һәм Тыныстанов урамы киселешендә һәйкәл куела.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Кто есть Кто
  2. Официальный веб сайт Суйменкула Чокморова — Народного артиста СССР, Народного художника Киргизской ССР — Хронология 2014 елның 20 октябрь көнендә архивланган.
  3. Чокморов Суйменкул
  4. Suimenkul Chokmorov Facebook

Әдәбият үзгәртү

  • Фуртичев В. И. Суйменкул Чокморов. — Фрунзе: Кыргызстан, 1981. — 84 с.
  • Лындина Э. М. Суйменкул Чокморов. — М.: Искусство, 1985. — 168, [48] с. — (Мастера советского театра и кино).
  • Апышев М. Суйменкул Чокморов: Жизнь и творчество. — Бишкек : Канат и Зарина, 2014. — 208 с. — (Жизнь замечательных людей Кыргызстана). — ISBN 9967-063-546-8.

Сылтамалар үзгәртү