Снукер буенча 2022 елгы дөнья беренчелеге

Снукер буенча 2022 елгы дөнья беренчелеге
Логотип
Спонсор Betfred[d]
Спорт төре ыснукир
Урын Театр Крусибл[d] һәм Шеффилд
Әүвәлгесе Снукер буенча 2021 елгы дөнья беренчелеге
Киләсе Снукер буенча 2023 елгы дөнья беренчелеге
Нәшернең саны 95
Вакыт мизгеле 2 май 2022
Башлану вакыты 16 апрель 2022
Тәмамла(н)у вакыты 2 май 2022
Оештыручы Бөтендөнья профессиональ бильярд һәм снукер ассоциациясе[d]
Катнашучылар саны 144
Җиңүче Ронни О’Салливан[d]
Призовой фонд 2 395 000 £
Количество сенчури-брейков 198
Highest break 147
“Крусибл” театры — снукер башкаласы
Снукер буенча 2022 елгы дөнья чемпионы Ронни О'Салливан. Бу 46 яшьлек ветеранның 31 ел профессионал булып уйнаган дәверендә иң югары дәрәҗәдәге җиденче уңышы.
Сайлап алу ярышлары гадәттәгечә Шеффилд шәһәрендәге Инглиз спорт институтында үткәрелә.
Финал уенының реферие бельгияле Оливье Мартель.
Кытайлы Ляң Венбоның снукер хыяллары күккә очты...
Майкл Вайт — дөнья беренчелегенең төп турнирына үткән һәвәскәр снукерчы. Велс ватандашы. Аның бу уңышы снукер тарихында нибары икенче очрак кына әле.
Кытай снукерының яңа лидеры Йән Биңтао.
Сайлап алу ярышларында максималь брейк ясаган шотландияле Грэм Дотт
Үтә һөҗүмчән һәм кайвакыт хәтта дуамал рәвештә уйнаган инглиз Җадд Трамп финал уенында үз көндәшенең зирәк уен стратегиясенә һәм камил психологияле тактик алымнарына каршы тора алмады.
Дөнья беренчелегенең төп турнирында максималь брейк ясаган 40 яшьлек австралияле Нил Робертсон.
Ярымфиналда 2:9 исәбе белән оттырып барган Марк Вильямс соңгы ике фрейм алдыннан 16:15 исәбе белән алга чыкты, ләкин көндәше Җадд Трампның үтә катлаулы һәм һөҗүмчән уенын кире кагу алымнарын таба алмады һәм 16:17 исәбе белән җиңелү ачысын татыды.

Традицияләр дәвам итә үзгәртү

Снукер буенча 2022 ел дөнья беренчелегенең инглиз телендәге рәсми атамасы — 2022 Betfred World Snooker Championship. Аның төп турниры, гадәттәгечә, апрель аеның өченче шимбәсендә, димәк, 16 апрель көнне башланды һәм 1-2 май көннәрендә финал уены белән тәмамланды. Төп турнир беррәттән 46 нчы ел инде Англиядәге Шеффилд шәһәренең “Крусибл” театрында (Crucible Theatre) үткәрелде. Аның бүләкләү фонды былтыргыча калды — 2 миллион 395 мең фунт стерлинг. Шуның ярты миллионын дөнья чемпионы булган уенчы ала, 200 мең фунт стерлинг аңа финалда оттырган снукерчы хисабына күчерелә. Кем дә кем 147 баллык иң югары брейкка ирешсә, аның шәхси капиталы, әлеге ярыш тәмамлануга ук, 40 мең фунт стерлингка арта. Әгәр дә шул ук дөнья беренчелегендә тагын кемдер аның уңышын кабатласа, бүләкнең яртысы аңа китә. Түбәнрәк, ләкин төп турнирда иң югары брейк булган казаныш авторларына бирелергә тиешле 15 мең фунт стерлинг та аз акча түгел инде.

Бу чемпионатның исә традицияләрне боза торган бер үзенчәлеге дә булды: аны "санкцияле" илләрдә, аерым алганда, Русиядә снукер уенын сөючеләр гадәти телеканаллар аша карау мөмкинлегеннән мәхрүм булды. Түләүле махсус програмнар юнәтеп, азмы-күпме күзәтеп торырга туры килде. Пычрак сәясәт тормышның иң тыныч даирәләренә дә үтеп керә башлады...

Сайлап алу ярышлары үзгәртү

Быелгы дөнья беренчелегенең сайлап алу турниры 4-13 апрель көннәрендә Англия спорт институтында уздырыла. Дүрт турдан торган ярышларда 128 снукерчы катнаша, шулардан 112 се профессионаллар, тагын 16 сы әлегә һәвәскәрләр статусында. Дөнья рейтингында 17-48 нче урынны биләүчеләр сайлап алу ярышларын өченче турдан башлыйлар, 49-80 урындагылар — икенче турдан, калганнары — беренчесеннән. Беренче турда уйнаучылар дүртәр кешелек төркемнәргә бүленгән. Тур үткән саен төркемгә ике яңа уенчы өстәлә һәм яңа җирәбә үткәрелә. Барлыгы 16 җиңүче төп турнирга үтә һәм, җирәбә үткәрелгәннән соң, турнир җәдвәлендә урын алган иң югары рейтинглы 16 останың көндәше булып китә.

Сайлап алу ярышларында да, төп турнирда җәнҗаллы хәлләр бик сирәк була, чөнки снукер — чын джентельменнар спорты. Ләкин бу юлы алай булмады. Җирәбә үткәрелгәннән соң Халыкара профессиональ снукер ассоциациясе гаять перспективалы снукерчы профессионалларның берсен — Ляң Венбоны сайлап алу ярышларыннан куып чыгарырга мәҗбүр булды. Кытайлы элегрәк... хатын-кызга һөҗүм иткән булган, снукерчы үзе дә моны таныган. Ул рейтинг буенча сайлап алу ярышларын өченче турдан башларга тиеш иде.[1]

Снукер уенының төп кыйммәте — ул кешене спортның һәм тормышның теләсә нинди кискен, авыр һәм кыңгыр эшләргә этәрә торган мизгелләрендә дә гадел, әдәпле һәм инсафлы булып калырга өйрәтә. Кызганыч ки, соңгы елларда бу канунчалыкны бозган хәлләр дә әледән-әле булып тора. Һәм шунысы гаҗәп: җәнҗаллар еш кына нәкъ менә кытайлылар аркасында килеп чыга. Үз Ватанында теләсә нинди кырыс кануннарга да берсүзсез буйсына торган кытай снукерчылары, халыкара мәйданга чыккач, нигәдер "бәйдән ычкыналар". Әйтик, 2018 елда Йү Делу һәм Цао Йүпең, тотализаторда табыш алу максаты белән үткәрелгән "килешүле уеннар"да гаепләнеп, дисквалификациягә дучар булганнар иде: беренчесе 2028 елга кадәр снукер спортыннан куылды, икенчесе — 2020 елга кадәр уйный алмады.

Әмма быелгы сайлап алу ярышларында снукер уенының иң күркәм мизгеле дә булды. Өченче турда 45 яшьлек снукер ветераны Грэм Дотт 147 баллык максималь брейкка иреште. Һәм моның өчен 10 мең фунт стерлинг күләмендә бүләккә лаек булды. Ләкин... Шотландия ватандашы төп турнирга үтә алмады. Снукер ярышларында була торган хәл бу: максималь брейк ясаган уенчы еш кына күңеленнән ташып чыккан хисләрен тезгенли алмый. Һәм аның уены җимерелә башлый...

Төп турнир үзгәртү

Бөтендөнья рейтингында беренче 16 урынны биләп торган снукерчылар, гадәттәгечә, төп турнирга турыдан-туры, сайлап алу ярышларында катнашмыйча үттеләр. Аларның исемнәре беренче баганада калын кызыл хәрефләр белән күрсәтелгән. Сулдагы беренче баганада снукерчыларның рейтингтагы урыны күрсәтелгән. Дөнья беренчелегенең төп турнирларында, гадәттәгечә, былтыргы дөнья чемпионы җәдвәлнең беренче парында, ә дөнья рейтингында беренче яки икенче баскычта торган уенчы соңгы парда урын ала. Былтыргы дөнья чемпионы — инглиз Марк Селби, ә аның рейтинг буенча төп көндәше — шулай ук Англия ватандашы Ронни О'Салливан (тулы исеме Рональд Антонио). Марк Селби, төп турнир җирәбәсенең беренче этабы үткәндә, рейтинг лидеры иде, ләкин ул, дөнья беренчелеге алдыннан булган соңгы турнирда уңышсыз уйнады һәм беренче урынны Роннига бирде. Әйтергә кирәк, алты тапкыр дөнья чемпионы булган Роннига җирәбә беренче турда ук гаять көчле уенчыны, 2019 елда дөнья беренчелегенең ярымфиналына барып җиткән Дэвид Гилбертны "бүләк итте". Ронни көндәшен 10:5 исәбе белән җиңде.

Сайлап алу ярышларында 17-32 нче рейтинглы 16 снукерчының нибары өчесе генә төп турнирга үтте, калганнары түбәнрәк рейтинглы уенчыларга оттырдылар. Рейтингсыз һәвәскәр Майкл Вайтның да төп турнирга бәреп керүе игътибарга лаек: снукер дөньясында көндәшлек елдан-ел кискенләшә бара. Ул беренче турда үзенең Велс ватандашы, өч тапкыр дөнья чемпионы исемен яулаган Марк Вильямс белән көч сынашты һәм 3:10 исәбе белән оттырды. Снукер тарихында беренче сулагай чемпионга исә битараф җирәбә икенче турда да "сәнәктән көрәк булган" тагын бер кыю ватандашын — дөнья рейтингында 90 нчы урында торучы Җексон Пейҗны тәкъдим итте. Егерме яшьлек җилкенчәк беренче турда инглиз Барри Һокинсны 10:7 исәбе белән җиңеп, ярыштан төшереп калдырган иде. Беренчелекнең тәүге сенсациясе булды бу. Әмма чираттагы уен Велс ватандашы өчен җитди сабак алуга әверелде: Чын мастер-класс күрсәтеп, Марк Вильямс аны 13:3 исәбе белән җиңде. Моның өчен танылган остага сигезәр фреймлык ике сессия дә җитә калды.

Ниһаять, 23 апрельнең кичке сессиясендә былтыргы чемпионның ярышны дәвам итә алмаячагы билгеле булды: инглиз Марк Селби кытайлы Йән Биңтаога 13:10 исәбе белән оттырды. "Күк асты иле"нең яңа лидеры, 22 яшьлек кенә булса да, тормышның ачысын да, татлысын да татып өлгергән инде. Ул 2000 елда Кытайның көньягында үтә ярлы гаиләдә дөньяга килгән. Ләкин аның әтисе, тормыш авырлыкларына карамастан, үз баласын кеше итү өчен барысын да эшләргә тырышкан. Дүрт яшьлек чагында Биңтао, телевизор аша ярышларны карап, "снукер җенен" эләктергән. Сигез яшен тутыргач, әтисе аны күршедәге зуррак шәһәргә күнегүләр ясарга йөртә башлаган. Бүген инде Йән Биңтао — дөньяның иң өметле яшь снукерчыларының берсе, фунт стерлинг миллионеры һәм үз гаиләсенең төп туендыручысы.

Гомумән, Азия снукерчылары гасыр буе "уен хуҗасы" булып килгән британиялеләрне елдан-ел кысрыклап баралар.Төп турнирның икенче турында таиладлы Ноппон Саеңхам, ахыр чиктә шотландияле көндәше, дүрт тапкыр дөнья чемпионы Җон Һиггинска оттырса да, фреймнарның берсендә чак кына максималь брейкка ирешми калды: соңгы унбишенче кызыл шар гына, калта уртасында кысылып калып, аңа "хыянәт итте". Таиланд уенчысының нык дулкынланганы сизелеп тора иде шул. Югыйсә, аннан соңгы һәм үз урыннарында торган алты "төсле" шарны кертү профессионаллар өчен зур проблем түгел инде. Таиландлының күтәренке күңелле уенына тагын бер җитди сәбәп тә бар иде: 29 яшьлек Ноппон беренче турда бельгияле Лука Бреселне җиңгәч... аның беренче баласы тууы турында хәбәр килеп иреште.

Шулай да быелгы беренчелекнең төп турниры максималь брейксыз калмады. Бу олы казанышка австралияле Нил Робертсон инглиз көндәше Җек Лисовски белән икенче турның егерменче фреймында уйнаганда иреште. Ләкин... чирекфиналга инглиз үтте, гаять киеренке һәм тигез уенның ахыргы исәбе аның файдасына — 13:12. Максималь брейкның "автордашы" Лисовски исә турнир башланганчы ук үзен күрсәтеп өлгерде. Ул үз жилетына... теләктәшлек йөзеннән Украина флагын беркетеп куярга теләк белдерде. Ләкин турнирны оештыручылар сәясәткә кермәскә карар кылдылар. Һәм Җек уенга зәңгәр-сары төсләрдәге тасманы кесәсенә салып чыга башлады.

Турнир җәдвәле үзгәртү

ИСКӘРМӘ:
A — рейтингсыз һәвәскәр снукерчы.

R/Р — рейтинг.

Уенда җиңүчеләрнең исем-фамилияләре һәм нәтиҗәләре калын хәрефләр белән бирелә.

R/Р Беренче тур Икенче тур Чирекфинал   Ярымфинал
19 фреймда җиңүчеләр 25 фреймда җиңүчеләр 25 фреймда җиңүчеләр 33 фреймда җиңүчеләр
16 апрель
1   Англия
Mark Selby
10
22 & 23 апрель
37   Велс
Jamie Jones
7
  Англия
Mark Selby
10
19 апрель
  Кытай Халык Җөмһүрияте
Yan Bingtao
13
16   Кытай Халык Җөмһүрияте
Yan Bingtao
10
62   Англия
Chris Wakelin
6 26 & 27 апрель
  Кытай Халык Җөмһүрияте
Yan Bingtao — 11
17 & 18 апрель
  Велс
Mark Williams — 13
9   Англия
Barry Hawkins
7
21 & 22 апрель
90   Велс
Jackson Page
10
  Велс
Jackson Page
3
17 & 18 апрель
  Велс
Mark Williams
13
8   Велс
Mark Williams
10
A   Велс
Michael White
3 28, 29 апрель & 30 апрель
  Велс
Mark Williams
16
20 апрель
  Англия
Judd Trump
17
5   Англия
Kyren Wilson
10
24 & 25 апрель
29   Кытай Халык Җөмһүрияте
Ding Junhui
8
  Англия
Kyren Wilson
9
18 & 19 апрель
  Англия
Stuart Bingham
13
12   Англия
Stuart Bingham
10
26 & 27 апрель
64   Кытай Халык Җөмһүрияте
Lyu Haotian
5
  Англия
Stuart Bingham — 8
17 & 18 апрель
    Англия
Judd Trump — 13
13    Шотландия
Anthony McGill
10
23, 24 & 25 апрель
48   Англия
Liam Highfield
7
  Шотландия
Anthony McGill
11
20 & 21 апрель
  Англия
Judd Trump
13
4   Англия
Judd Trump
10
18   Иран
Hossein Vafaei
4
18 & 19 апрель
3   Австралия
Neil Robertson
10
23, 24 & 25 апрель
77   Англия
Ashley Hugill
5
  Австралия
Neil Robertson
12
20 & 21 апрель
  Англия
Jack Lisowski
13
14   Англия
Jack Lisowski
10
26 & 27 апрель
55   Велс
Matthew Stevens
8
  Англия
Jack Lisowski — 12
20 & 21 апрель
  Шотландия
John Higgins — 13
11   Бельгия
Luca Brecel
5
24 & 25 апрель
38   Таиланд
Noppon Saengkham
10
  Таиланд
Noppon Saengkham
7
18 апрель
   Шотландия
John Higgins
13
6   Шотландия
John Higgins
10
28, 29 апрель & 30 апрель
53   Таиланд
Thepchaiya Un-Nooh
7
  Шотландия
John Higgins
11
16 & 17 апрель
  Англия
Ronnie O'Sullivan
17
7   Кытай Халык Җөмһүрияте
Zhao Xintong
10
21, 22 & 23 апрель
66   Велс
Jamie Clarke
2
  Кытай Халык Җөмһүрияте
Zhao Xintong
9
16 & 17 апрель
  Шотландия
Stephen Maguire
13
10   Англия
Shaun Murphy
8

26 & 27 апрель
41   Шотландия
Stephen Maguire
10
  Шотландия
Stephen Maguire — 5
18 апрель
  Англия
Ronnie O'Sullivan — 13
15   Төньяк Ирландия
Mark Allen
10
22 & 23 апрель
49   Шотландия
Scott Donaldson
6
  Төньяк Ирландия
Mark Allen
4
16 & 17 апрель
  Англия
Ronnie O'Sullivan
13
2   Англия
Ronnie O'Sullivan
10
19   Англия
David Gilbert
5

Ярымфинал уеннары үзгәртү

Дөнья беренчелегендә ярымфиналларны снукерчылар үзләре дә, тамашачылар да сабырлык белән көтеп алалар. Турнирның бу стадиясеннән башлап, "Крусибл" театры залында бер генә уен өстәле кала, бөтен сессияләрдә бер генә пар уйный. Тамашачылар белән уенчылар арасындагы җанлы элемтә ике як өчен дә бик әһәмиятле һәм күңелле. Иртәнге сессиядә дә, көндезгесендә дә, кичкесендә дә залда буш урыннар булмый: Британия инде күптән "пандемия"не оныткан, халык йөдәткеч һәм сәламәтлек өчен зарарлы танаулыкларны салып ыргыткан. Русия түгел инде бу...

Ахыр чиктә ярымфиналга бары тик британиялеләр һәм дөньяның элеккеге чемпионнары гына үтте. Һәм барысы да — тамашачыларның иң яраткан уенчылары: Ронни О'Салливан, Марк Вильямс, Җон Һиггинс һәм Җадд Трамп. Инглиз Ронни — ихлас күңелдән уйнаучы, җаны-тәне белән тамашачыларга турылыклы һәм үз көндәшенә ихтирамлы кеше. Күңелендә ургылып торган давыл аның йөзендә, мимикасында гына чагыла, беркайчан да тышка бәреп чыкмый. Велс ватандашы Марк Вильямс — һәркайчан күтәренке күңелле, җиңүгә омтылышы һәм ихтыяр көче ташып торган, ләкин тормыш фәлсәфәсе төзек булган кеше. Шотландияле Җон Һиггинс — чын мәгнәсендә җентелмен. Турнирның хәлиткеч мизгелләрендә аның уенын бөтен гаиләсе күзәтеп утыра. Гадәттә тамаша залының аерым, бүлеп алынган өлешендә. Бу уенчылар барысы да гомернең бишенче дистәсен ваклаган һәм күп тапкыр дөнья чемпионы булган кешеләр. Аларның җанатарлары да — тормыш уртасындагылар.

Ә менә утыз ике яшьлек амбицияле инглиз Җадд Трамп — әле һаман да яшь тамашачылар кумиры. Көч-куәтенең ниндидер ясалма кысаларга сыймый торган чагы. Чөнки "снукер яшьлеге" — кырыкка кадәр. Шул чикне узгач кына снукерчыга "аек акыл" керә башлый. Ә хәзер... Җадд инде мәсих яшенә кереп бара, ләкин әле бер генә тапкыр дөнья чемпионы булды. Димәк, тагын да ныграк алга атлар, ирешелмәгәнне яулар, югалганны кире кайтарыр вакыт. Һәм яшь инглизнең ярымфиналда Марк Вильямс кебек "акула"га каршы уйнавына исе китеп тормады, ул баштан ук алга ыргылды: беренче сессия аның файласына 7:1 исәбе белән тәмамланды. Уен башындагы мондый "упкын"нан бик сирәкләр генә чыга ала. Икенче сессиядә уен тигезләнде, әмма... тәҗрибәле Велс ватандашы уенның беренче яртысында шуннан артыгына ирешә алмады. Ләкин дөнья беренчелегенең марафон сыман уеннарында снукерчыларның асыл сыйфатлары "экваторны узгач" кына билгеле була. Һәм Марк Вильямс үзенең чын каһарман икәнен исбатлады: биш фреймлык соңгы ярымсессия алдыннан ике сулагай останың тиңдәшсез көрәшендә исәп тигезләнде — 14:14! Тагын дүрт фреймнан соң — яңадан "баланс": 16:16! Соңгы хәлиткеч фреймда Трамп зур өстенлеккә иреште: Вильямска, оттырмас өчен, уен азагында өч тапкыр "снукер халәте" оештырырга кирәк иде. Юк, бусы инде мөмкин булмаган эш: Җадд Трамп финалга үтте.

Чүлмәкчедән күрмәкче, Ронни О'Салливан да Җон Һиггинска каршы уенын "упкынга төшү"дән башлады: өч фреймнан соң исәп 0:3! Хәер, моны 46 яшьлек Ронни өчен гадәти хәл дип санарга кирәктер: элегрәк тә ул мондый зәгыйфь башлангычны күп тапкыр күргән кеше. Характеры шундый аның: өстәмә стимул булдырмаса, уены бармый. Шул сәбәпле ул кыска форматлы (5, 7, 9 фреймлык) турнирларны яратмый һәм аларда катнашудан баш тарта да инде: башта ук бер-ике фрейм оттырсаң, соңыннан исәпне тигезләргә мөмкинлек тә калмый. Бу юлы исә Ронни эшне озакка сузмады: алты фреймнан соң исәп тигез иде инде — 3:3! Шуннан соң аның өстенлеге гел арта гына барды. Соңгы сессия алдыннан аның алты фреймлык запасы бар иде инде — 15:9. Гадәттәгечә, уенны төгәлләр өчен, тагын ике фреймда җиңәсе. Хәер, бер генә фрейм калдырса да, тамашачы барыбер йөгереп килеп җитәчәк бит аның уенын карарга! Ронниның күңеле киң: анда урын залдагы һәркемгә җитәрлек. Турнирны оештыручылар да өстәмә табышсыз калмый, шуңа алар Роннины яраталар, аның өчен уеннар графигын җайлырак итеп төзиләр.

Финал уены үзгәртү

Финалда 35 фрейм уйнала (бер уенчының 18 фреймда җиңүенә кадәр).

Крусибл театры, Шеффилд,
1 & 2 май, 2022 ел
Рефери:   Бельгия Olivier Marteel

  Англия Judd Trump —   Англия Ronnie O'Sullivan 13 — 18

Финал уенында 18:13 исәбе белән Җадд Трампны җиңеп, Ронни О'Салливан 2022 елның дөнья чемпионы исемен яулады. Бу 46 яшьлек ветеранның 31 ел профессионал булып уйнаган дәверендә иң югары дәрәҗәдәге җиденче уңышы. Шуның белән инглиз остасы үзеннән җиде яшькә өлкәнрәк булган шотландияле Стивен Һендриның снукер тарихының яңа, профессионаллык чорындагы рекордын кабатлады. Алтмыш-туксан еллар элегрәк, әлбәттә, дөнья беренчелегендә күбрәк тапкыр җиңгән снукерчылар да булган. Ләкин ул вакытта әле бүгенге кебек кискен көндәшлек булмаган, чемпионатта башлыча Британия һәвәскәрләре генә катнашкан. Бүген исә снукер — дөньякүләм һөнәри спорт төрләренең берсе.

Финал уенының азагында тагын бер рәсми рекорд хуҗасы булыр өчен көрәш барды. Моңа кадәр әлеге ярышларның төп турнирында ирешелгән 100 баллык серияләр саны 108 гә тигез иде. Йөз тугызынчы сенчурины кем ясар? Ронни О'Салливан өч тапкыр рекордчы булырга талпынып карады, ләкин серияләре йөз баллга җитәрәк өзелде. Моңа кадәр, уенның икенче фреймында ул үзенең башка шәхси казанышын — дөнья беренчелекләрендәге ике йөзенче сенчуриен ясап өлгергән иде. Утызынчы фреймда инде чемпион булу өметен югалткан Җадд Трамп рекордны ничек булса да үзенеке итеп яздыру өчен мөмкин булганның да, булмаганның да барысын эшләде.Уен башында ук ул бик катлаулы снукер халәте булдыра алды һәм көндәшенең ялгышлары, штрафлары һәм "ирекле шары" өчен 42 балл туплады. Шуннан соң гына Җадд 109 баллык 109 нчы тарихи серия ясады. Соңгы утыз беренче фреймда Ронни бу рекордны 110 га җиткереп, барыбер үзенеке итәргә тырышты. Ләкин аның сериясе 85 балл туплагач өзелде: өстәл кырыена күчкән сары шарны, "төслеләр"нең беренчесен, калтага кертеп булмады.

Уен барышында бик кискен мизгелләр дә булып алды: Ронни рефери белән дә, Җадд белән дә чак кына ызгышып китмәде. Ләкин уен тәмамлангач, бөтен кайнар хисләр онытылды, финал уенының төп актёрлары, бер-берсен елмаешып кочаклап алып, озак кына сөйләшеп тордылар. Киң күңелле Ронни үзеннән 14 яшькә кечерәк булган Җаддка җылы сүзләр белән сугарылган үгет-нәсихәтен кызганмады, аны, снукер киләчәге синең кулларда, син әле үзеңә тиешлесен һичшиксез яулаячаксың, дип юатты.

Финал уены барышы
Уенчылар Фр. 1 Фр. 2 Фр. 3 Фр. 4 Фр. 5 Фр. 6 Фр. 7 Фр. 8 Фр. 9 Фр. 10 Исәп
сессиядә
Исәп
уенда
Сессия 1; 1 май
Judd Trump 98 0 1 66 13 4 98 79 3 3
Ronnie O'Sullivan 0 120 78 73 62 105 0 50 5 5
Сессия 2; 1 май
Judd Trump 100 7 9 15 0 26 80 0 33 2 5
Ronnie O'Sullivan 36 117 122 107 77 94 4 79 88 7 12
Сессия 3; 2 май
Judd Trump 115 90 81 45 66 60 1 126 6 11
Ronnie O'Sullivan 22 25 0 71 20 51 68 0 2 14
Сессия 4; 2 май
Judd Trump 12 12 72 1 151 0 2 13
Ronnie O'Sullivan 82 88 27 91 0 93 4 18

Сылтамалар үзгәртү

Снукер

Снукер буенча 2018 елгы дөнья беренчелеге
Снукер буенча 2019 елгы дөнья беренчелеге
Снукер буенча 2020 елгы дөнья беренчелеге
Снукер буенча 2021 елгы дөнья беренчелеге

  1. https://www.eurosport.co.uk/snooker/world-championship/2021-2022/liang-wenbo-suspended-from-world-snooker-tour-by-wpbsa-after-pleading-guilty-to-assault-of-woman_sto8869158/story.shtml