Снукер буенча 2023 елгы дөнья беренчелеге

Снукер буенча 2023 елгы дөнья беренчелеге
Спонсор Cazoo[d]
Спорт төре ыснукир
Урын Театр Крусибл[d]
Әүвәлгесе Снукер буенча 2022 елгы дөнья беренчелеге
Киләсе Снукер буенча 2024 елгы дөнья беренчелеге
Нәшернең саны 96
Башлану вакыты 15 апрель 2023
Тәмамла(н)у вакыты 1 май 2023
Оештыручы Бөтендөнья профессиональ бильярд һәм снукер ассоциациясе[d]
Катнашучылар саны 144
Җиңүче Люка Бресель[d]
Призовой фонд 2 395 000 £
Количество сенчури-брейков 223
Highest break 147
 Снукер буенча 2023 елгы дөнья беренчелеге Викиҗыентыкта
"Крусибл" театры — 1977 елдан бирле снукер буенча дөньякүләм беренчелек үткәрелә торган урын
Сайлап алу ярышлары гадәттәгечә Шеффилд шәһәрендәге Инглиз спорт институтында үткәрелде.

Квалификация уеннары һәм төп турнир җирәбәсе үзгәртү

 
Ың Онйи — соңгы елларда ирләр арасындагы дөнья беренчелекләрендә катнашучы бердәнбер гүзәл зат. Киләсе сезонда ул "мейн-тур" ярышларында катнаша алачак

Снукер буенча дөнья беренчелеге 2023 елда бу уен тарихында 1927 елдан бирле 89 нчы тапкыр үткәрелде.
Дөнья рейтингында беренче 16 урынны алып торган снукерчылар гадәттәгечә төп турнирга турыдан-туры үттеләр. Аларның 16 көндәше 3-12 апрель көннәрендә Шеффилд шәһәренең Инглиз спорт институтында узган сайлап алу ярышларында билгеләнде. Биредә, элекке еллардагы кебек үк, 128 профессиональ уенчы катнашты, тагын уналтысы һәвәскәрләр арасыннан төрле ярышларда күрсәткән нәтиҗәләр буенча билгеләнде.
Сайлап алу турниры дүрт әйләнештә үткәрелде. Беренче турда һәвәскәрләр һәм дөнья рейтингында 80 нче урыннан түбәнрәк булган 64 снукерчы катнашты. Болар арасында бердәнбер хатын-кыз да бар иде: Ың Онйи — гүзәл затлар арасында өч тапкыр дөнья чемпионы һәм рейтинг лидеры. Һоң Коңта туып үскән туташ ир-ат рейтингында да 104 нче урында тора һәм икенче тапкыр инде ир-ат беренчелегендә дә катнашты.. Кызганычка каршы, ул бу юлы да сайлап алу ярышларының беренче турында ук оттырды. Һәм тагын бер традиция: җиде тапкыр дөнья чемпионы, 54 яшьлек Велс кешесе Стивен Һендри, бернинди рейтингы булмаса да, яңадан сайлап алу ярышларының беренче турына кертелде. Ләкин... яшьлек бу юлы да кире кайтамады: Стивен беренче уенда ук төшеп калды.
Икенче турда 32 җиңүчегә дөнья рейтингында 49-80 нче урыннардагылар килеп кушылды. Болар арасыннан тагын 32 җиңүче ачыкланды. Дөнья рейтингының 17-48 нче урыннарын биләп торган профессионаллар элгәреләрнең өченче әйләнештәге көндәше булып иреште. Һәвәскәр уенчылар барысы да беренче өч турда оттырдылар. Ниһаять, сайлап алу ярышларының дүртенче турына үткән 32 уенчы төп турнирга керәчәк 16 җиңүчене билгеләде. Бәхетлеләрнең һәркайсы төп турнирда дөньядагы иң көчле 16 снукерчының берсенә көндәш булды.
Төп турнирда элек дөнья чемпионы исемен алган 8 оста катнашты: Ронни О'Салливан, Марк Уильямс, Җадд Трамп, Шон Мөрфи, Стюарт Биңһәм, Нил Робертсон, Җон Һиггинс һәм Марк Селби. Җирәбә җәдвәлендә гадәттәгечә иң югары урын гамәлдәге дөнья чемпионына бирелде: инглиз Ронни О’Салливан шулай ук дөнья рейтингында да беренче урында иде. Ә җирәбә җәдвәленең иң түбәнге баскычында аның рейтинг буенча төп көндәше инглиз Марк Селби урнашты. Димәк, статистика буенча иң көчлеләр финалда гына очраша ала иде. Калган 30 уенчының урыны һәм көндәше ирекле җирәбә аша билгеләнде.
Турнирның бүләкләү фонды быел да 2 миллион 500 мең фунт стерлингка җитеп килә. Бу сумманың бүленеше элеккечә калды: әйтик, җиңүче ярты миллион фунт стерлинг алачак. Икенче урында калганның өлеше дә шактый зур: аңа 200 мең фунт стерлинг тия.

Төп турнир җәдвәле үзгәртү

Беренче әйләнеш

Уен 10 фреймда җиңгәнгә кадәр

Ике сессияле

Икенче әйләнеш

Уен 13 фреймда җиңгәнгә кадәр

Өч сессияле

Чирекфинал

Уен 13 фреймда җиңгәнгә кадәр

Өч сессияле

Ярымфинал

Уен 17 фреймда җиңгәнгә кадәр

Дүрт сессияле

Финал

Уен 18 фреймда җиңгәнгә кадәр

Дүрт сессияле

Рейтинг Уенчылар Исәп Рейтинг Уенчылар Исәп Рейтинг Уенчылар Исәп Рейтинг Уенчылар Исәп Рейтинг Уенчылар Исәп
1  Ronnie O’Sullivan   Англия 10
33  Pang Junxu   Кытай Халык Җөмһүрияте 7
1  Ronnie O’Sullivan   Англия 13
21 Hossein Vafaei   Иран 2
16  Ding Junhui   Кытай Халык Җөмһүрияте 6
21  Hossein Vafaei   Иран 10
1 Ronnie O’Sullivan   Англия 10
9 Luca Brecel   Бельгия 13
9  Luca Brecel   Бельгия 10
22  Ricky Walden   Англия 9
9  Luca Brecel   Бельгия 13
8 Mark Williams   Велс 11
8  Mark Williams   Велс 10
25  Jimmy Robertson   Англия 5
9 Luca Brecel   Бельгия 17
74 Si Jiahui   Кытай Халык Җөмһүрияте 15
5  Judd Trump   Англия 6
19  Anthony McGill   Шотландия 10
19 Anthony McGill   Шотландия 13
12 Jack Lisowski   Англия 8
12  Jack Lisowski   Англия 10
30  Noppon Saengkham   Таиланд 7
19 Anthony McGill   Шотландия 12
74 Si Jiahui   Кытай Халык Җөмһүрияте 13
13  Robert Milkins   Англия 10
29  Joe Perry   Англия 9
13 Robert Milkins   Англия 7
74 Si Jiahui   Кытай Халык Җөмһүрияте 13
4  Shaun Murphy   Англия 9
74  Si Jiahui   Кытай Халык Җөмһүрияте 10
9 Luca Brecel   Бельгия 18
2 Mark Selby   Англия 15
3  Mark Allen   Төньяк Ирландия 10
34  Fan Zhengyi   Кытай Халык Җөмһүрияте 5
3  Mark Allen   Төньяк Ирландия 13
14  Stuart Bingham   Англия 4
14  Stuart Bingham   Англия 10
20  David Gilbert   Англия 4
3 Mark Allen   Төньяк Ирландия 13
50 Jak Jones   Велс 10
11  Ali Carter   Англия 6
50  Jak Jones   Велс 10
50  Jak Jones   Велс 13
6  Neil Robertson   Австралия 7
6  Neil Robertson   Австралия 10
58  Wu Yize   Кытай Халык Җөмһүрияте 3
3 Mark Allen   Төньяк Ирландия 15
2 Mark Selby   Англия 17
7  Kyren Wilson   Англия 10
17  Ryan Day   Велс 5
7 Kyren Wilson   Англия 2
10 John Higgins   Шотландия 13
10  John Higgins   Шотландия 10
60  David Grace   Англия 3
10 John Higgins   Шотландия 7
2 Mark Selby   Англия 13
15  Gary Wilson   Англия 10
56  Elliot Slessor   Англия 8
15 Gary Wilson   Англия 7
2 Mark Selby   Англия 13
2  Mark Selby   Англия 10
27  Matthew Selt   Англия 8

Төп турнир көндәлеге үзгәртү

Беренче әйләнеш үзгәртү

 
Кайрен Уилсон — беренче турда максималь брейк ясаган снукерчы
 
Ронн О'Салливан сигезенче мәртәбә дөнья чемпионы булырга омтылышта дип санала иде, ләкин...

Беренче әйләнеш уеннары 15-20 апрель көннәрендә узды. Көн саен ике уен өстәлендә өчәр сессия үткәрелде. Иң күбе 19 фреймнан торган матчлар ике сессиягә бүленгән килеш уйналды: беренчесендә — 9 фрейм, икенче сессиядә — калганнары. Беренчелек гадәттәгечә гамәлдәге дөнья чемпионы матчы белән башланды. Инглиз Ронни О'Салливан Кытайның 23 яшьлек снукерчысы Паң Цзүнсуны 10:7 исәбе белән җиңде. Дөнья беренчегенең дебютанты бөтен көчен, осталыгын һәм ихтыярын эшкә җигеп уйнады. Һәм үз көндәшләрен хөрмәт итә белә торган 47 яшьлек дөнья чемпионы кытайлы белән, аңа киләчәктә уңышлар теләп, бик җылы хушлашты.Ә менә Диң Цзүнһуэй, Ронниның икенче әйләнештә ихтимал булган көндәше, нык сынатты. Аның 28 яшьлек көндәше, иранлы Хөсәен Вафаи, беренче сессиядән соң кытайлыга оттырып барса да, икенче сессиядә аны 6:1 исәбе белән тар-мар итте һәм икенче турга үтте. "Икенче сессия каһарманы" исеменә Велс снукерчысы, 47 яшьлек Марк Уильямс та лаек булды. Ул да беренче сессиядән соң инглиз Җимми Робертсонга оттырып бара иде, ләкин икенче сессиядә 6:0 исәбе белән җиңде. Матчның азагында яхшырак уен күрсәтү шулай ук Төньяк Ирландия снукерчысы Марк Алленга һәм инглиз Стюарт Биңһәмгә дә ахыргы уңыш китерде.

Беренче әйләнешнең иң күркәм күренеше дип, инглиз Кайрен Уилсонның Велс снукерчысы Райан Дей белән очрашуда 147 баллык максималь брейк ясавын атарга кирәктер. Бу вакыйга уенның бишенче фреймында булды. Гадәттә мондый уңыштан соң снукерчы үз уенының "җебен" югалта һәм беррәттән берничә фреймда җиңелә торган иде. Ләкин бу юлы нәкъ киресенчә булды: Кайрен тагында куәтлерәк уйный башлады һәм ахыр чиктә 10:5 исәбе белән җиңүгә иреште. Мондый нәтиҗә өчен дөнья беренчелегендә 40 мең фунт стерлинг күләмендә бүләк каралган. "Автордашлар" булган очракта, бу сумма максималь брейк ясаучылар санына бүленә.
Снукер турнирларында уенның үзе белән бәйле булмаган гадәттән тыш хәлләр бик сирәк күзәтелә. Бу юлы исә искәрмә булды: инглизләр Роберт Милкинс белән Җо Перри матчын беренче фрейм барышында ук туктатырга һәм икенче көнгә күчерергә туры килде. Нинидидер хулиган трибунадан үтеп керде дә, остәл өстенә сикереп менеп, яшел келәмгә күп итеп әфлисун төсендәге порошок сипте. Сакчылар хулиганны тотып алып полициягә озаттылар, ләкин уен өстәлен тиз генә чистартып булмый иде инде. Өстәлне томалап куйдылар. Шундый ук һөҗүм берьюлы Марк Аллен һәм кытайлы Фән Жэңйи уйнаган күрше өстәл янында да булып алды, ләкин биредәге хулиганны снукерчылар үзләре тоткарладылар һәм сакчыларга тапшырдлар. Бу коточкыч хәл уенчыларга нык тәэсир итте, күрәсең:алар, бер-бер артлы ялгыша-ялгыша, үз матчының унөченче фреймын тәмамлый алмый азапландылар. Ахыр чиктә өлкәнрәк һәм тәҗрибәлерәк ирландияле үзен беренче булып тынычландыра алды һәм 10:5 исәбе белән җиңү яулады. Ә Роберт Милкинс белән Җо Перри үзләренең кичектерелгән матчын беренче әйләнешнең соңгы көнендә генә тәмамладылар. Беренче ярымсессияне Роберт 0:4 исәбе белән оттырды. Ә ахыргы нәтиҗә — 10:9 аның файдасына.Аның икенче турдагы көндәшен, сайлап алу ярышлары аша төп турнирга үткән иң яшь һәм иң кыю Сы Цзяһуэйны да "икенче сессия каһарманы" дип атарга мөмкин. Ул 2005 елгы дөнья чемпионы Шон Мөрфине 10:9 исәбе белән җиңгәннән соң икенче әйләнешкә үткән бердәнбер кытайлы булды. Уен башында аның нык дулкынланганы сизелеп торды, һәм ул беренче ике фреймны берсүзсез оттырды. Ләкин беренче сессия азагында 20 яшьлек кытайлы 5:4 исәбе белән алга чыккан иде инде. Икенче сессиядә аның өстенлеге 9:6 га кадәр җитте. Хәлиткеч 19 нчы фреймда ул үзенең тәҗрибәле көндәшен үтә катлаулы снукер халәте куеп җиңде.
Шулай итеп, 8 дөнья чемпионының икесе — Җадд Трамп һәм Шон Мөрфи — беренче турда ук ярыштан төшеп калды.

Икенче әйләнеш үзгәртү

 
Шотландиянең иң көчле снукерчысы Җон Һиггинс — ветераннар бирешми, ләкин язмыштан узмышның булганы юк...
 
Марк Уильямс — Велсның 48 яшьлек һәм әле һаман да иң көчле снукерчысы; ләкин еллар үзенекен ала инде

Төп турнирның икенче әйләнеше бельгияле Лүка Бреселнең үтә киеренке, тигез һәм башбирмәс уенда элек өч тапкыр дөнья чемпионы булган Велс ветераны Марк Уильямсны 13:11 исәбе белән җиңүеннән башланып китте. Шуннан соң Төньяк Ирландиянең снукер лидеры Марк Алленның 2015 елдагы дөнья чемпионы инглиз Стюарт биңһәмне 13:4 исәбе белән тар-мар итүе тамашачылар өчен дә, снукер комментаторлары өчен дә сенсация булды. Ә бит Стюарт турында "начар уйнады" дип әйтеп булмый иде. Ләкин ирландияленең чын мәгънәсендә илһамланып уйнавы инглизгә каршы торырлык мөмкинлек калдырмады: көндәше, аның һәр ялгышыннан диярлек оста файдаланып, беррәттән 8(!) фреймда җиңүгә иреште. Элек Марк Аллен, үзенең кирәгеннән артык авыр гәүдәле булуы аркасындадыр инде, зур уңышлар яулый алмады. Ә хәзер ул "артык килограммнар"дан арынган һәм хәтта җитез хәрәкәтле дә булып киткән. Аңа кагылышлы бер генә сорау калгандыр: Марк финал уенына кадәр барып җитә алырмы?
Иранлы Хөсәен Вафаи турнирдагы тагын бер күңелсез хәлнең сәбәпчесе булды. Икенче әйләнеш алдыннан ул үз көндәшенә психологик басым ясарга тырышып карады: телекамералар каршында җиде мәртәбә дөнья чемпионы Ронни О’Салливан турында әдәпсез сүзләр әйтеп, аңа пародия уйнап күрсәтте. Дистә ел элек мондый пычрак алымнарның кайвакыт Роннины чыгырыннан чыгарган очраклар да булгалады. Язмыш юлы һич кенә дә тигез һәм такыр булмады шул аның, шуңа аның характеры да бик үзенчәлекле. Ләкин бүгенге Ронни ул инде чын акылга, зирәклеккә һәм тормыш тәҗрибәсенә ия булган кеше. Һәм ул үз җавабын чемпионнарча уен осталыгы күрсәтү аша бирде: матч аның файдасына 13:2 исәбе белән тәмамланды. Шулай итеп, очрашуның өченче сессиясен үткәрергә дә туры килмәде. Ронниның профессиональ карьерасында элек бөтенләй булмаган күренеш бу: гадәттә ул, нинди генә зур өстенлеккә ирешсә дә, үз матчын, тамашачыларны һәм турнирны оештыручыларны хөрмәт итү йөзеннән, ахыргача уйнап бетерү мөмкинлеген калдыра иде. Ронни О’Салливан катнашкан уенда күпме генә фрейм үткәрәсе булса да, “Крусибл” театры залы барыбер шыгрым тулы була ич! Әйтергә кирәк, иранлы Хөсәен Вафаи Ронни биргән сабакны бик тиз үзләштерде: матч тәмамлангач, ул үз көндәшеннән гафу сорап, үзендә аның белән татулашырга көч тапты. Ронни үзе дә иранлы белән кул бирешеп, кочаклашып, бик җылы хушлашты. Башкача мөмкин дә гүгел: снукер — тәрбияле, әдәпле һәм тәртипле кешеләр спорты ул.
Тагын бер сенсация: дөнья беренчелеге дебютанты, элек бернинди уңышларга да ирешмәгән, дөнья рейтингында 50 урында гына булган Велс снукерчысы Җәк Җонс, 2010 елда дөнья беренчеген яулаган австралияле Нил Робертсонны 13:7 исәбе белән җиңеп, чирекфиналга үтте. Шулай итеп, ел турниры дөньяның үз карамагында булган ике сулагай чемпионын да югалтты (тагын берсе — Марк Уильямс). Дөнья беренчелегендә бердәнбер сулагай калды — Марк Аллен. Ә бертигез дәрәҗәдә "ике куллы" Ронни О’Салливан чирекфиналда бельгияле Лүка Бресел белән очрашачак. Әйтергә кирәк, Ронни ирешкән уңыш аның яшьтәше булган Җон Һиггинска да юлдаш булды (икесе дә 1975 елгылар): шотландияле дә үз көндәше Кайрен Уилсонны шул ук13:2 исәбе белән ике сессия дәвамында җиңде. Инглиз исә беренче әйләнештә максималь брейк ясаган иде. Мондый казанышның "казасы" кайчак бик катгый була шул: снукерчының уены тәмам бозыла. Фортуна арты белән борыла да куя, һәм кичәге триумфчы моңа каршы берни дә эшли алмый, турнир аның өчен тәмам була. Снукер дөньясында бу сынамыш әледән-әле чынга ашып тора.
“Кытайда яңа “снукер инкыйлабы” башланып киттеме әллә?” — “Күк асты иле”ннән килгән һәм дөнья беренчелегенә сайлап алу ярышларының өч әйләнешен үтеп кергән 20 яшьлек егетнең чирекфиналга үтүен тагын ничек бәяләп була соң? Югыйсә, еллар буе кытайлыларны өметләндереп килгән өлкәнрәк һәм тәҗрибәлерәк профессионаллар төп турнирның беренче турында ук төшеп калдылар бит. Ә башта элеккеге дөнья чемпионы Шон Мөрфине хәлиткеч фреймда җиңгән Сы Цзяһуэй исә бу юлы, үз өстенлеген эзлекле рәвештә сессиядән сессиягә арттыра барып, 13:7 исәбе белән инглиз Роберт Милкинсны турнирдан “азат итте”. Хәзер аңардан Энтони МакГилл имтихан алачак. Өченче апрельдән бирле 88 фреймлык марафон аша үткән кытайлының гаять куәтле шотландиялегә каршы торырлык көче калганмы? Чирекфиналда шул сорауга җавап көтәбез.

Чирекфинал үзгәртү

 
”Елмаючан катыйль” һәм ”Глазго гладиаторы” кушаматлары алган шотландияле Энтони МакГилл: 2020 елның язында дөнья беренчелегенең ярымфиналына кадәр күтәрелгән иде; бу юлы чирекфиналда тукталып калды
 
Җәк Җонс — спорттагы язмышы сикәлтәле юлдан барган снукерчы: 2010 елда ук профессиональ статус алган иде, ләкин шуннан соңгы елларда ике тапкыр мейн-турдан төшеп калды һәм һөнәрмәннәр арасындагы ярышларга яңадан әйләнеп кайтты

Чирекфиналда Марк Аллен—Җәк Җонс һәм Энтони МакГилл—Сы Цзяһуэй очрашулары бер үк калыпта, “куышлы уйный-уйный” үтте дисәң дә була. Көндәшләрнең йә берсе, йә икенчесе беррәттән ике-өч фреймда җиңеп һәм җиңелеп, бер-ике фреймлык өстенлеккә ирешеп яки шул ук дәрәҗәдә калыша барып торды.
Беренче парда, исәп 10:10 булган мәлдә, Төньяк Ирландия остасының өч фреймлык ыргымы хәл итте. Велс снукерчысы үз “уен дулкыны”ның басылган чагына тарыды.
Икенче парда исә финиш сызыгына беренче булып шотландияленең килеп җитүе бик ихтимал иде: регламентта каралган соңгы ике фрейм алдыннан Энтони МакГилл 12:11 исәбе белән алга чыкты. Ләкин яшь кытайлы үз ихтыяр көчен нәкъ менә шушы хәлиткеч мизгелдә туплый алды һәм 13:12 исәбе белән ярымфиналга үтте. Мондый уңышка кытайлылардан элегрәк бары тик Диң Цзүнһуэй гына ирешә алган иде. Снукер белгечләре һәм җанатарлары арасында “Көнчыгыш снукерчылары йомык табигатьле һәм хискә бирелүгә һәвәс түгел” дигән фикер йөри. Бу юлы нәкъ киресенчә булды. Әле генә балачактан аерылган һәм “күзләре янып тора торган” кытайлының хисләр самимилеге тамашачыларны да әсир итте: алар Cы Цзяһуэйны хуплап, аңа көч биреп тордылар. Шулай итеп кытайлы соңгы өч атнада 100 дән артык фреймда уйнап, үз мөлкәтен берьюлы 100 мең фунт стерлингка арттырды. Хәзер аның киләсе сезонда нәкъ менә шул “капитал” күләме аша билгеләнә торган дөнья рейтингы буенча иң көчле 32 профессионал арасына керүе ихтимал.
Ләкин чирекфиналның чын сенсациясе дип, Лүка Бресел—Ронни О’Салливан матчы нәтиҗәсен танырга кирәктер. 25 апрелҗдә уйналган ике сессиядән соң җиде мәртәбәле дөнья чемпионы 10:6 исәбе белән алга чыккан иде. Ронни инде, күрәсең, үзен финалга чыккан дип хис итә дә башлагандыр: ул 26 апрель көнне бельгияленең көрәшкә бөтенләй үзгәреп чыкканын ул үз вакытында сизеп ала алмады. Нәтиҗәдә Лүка Бресел, беррәттән 7(!) фреймда җиңеп, 13:10 исәбе белән ярымфиналга үтте. Атаклы инглизнең 32 еллык профессиональ карьерасы дәверендә беркайчан да болай “агартканчы юылганы” булмады. Матч тәмам булгач, Ронни О’Салливан бельгияле көндәшенең уенын бик югары бәяләде: “Ул бит монда җиңеп чыгу өчен килгән кеше!” — диде.
Ярымфиналга турнир җирәбәсенең аскы өлешеннән чыккан һәм анда бер-берсе белән очрашырга тиешле Марк Селби белән Марк Аллен: “Карап карарбыз!” — дип уйлаганнардыр шәт, Ронниның бу “күрәзәлеген” ишеткәч. “Лестер хәйләкәре” (инглиз Марк Селбинең җанатарлар биргән кушаматы) исә үзенә каршы җан-фәрман көрәшкән 48 яшьлек Шотландия ветераны Җон Һиггинсны, уен басымын торган саен арттыра барып, 13:7 исәбе белән җиңде. Алар икесе дә дүртәр мәртәбә дөнья чемпионы булган кешеләр. Ләкин яшьрәк инглизнең шотландиялегә караганда 9 еллык “запасы” бар әле. Ә бу юлы, финал уенына чыгып, дөнья беренчелеге өчен тагын бер кат көрәшергә омтылышы да.

