Солыча

кыяклылар семьялыгына керүче үләнчел үсемлек ыругы

Солыча (лат. Festuca) — кыяклылар (Poaceae) семьялыгыннан үләнчел үсемлекләр ыругы.

Солыча
Халыкара фәнни исем Festuca L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Loliinae[d]
Таксономик төр F. ovina[d]
Җимеш төре бөртекчә[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Әрмән совет энциклопедиясе[d], Энциклопедия природы Армении[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Яңа энциклопедик сүзлек, 1911—1916[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 9(2)[d] һәм Американская энциклопедия, 1920[d]

 Солыча Викиҗыентыкта

Болыннарда һәм урманнарда үсә Алар Җирнең барлык төбәкләрендә салкын, уртача һәм субтропик климатларда, шулай ук тропикларның таулы төбәкләрендә үсә. Дөньяда 300ләп, Россиядә 114 төре бар.

Биологик тасвирлау

үзгәртү
 
Солыча төрләре

Сабаклары туры, 10-120 (200 гә кадәр) см биеклектә. Җиңсәләре йомык яки ачык, ланцетлы колаклары булырга мөмкин. Җир асты тамырчалары яки куе кәсләр барлыкка китерә.

Яфраклары туры, кыяктан кыйбарәт, гадәттә кытыршы яки төкле, сирәк очракта ялангач һәм шома, киңлеге 15 мм га кадәр, еш кына бөтерелгән яки пластинка буйга урталай бөгелгән (бу аларга суны экономияләргә мөмкинлек бирә, чөнки куышлык эчендә көчле дымлы һава барлыкка килә нәтиҗәдә транспирация, һәм аннан соң парга әйләнү булмый) бу очракта диаметры 0,3-1,2 мм була.

Чәчәк төркеме — җәелмәле яки җыелган себеркәч. Башаклар озынлыгы 5-15 мм, 2-10 (15 кә кадәр) чәчәкле, йомшак. Үзәге кытыршы, бормалы. Башак кабыклары тигезсез, азмы-күпме очлы; аскылары бер сеңерле; өскеләре өч җеп сеңерле. Түбәнге чәчәк кабыклары күбесенчә ланцет формасында, биш җепселле, очлы. Өске чәчәк кабыклары ланцетсыман, ике тешле. Серкәчләре 3, җимшән ике танаучыклы, кире йомырка рәвешендә.

Орлыкчасы озынча, озынлыгы 2,3-5 мм, арткы яктан кабарынкы, алгы яктан канаучыклы.

Кулланылышы

үзгәртү

Төрләрнең күбесе фураж үсемлекләре. Татарстанда культивацияләнә торган күпъеллык үсемлекләр арасында иң киң кулланыла торганнарының берсе. Аеруча болын солычасы (Festuca pratensis).

Шул ук вакытта болын солычасы Татарстанда газон үләне буларак кулланыла. Ул, Англия, Дания, Швеция, Канада, Америка газон үләннәреннән аермалы буларак, салкыннарга каршы яхшы тора, иртә яздан ук үсә башлый, яфраклары ачык яшел төстә. Туфракны барлык төр эрозиядән саклау, аның структур-агрегатлы составын яхшырту һәм чүп үләннәрен басуда культураның әһәмияте бәяләп бетергесез.

Әмма Татарстанда бу культураны чиста рәвештә дә, шулай ук башка күпьеллык үләннәр белән катнашмада чәчү мәйданнары бик акрын темплар белән үсә. Моның төп сәбәбе — орлыкларның елдан-елга кытлыгы һәм бәясенең нигезсез югары булуы (80-120 мең сум/т). Гәрчә, ел саен хуҗалыклар ел саен болын солычасына мәйданнарның 10 % ына кадәр бүлеп бирсә дә. Дөньяның алга киткән илләрендә бу күрсәткеч 1 — 1,5 процентка тигез.[3]

Татарстанда үсүче кайбер төрләр

үзгәртү

Көнчыгыш солычасы Авыш язылыш(Festuca orientalis (Hack.) Krecz. et Bobr.) — атлар, сарыклар, мөгезле эре терлек, куяннар өчен азык.

Биек солыча (Festuca gigantea (L.) Vill.) — чагыштырмача аз кальцийлы һәм күп фосфорлы. Яхшы азык культурасы. Орлыкларын боҗырлар ашый.

Типчак (Festuca valesiaca Schleich. ex Gaudin)

Кызыл солыча (Festuca rubra L.)

Урман солычасы (Festuca drymeja Mert. & W.D.J.Koch) — Минзәлә һәм Алабуга урманчылыкларында, Зөя елгасының уң яры буйлап таралган.

Болын солычасы (Festuca pratensis Huds.) — болында да, кипкән печән белән дә бик яхшы терлек азыгы булып тора.

Сарык солычасы (Festuca ovina L.)

Полесье солычасы (Festuca beckeri Hack.)- Азнакай районының Уразай авылы тирәсендә һәм Татарстанның төньяк районнарының ачык комлы урыннарында үсә, комнарны яхшы тота.[4]

Дөньядагы төрләр

үзгәртү

The Plant List мәгълүматларына караганда, ыругка 664 төр керә[5] . Аларның кайберләре:

Синонимнар

үзгәртү
Синонимнар[6] :

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Кречетович В. И. и Бобров Е. Г. Род 179. Овсяница — Festuca. // Флора СССР = Flora URSS : в 30 т. / гл. ред. В. Л. Комаров. — Л. : Изд-во АН СССР, 1934. — Т. 2 / ред. тома Р. Ю. Рожевиц, Б. К. Шишкин. — С. 497—535. — 778, XXXIII с. — 5175 экз.
  • Цвелев Н. Н. . — 2900 экз.
  • Овсяница // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.


Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү