Стәрлетамак районы татар авыллары

Стәрлетамак районы (рус. Стерлитамакский район, баш. Стәрлетамак районы) — Башкортстан Республикасының үзәк өлешендә урнашкан район.

Стәрлетамак районы

Районда барлыгы 111 авыл бар, шуларның 16-сы татар авылы.[1][2]

Районда татар авыллары: Ашказар, Кантюковка, Байрак, Алатана, Бүреказган, Талач, Кырмыскалы, Кырмыска, Югары Усылы, Түбән Усылы, Чулпан, Бәгәнәш, Сонгыр, Алга, Яблуновка, Латыйп. Кайбер шул татар авыллары халкы өлешчә башкортлар дип яздырылган.[3] Аллагуат һәм Кече Аллагуат авыллары Салават шәһәре эченә кергәннәр.

Кантюковка, Аллагуат, Кече Аллагуат, Алга, Яблуновка, Латыйп, Бүреказган, Талач, Кырмыскалы, Кырмыска авылларында күбесенчә мишәрләр яши. Бирегә XVIII—XIX гасырларда күчеп килгәннәр, чыгышлары белән төмәннәр: Пенза, Тамбов, Сембер губерналарыннан.[4]

Ашказар, Байрак, Алатана, Югары Усылы, Түбән Усылы, Чулпан, Бәгәнәш, Сонгыр авылларында күберәк казан татарлары яши.

Шул ук вакытта Кырмыскалы, Бүреказган, Югары Усылы авылларына казан татарлары да, мишәрләр дә да килеп утырган. Алатана авылын Тау ягы татарлары нигезләгән.

Казан татарлары авылларында татар теленең минзәлә сөйләшенең бәләбәй урынчылыгы таралган.[5] Казан татарлары авылларында минзәлә сөйләшенең үзенчәлекләре юкка чыккан диярлек, татар әдәби теле өчен хас вариантлар өстенлек итә, шул ук вакытта стәрлетамак сөйләше йогынтысы бар.[6] Мишәр авылларында стәрлетамак сөйләше таралган.[7] Ә Алатана авылында тепекәй сөйләше таралган.[8]

Юкка чыккан татар авыллары: Иске Габдрахман, Кызыл Таң.[9]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Онлайн — энциклопедия Tatarica
  2. Башкирская энциклопедия. Населённые пункты. Стерлитамакский район.
  3. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
  4. Милли-мәдәни мирасыбыз: Башкортстан татарлары. Стәрлетамак. 1 нче кисәк. — Казан, 2019. — 440 б. — (Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән; егерменче китап).
  5. Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5
  6. Рамазанова Д. Б. К вопросу о формировании белебеевского подговора мензелинского говора татарского языка // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. Казань, 1979. С. 4-43.
  7. Булатова М. Р. К этнолингвистической характеристике татарских говоров ареала «Юг Башкортостана» // Тюркская филология в XXI веке: проблемы и перспективы: сб. материалов Всерос. науч-практ. конф. с международным участием. Стерлитамак: Стерлитамакский филиал БашГУ, 2014. С. 19-25* Әхмәтҗанов М. И. Идел-Урал буе татарларының этник тарихына карата фикерләр // Мирас, 2001. № 10. Б. 30-35.
  8. Баязитова Ф. С., Хәйретдинова Т. Х., Барсукова Р. С., Садыйкова З. Р., Рамазанова Д. Б., 2012 елның 1 апрель көнендә [https://web.archive.org/web/20120401024154/http://www.tatknigafund.ru/books/1663 архивланган. Татар халык сөйләшләре. Ике китапта. 1нче китап. 357—372 битләр.] 2012 елның 1 апрель көнендә архивланган.
  9. Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Уфа : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, [2] с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.