Ярымфинал үзгәртү

 
Марк Аллен 2016 елда; бүгенге “ябыккан” ирландияленең фотосы юк әле
 
Нил Робертсон — тамашачыларның яраткан уенчыларыннан берсе, бүгенге снукерчылар арасында әдәплелек үрнәге. "Серияле" снукерчы: быелгы беренчелектә ике мәртәбә 146 баллык брейк ясады
 
"Грек көтүчесе" — дөнья беренчелеге кубогы

Лүка Бресел белән Сы Цзяһуэй очрашуы алдыннан снукер статистикасын барлап торучылар биредә берничә яңалык булуын хәбәр иттеләр. Бельгия снукерчысы дөнья беренчелекләре тарихында Аурупаның кыйтга өлешеннән ярымфиналга кадәр барып җитә алган беренче кеше икән. Моңа кадәр финал алды уеннарында гел Британия утраулары уенчылары, австралиялеләр яки кытайлылар гына катнашып килгән. Кытай егете исә бу уңышка ирешкән иң яшь дебютант икән. 1980 нче еллар азагында соңрак җиде мәртәбә дөнья чемпионы булган Велс остасы Стивен Һендрига да тәүге кат югарыга үрмәләгәндә 20 яшь булган, ләкин бүгенге кытайлы ярымфиналга үткән мизгелдә аңардан 176 көнгә кечерәк икән. Өстәвенә Сы Цзяһуэй соңгы чирек гасырда “комсомол яшендәге” беренче ярымфиналчы да, ди.
Беренче фреймда бельгияле җиңде, ләкин аннары ул беррәттән ике фреймны оттырды. Һәм шул мизгелдә аның шактый тәкәббер һәм тәртипсез кеше булуы ачыкланды: ул уенны, “Син кем дә, мин кем!” дигән шигарь белән алып бара башлады. Җитмәсә, бишенче фрейм азагында өстәлдә калган шарларны... уен таягы белән сыпырып ташлап идәнгә ыргытты. Мондый хулиганлыкны “Крусибл” театрында элегрәк бары тик Стивен Магуайр гына кайвакыт кыла торган булган. Ләкин шотландияле быел сайлап алу ярышлары аша үтә алмады. Аның урынына бельгияле калдымы инде?
Кытай егетенең исә көндәшенең бу коточкыч кыланмышларына исә дә китмәде: тотынды ул, фрейм арты фреймда җиңә-җиңә, үзеннән 8 яшькә өлкәнрәк башбаштакны акылга утыртырга! Җитмәсә, уңыш алиһәсе Фортуна да аңа озак вакыт ярдәм итеп торды. Өченче сессия уртасында Сы Цзяһуэй 14:5 исәбе белән зур өстенлеккә ирешкән иде инде. Комментаторлар бертавыштан аңа “Оттырачак!” дип хөкем карары чыгардылар. Әмма ярымсессияләр арасында була торган 15 минутлык тәнәфестән бельгияле уен залына, әйтерсең лә, яңадан туып чыкты. Югары уен техникасы да, какшамас ихтыяр көче дә юк түгел икән ләбаса аңарда! Ул уен стилен һәм тактикасын тамырдан үзгәртте. Кытай егете әлегә кеше психологиясен “укый” белми, күрәсең: ул үз уенына тиешле үзгәрешләр кертә алмады. Өстәвенә техник осталыкта да “ак таплары” бар әле аның. Әйтик, ул аткыга һәм уйнала торган шарга сугу көчен чамалый алмый һәм шул сәбәпле чираттагы шарларны зур кыенлык белән кертә, еш кына мәҗбүри ялгышларга дучар була. Ләкин аңарда талант дигән нәрсә ташып кына тора. Тора-бара чыныгыр, остарыр һәм гаять куәтле снукер остасы булып китәр, дигән фикер калды.
Нәтиҗәдә бельгияле, бер-бер артлы 11(!) фреймда өстен булып, 28 нче фреймнан соң исәпне тигезләде, ә тагын ике фрейм үткәч, 16:14 исәбе белән финиш сызыгына чыкты. Уенның ахыргы исәбе дә аның файдасына — 17:15. Финал уенында Лүка үзен ничегрәк тотар икән? Анда бит ул Марк исемле чын зубрларның берсе белән очрашачак! Йә Марк Селби, йә Марк Аллен. Өшкереп кенә ташлый торганнар икесе дә, болай кылана башласаң.

