Снукер буенча 2020 елгы дөнья беренчелеге

Снукер буенча дөнья чемпионатының быелгы финал ярышлары (ингл. 2020 World Snooker Championship, шулай ук 2020 Betfred World Snooker Championship дип тә атала) 31 июльдән башлап 16 августка кадәр, гадәттәгечә Шеффилд шәһәренең “Крусибл” театрында (Англия) үтте. Сайлап алу уеннары исә 21-28 июль көннәрендә уздырылды. Икесенең дә турнир формуласы һәм шулай ук бүләкләү системасы үзгәрешсез калды, 2019 елдагы кебек булды.[1]
Унҗиде көн дәвамында барган тиңдәшсез киеренке көрәштә 44 яшьлек танылган инглиз снукерчысы Ронни О"Салливан җиңүгә иреште. Бу аның 27 еллык профессиональ карьерасында алтынчы тапкыр дөнья чемпионы исемен яулавы.

Снукер буенча 2020 елгы дөнья беренчелеге
Спортта сезон Чемпионат мира по снукеру[d]
Логотип
Спонсор Betfred[d]
Спорт төре бильярд[d]
Урын Театр Крусибл[d] һәм Шеффилд
Әүвәлгесе Снукер буенча 2019 елгы дөнья беренчелеге
Киләсе Снукер буенча 2021 елгы дөнья беренчелеге
Нәшернең саны 93
Вакыт мизгеле 16 август 2020
Башлану вакыты 31 июль 2020
Тәмамла(н)у вакыты 16 август 2020
Оештыручы Бөтендөнья профессиональ бильярд һәм снукер ассоциациясе[d]
Катнашучылар саны 144
Җиңүче Ронни О’Салливан[d]
Призовой фонд 2 395 000 £
Количество сенчури-брейков 132
Highest break 147
“Крусибл” театры — снукер башкаласы
Ронни О’Салливан (Англия) — 2020 елның снукер буенча дөнья чемпионы

Вируска каршы — шар тәгәрәтеп! үзгәртү

Дөнья беренчелеген гадәттәгечә, 2020 елның 18 апреленнән алып 4 майга кадәр үткәрергә җыенганнар иде. Сайлап алу уеннары 8-15 апрель көннәрендә булырга тиеш иде. Ләкин март уртасында, пандемияне сәбәп итеп, турнирларны июль-август айларына кадәр кичектерергә карар кылынды. Коронавирус кузгатып җибәрә торган чирләрдән куркып, Кытайның 13 һәм Һоңкоңның 2 профессионал снукерчысы ярышлардан баш тартты. Шеффилд шәһәрендә үз гаиләләре белән бергә даими яшәүче Диң Цзүнһуэй, Ляң Веньбо һәм Янь Биңтао гына Күк асты мәмләкәте данын яклады. Башка илләрдән тагын 2 профессионал өйдә утырып калуны өстенрәк күрделәр. Ә инглиз Энтони Һэмилтон, башта катнашырга ризалык биргән булса да, турнирның көне-сәгате килеп җиткәч, кинәт кенә “чирләп китте”. Аңа беренче уенда җирәбә буенча көндәш буларак билгеләнгән инглиз Кайрен Вилсон финал ярышларының икенче әйләнешенә көрәшсез үтте.
Һәм тагын әле уеннарны карарга күпмедер тамашачы кертергә дә базмадылар, “Крусибл” театрының 1 мең кешедән артык сыйдырышлы залы ярты ай дәвамында буш килеш торды, анда бары тик хезмәт күрсәтүче персонал һәм реферилар гына булды. Бары тик 13 августта, ярымфинал уеннары барганда гына, 15-16 август көннәрендә үткәреләчәк финал уенына 300 тамашачы кертәчәкләрен игълан иттеләр.[2] Гадәти “тамаша кылу эффекты” бөтенләй юкка чыкмасын өчен, чемпионатта катнашучыларның берсе уңышлы уен алымы үткәрсә, залдагы динамиклар аша... “электрон алкышлар” яңгыратылды.
Ярышларда катнашучылар һәм хөкемдарлар, Бөтендөнья “сәламәтлекне саклау” оешмасы таләпләрен үтәп, кул бирешеп күрешмәделәр, очрашканда, хушлашканда һәм гадәти этикет буенча башка аралашу гамәлләрендә бары тик терсәккә терсәкне генә тидереп ала торган булдылар. Бу “кагыйдә” бер генә тапкыр бозылды: бер-берсенә көндәлек тормышта да ихлас дустанә мөнәсәбәтләрдә булган инглиз Кайрен Вилсон һәм шотландияле Энтони МакГилл, ике көн буе бергә уйнаган ярымфинал матчы тәмамлангач, кул бирешеп һәм җылы әңгәмә корып саубуллаштылар. Бу уен бик кискен сюжетлы һәм кызыклы булды, ә аның соңгы, хәлиткеч 33 нче фреймы — хәтта кинофильнардагы кебек маҗаралы да.
Ә инглиз снукеры ветераны, 2002 елда дөнья чемпионы булган Питер Эбдон профессиональ карьерасын тәмамлады. Халыкара рейтинг буенча аның әле сайлап алу ярышларында катнашырга хокукы бар иде. Ул һәм тагын берничә данлыклы уенчы ветераннар өчен 19 августтан башлап үткәрелә торган махсус турнирда катнашачак. Ярышлар шул ук “Крусибл” театрында уздырыла. Анда 7 мәртәбә дөнья чемпионы булган 51 яшьлек шотландияле Стивен Һендриның килүен дә көтәләр.
Быелгы чемпионаттан соң шундый нәтиҗә ясап була: снукер уенының популярлыгы, “коронавирус чоры” тәмамлангач, планетада тынычлык һәм иминлек урнашып, кешелек дөньясы яңадан әхлакый һәм иктисадый тотрыклылык юлына баскач, тагын да артачак. Әлеге дөнья чемпионаты быел тулысынча һәм ахырынача үткәрелгән зур күләмле ярышларның берсе булды. Футбол, хоккей һәм элек алгы рәттә булган күп кенә башка спорт төрләре буенча олы турнирлар йә кичектерелде, йә бөтенләй үткәрелмәячәк дип игълан ителде. Хәтта җиңел атлетиканы да “оныттылар”.
Киләсе елда снукер чемпионаты үз вакытында үткәреләчәк дигән белдерү булды. 2021 елның 17 апреленнән башлап.[3]

Турнир җәдвәле үзгәртү

[4]

 
Финалның 1/16еФиналның 1/8еЧирекфиналЯрымфиналФинал
 
                  
 
31 июль
 
 
  Англия Judd Trump (1)10
 
6-7 август
 
  Англия Tom Ford8
 
  Англия Judd Trump (1)13
 
2-3 август
 
  Кытай Халык Җөмһүрияте Yan Bingtao (16)11
 
  Кытай Халык Җөмһүрияте Yan Bingtao (16)10
 
10-11 август
 
  Англия Elliot Slessor7
 
  Англия Judd Trump (1)9
 
4-5 август
 
  Англия Kyren Wilson (8)13
 
  Шотландия Stephen Maguire (9)3
 
8-9 август
 
  Англия Martin Gould10
 
  Англия Martin Gould9
 
31 июль-1 август
 
  Англия Kyren Wilson (8)13
 
  Англия Kyren Wilson (8)+
 
12-13-14 август
 
  Англия Anthony Hamilton
 
  Англия Kyren Wilson (8)17
 
1-2 август
 
  Шотландия Anthony McGill16
 
  Шотландия John Higgins (5)10
 
5-6 август
 
  Велс Matthew Stevens5
 
  Шотландия John Higgins (5)11
 
1-2 август
 
  Норвегия Kurt Maflin13
 
  Англия David Gilbert (12)8
 
10-11 август
 
  Норвегия Kurt Maflin10
 
  Норвегия Kurt Maflin10
 
3 август
 
  Шотландия Anthony McGill13
 
  Англия Jack Lisowski (13)9
 
7-8-9 август
 
  Шотландия Anthony McGill10
 
  Шотландия Anthony McGill13
 
4 август
 
  Велс Jamie Clarke12
 
  Төньяк Ирландия Mark Allen (4)8
 
15-16 август
 
  Велс Jamie Clarke10
 
  Англия Kyren Wilson (8)8
 
31 июль-1 август
 
  Англия Ronnie O'Sullivan (6)18
 
  Велс Mark Williams (3)10
 
5-6-7 август
 
  Шотландия Alan McManus5
 
  Велс Mark Williams (3)13
 
31 июль-1 август
 
  Англия Stuart Bingham (14)11
 
  Англия Stuart Bingham (14)10
 
10-11 август
 
  Англия Ashley Carty7
 
  Велс Mark Williams (3)10
 
31 июль-1 август
 
  Англия Ronnie O'Sullivan (6)13
 
  Кытай Халык Җөмһүрияте Ding Junhui (11) 10
 
7-8-9 август
 
  Англия Mark King9
 
  Кытай Халык Җөмһүрияте Ding Junhui (11)10
 
2-3 август
 
  Англия Ronnie O'Sullivan (6)13
 
  Англия Ronnie O'Sullivan (6)10
 
12-13-14 август
 
  Таиланд Thepchaiya Un-Nooh1
 
  Англия Ronnie O'Sullivan (6)17
 
3-4 август
 
  Англия Mark Selby (7)16
 
  Англия Mark Selby (7)10
 
6-7 август
 
  Төньяк Ирландия Jordan Brown6
 
  Англия Mark Selby (7)13
 
3-4 август
 
  Таиланд Noppon Saengkham12
 
  Англия Shaun Murphy (10)4
 
10-11 август
 
  Таиланд Noppon Saengkham10
 
  Англия Mark Selby (7)13
 
4-5 август
 
  Австралия Neil Robertson (2)7
 
  Англия Barry Hawkins (15)10
 
8-9 август
 
  Швейцария Alexander Ursenbacher2
 
  Англия Barry Hawkins (15)9
 
2 август
 
  Австралия Neil Robertson (2)13
 
  Австралия Neil Robertson (2)10
 
 
  Кытай Халык Җөмһүрияте Liang Wenbo5
 

Финал уенының барышы һәм статистикасы үзгәртү

 
Барри Һерн (Barry Hearn) — снукер буенча дөнья беренчелекләрен һәм төп турнирларны үткәрүне оештыручы һәм әлеге ярышларның иганәчесе. Күренекле инглиз эшмәкәре, ул снукер җитәкчелегенә килгәч, турнирларда катнашучыларны бүләкләү фонды бермә-бер артты.
 
Үз гомерендә тәүге кат дөнья беренчелеге финалына чыккан 28 яшьлек инглиз снукерчысы Кайрен Вилсон (Kyren Wilson). Бу чемпионатта иң тотрыклы уен күрсәткән ярышчыларның берсе. 11 сәгатькә сузылган ярымфинал уенында күп көч һәм нерв энергиясе сарыф итеп, финал уенында гадәттәгедән начаррак уйнады һәм Ронни О'Салливанга 8:18 исәбе белән оттырды.
 
Марсель Экардт (Marcel Eckardt). Алманиядән беренче топ-рефери, 30 яшьтә, снукер ярышларында 18 яшьлек чакта ук хөкемдар буларак катнаша башлаган. Дөнья чемпионатлары тарихында финал матчын үткәргән иң яшь хөкемдар. Бу чемпионатта үзен лаеклы ялга китүче өлкән буын реферилары урынында лидер булып калырга сәләтле итеп күрсәтте. (2013 ел фотосы)
 
“Лестер хәйләкәре” кушаматлы инглиз снукерчысы Марк Селби (Marc Selby) — өч тапкыр дөнья чемпионы. Үтә югары уен техникасына ия, менә дигән тактик. Бик сакчыл уенчы, үзе актив уенга бирелмичә, көндәшләренең ялгышларын көтеп алырга һәм фреймнарда бер-бер артлы җиңеп барырга күнеккән.
 
“Викинг” кушаматлы Норвегия снукерчысы Курт Мафлин. Бу чемпионатка сайлап алу ярышларының ике турында җиңеп үтте. Финал өлешендә Уэльсның танылган профессионалы Мэтью Стивенсны һәм 5 тапкыр дөнья чемпионы Джон Һиггинсны җиңеп, чирекфиналга үтте.
 
Шотландияле Энтони МакГилл (Anthony McGill). “Төньяк характерлы”, Һайленд таулары кыясы кебек нык һәм куәтле. Кайрен Вилсон белән ярымфинал уенынының соңгы хәлиткеч фреймында, финалга үтү өчен бердәнбер шар кертергә калгач ялгышып, үзенең дустына һәм көндәшенә булачак чемпион Ронни О’Салливан белән очрашуга юл ачты.

[5]

Финал уены: (35 фреймлык) “Крусибл” театры, Шеффилд шәһәре (Англия), 15-16 август

Хөкемдар: Марсель Экардт (  Алмания)

Кайрен Вилсон (8)

   Англия

8–18 Ронни О’Салливан (6)

   Англия

Уенчылар Беренче сессия: 2–6 *
Фрейм №№ 1 2 3 4 5 6 7 8
Вилсон 0 62 0 23 67 (63) 9 17 49
О’Салливан 81 (56) 55 80 (80) 75 (75) 13 69 106 (106) 60
Уенчылар Икенче сессия: 5–4 (7–10)
Фрейм №№ 9 10 11 12 13 14 15 16 17
Вилсон 53 (53) 19 92 (92) 79 (50) 82 86 (58) 17 101 (100) 60
О’Салливан 61 77 (51) 0 60 25 0 82 10 68
Уенчылар Өченче сессия: 1–7 (8–17)
Фрейм №№ 18 19 20 21 22 23 24 25
Вилсон 74 (73) 15 33 17 12 28 15 7
О’Салливан 0 113 (53) 109 (61) 88 (57) 65 (60) 71 (71) 72 (72) 69
Уенчылар Дүртенче сессия: 0–1 (8–18)
Фрейм №№ 26 — **
Вилсон 1
О’Салливан 104 (96)
100 Иң зур брейк 106
1 Йөзәрле брейклар 1
7 Иллешәрле брейклар 12
Ронни О’Салливан — 2020 елгы дөнья беренчелеге (2020 Betfred World Snooker Championship) җиңүчесе

— “фрейм җиңүчесе” тамгасы

  • Бу җәдвәлдә аерым фреймнарда уенчылар җыйган баллар саннары һәм алар янындагы җәя эчендә иң зур брейк күләме күрсәтелгән.
  • * Финалның соңгы 9 фреймы, җиңүче 26 нчы фреймнан соң ук билгеле булу сәбәпле, уйналмый калды.

Снукер-2020 йолдызлары үзгәртү

Снукер буенча дөнья чемпионатларының 83 еллык тарихында “коронавирус чоры”на караган беренчесе биллиард уеннарының иң күркәме булган спорт төрендәге буыннар алмашынуын һәм башка кискен үзгәрешләрне тагын бер кат һәм инде ныгытып раслады.
Снукер йолдызларының 1970 нче елларда туган өлкән һәм гаять ишле буыны тагын да сирәгәя төште: берничә снукерчы профессионаллыктан китте инде. Алдынгы сафларда калган элеккеге чемпионнардан инглиз Ронни О’Салливан, Уэльстан Марк Уильямс һәм шотландияле Джон Һиггинс кына бу юлы да снукерчыларның бөтендөнья саммитында үзләрен төрлечә уңышлы күрсәтә алды. Калганнарын яшьрәкләр чемпионат башында ук кысрыклады.
Снукер уенында профессионалларның “өлгергәнлек чоры” 30 белән 40 яшь арасында була дип санала. Бу чемпионатта 1980 нче елларда туган урта буыннан инглиз Марк Селби, австралияле Нил Робертсон һәм былтыргы чемпион инглиз Джадд Трамп кына снукер күгендә беренче зурлыктагы җисемнәр булып балкыдылар. 2005 ел чемпионы инглиз Шон Мёрфи һәм Кытай снукерының инде ничәнче ел беррәттән “озакламый чемпион булачак” дип саналган лидеры Диң Цзүн-һуэй 2020 ел ярышларының беренче ике әйләнешендә үк оттырдылар.
“Туксанынчылар” арасында былтыргы лидерлар бу юлы үзләрен берничек тә күрсәтә алмадылар. Әлбәттә, изге урын буш калмады, “юниорлар”дан яңа әйдаманнар калкып чыкты — инглиз Кайрен Вилсон, шотландияле Энтони МакГилл һәм норвегияле Курт Мафлин.
Биш тапкыр дөнья чемпионы, 45 яшен тутырган Джон Һиггинс бу юлы икенче әйләнештә үк оттырды. Ләкин атаклы шотландияле шушы ике уенда да бу югалтуны, финанслар күзлегеннән караганда, артыгы белән кире кайтарып өлгерде: 147 баллык максималь брейк (турнирда бердәнбер!) һәм финал өлешенең моңардан кала иң зур брейгын ясады. Бу исә аның “шәхси бүләкләү фонды” 85 мең фунт стерлинг тәшкил итте дигән сүз: 40 мең + 15 мең + 30 мең. Мисал өчен, ярымфиналда оттырган снукерчы 100 мең фунт стерлинг алачак. Ягъни, Британиядә эшләүче югары квалификацияле мөһәндисләрнең ким дигәндә ике еллык хезмәт хакы бу.

Сылтамалар үзгәртү

Снукер
Снукер буенча 2019 елгы дөнья беренчелеге
Снукер буенча 2021 елгы дөнья беренчелеге
Снукер буенча 2022 елгы дөнья беренчелеге

  1. https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A1%D0%BD%D1%83%D0%BA%D0%B5%D1%80_%D0%B1%D1%83%D0%B5%D0%BD%D1%87%D0%B0_2019_%D0%B5%D0%BB%D0%B3%D1%8B_%D0%B4%D3%A9%D0%BD%D1%8C%D1%8F_%D0%B1%D0%B5%D1%80%D0%B5%D0%BD%D1%87%D0%B5%D0%BB%D0%B5%D0%B3%D0%B5
  2. Eurosport 1
  3. https://www.ents24.com/sheffield-events/crucible-theatre/betfred-world-snooker-championship/6048968
  4. https://ro.wikipedia.org/wiki/Campionatul_Mondial_de_Snooker_din_2020
  5. https://en.wikipedia.org/wiki/2020_World_Snooker_Championship