Инглиз Марк Селби белән ирландияле Марк Аллен очрашуында мавыктыргыч һәм маҗаралы уен күзәтербез дигән өмет башта ук булмады: ике снукерчының да уен осталыгы бик югары, һәм алар бер-берсенә берничек тә фора бирә алмый иде. Матч чыннан да катгый позицион калыпта барды: көндәшләр хәлиткеч һөҗүмнәргә уен өстәлендәге халәт өлгереп җиткәч кенә күчеп тордылар. Мондый уен, әлбәттә, инглиз остасы файдасына: ул бит әле 2014 елда ук, нәкъ шундый ялыктыргыч финал уенында Ронни О’Салливанны җиңеп, беренче мәртәбә дөнья чемпионы булган иде. Катлаулы һәм гаять четерекле позицияләрдә уен темпы бик сүлпән булды: беренче ике сессиядә көндәшләр хәтта билгеләнгән вакыт эчендә уйналырга тиешле 8 фреймны төгәлли дә алмадылар. Нәтиҗәдә соңгы сессиядә 11 фрейм үткәрергә туры килде, һәм көрәш җирле вакыт белән төн уртасына кадәр барды. Беренче өч сессиядә Марк Селби әкренләп зур өстенлеккә иреште, исәп 16:10 га кадәр җитте. Шуннан соң Марк Аллен беррәттән биш фреймда отты. Ләкин тагын ике фреймлык ыргым ясарга аның көче җитмәде инде. Марк Селби 17:15 исәбе белән финалга үтте.

Финал үзгәртү

 
Лүка Бресел — уен осталыгын елдан-ел арттыра баручы оста; спорт карьерасын футболчы буларак башлап җибәргән булган һәм шул еллардагы тормышын "онытып бетермәгән" әле
 
Марк Селби — "Лестер хәйләкәре", 24 ел инде профессионаллар статусында, дүрт мәртәбә дөнья чемпионы (2014, 2016, 2017, 2021 елларда): элеккечә куәтле, зирәк һәм тапкыр

Быелгы дөнья беренчелегенең финалында катнашучы өч төп шәхеснең берсе алдан ук билгеләнеп куелган иде. Ул — Шеффилд шәһәрендә яшәүче 51 яшьлек рефери Брендан Мур (Brendan Moore). Элек үзе дә һәвәскәр рәвешендә снукер уйнаган, ләкин, үзе әйтмешли, “бердәнбер мәртәбә 63 баллык серия ясаган һәм шуннан соң бу күрсәткечкә якын да килә алмаган” булган. Ләкин 21 еллык “хөкемдарлык карьерасы”нда дөньяда иң абруйлы рефериларның берсе булып күтәрелгән. Моңа кадәр дә ике тапкыр дөнья беренчелегенең финал уеннарын үткәргән (2014 һәм 2018 елларда). Быел исә ул, “яшьләргә юл бирү өчен”, рефери эшчәнлеген туктатачагын белдергән. Алга таба ул бильярд федерацияләренең берсендә җитәкче булыр дип фаразлана.
Ә инде финалда уйнаучы снукерчыларга килсәк, Марк Селби да, Лүка Бресел дә финал уенында хәзерге вакытта чыннан да иң яхшы дөньякүләм осталар икәнлекләрен исбат иттеләр, дисәң дә була. Бигрәк тә бу бельгиялегә кагыла: озакка барган турнирда шундый яхшы әзерлекле булып кала алган, физик яктан куәтле һәм психологиясе тотрыклы дәгъвачылар финал уеныннарда бик сирәк күзәтелә. Ике көн дәвам иткән матчның көндезге сессияләрен Лүка һәркайсын 4:0 исәбе белән отты. Маркка исә бөтен көчен һәм осталыгын җигеп, 12 яшькә кечерәк көндәшен куып җитәргә тырышудан башка чара да калмады. Беренче көнне Селби 8:9 исәбенә ирешә алды. Уналтынчы фреймда инглиз хәтта 147 баллык максималь серия дә ясый алды. Һәм бу дөнҗя беренчелеге финалларында ирешелгән тәүге "максимум" булган икән! Шуның белән ул беренче әйләнештә үк брейкка ирешкән Кайрен Вилсон өмет иткән 40 мең фунт стерлинглык акчалата бүләкнең яртысын “тартып та алды”. Бу суммага максимум булмаган иң югары серия өчен каралган 15 мең фунт стерлинг та өстәлде. Димәк, Кайрен Уилсонның һәм Марк Селбинең банктагы хисаплары 27500 гә артачак.
Ләкин икенче көнне, дүртенче сессия башында бельгияле Лүка Бреселнең инглиздән өстенлеге 16:10 га кадәр җитте. Һәм шушы җаваплы мизгелдә бельгияленең уенында торгынлык барлыкка килде. Марк Селби, беррәттән "җавапсыз" 324 балл җыйды һәм исәпне 15:16 га кадәр җиткерде. Әмма Маркның бу ыргымына һич кенә дә мәҗбүри булмаган бердәнбер ялгышы чик куйды: шуннан башлап инде шарлар калталарга Лүка аткыга сукканнан соң гына кереп торды. Ахыргы нәтиҗә — 18:15. Кыйтга Аурупасыннан булган, баһадир гәүдәле һәм символик "Грек көтүчесе" кубогын югарыга чөйгән беренче дөнья чемпионы күз яшьләрен тыя алмый иде инде.

"Грек көтүчесе" дип аталган кубокны 94 ел элек дөнья беренчелекләрен үткәрә башлаган оештыручылар нибары 19 фунт стерлингка гына сатып алган булганнар, Тәүге дөнья чемпионына бирелә торган бүләк тә шул берничә дистә акча берәмлеге белән чикләнгән. Бүген инде бу кубокка бер ел дәвамында хуҗа булган снукерчының шәхси мөлкәте ярты миллион фунт стерлингка арта. Шулкадәр үк балл аның дөньякүләм рейтингына да өстәлә. Әйтик, Лүка Бресел хәзер ул ике еллык балларны туплаган рейтингның икенче баскычына кадәр күтәрелде. Элеккеге 9 нчы урыннан. Ронни О'Салливан әлегә иң югарыда, ләкин киләсе сезон башында, бер еллык балларны төшереп калдыргач, инглиз үз урынын саклап кала алмаска да мөмкин.

Әмма иң мөһиме: снукер спортының үзәгендә бер акча гына түгел. Аның асылы шарлар тәгәрәтүгә генә кайтып кала алмый. Бу уен — рухи һәм матди кыйммәтләр арасында "алтын урталык" табу үрнәге, дөньяга фәлсәфи карашның физик һәм спортчыл чагылышларыннан берсе. Шул сәбәпле без аны Татарстанда һәм татарлар арасында пропагандаларга һәм җәелдерергә тырышабыз да. Коллык тозагы булган матдичелек баткаклыгыннан арынырга вакыт җитте.

Әйтергә кирәк, Халыкара снукер федерациясен спортта ришвәтчелеккә һәм алдау-йолдауларга каршы көрәшүче алдынгы дөньякүләм берләшмә дип атарга мөмкин. "Заказлы уеннар" ачыкланган очракта, федерация бик җитез гамәл кыла һәм катгый карарлар кабул итә. Хәтта дөнья чемпионнарын да дисквалификацияләгәне булды аның бу җинаятьләр өчен (2016 елда инглиз Стюарт Биңһәмне). Мондый алыш-биреш белән, ни хикмәт, күбрәк Кытай снукерчылары шөгыльләнә. 2023 елның 6 июнендә, тотализаторда акча эшләү нияте белән алдан килешенеп оту-оттырулар аркасында, берьюлы ун кытайлы дисквалификациягә дучар булды. Әйтик, Лән Вэнбо снукердан гомерлеккә читләштерелде. Кытайлыларның иң өметлеләреннән берсе дип саналган Йән Биңтао мейн-тур ярышларында 2027 ел азагына кадәр катнаша алмаячак. Ә Чжао Синтуңны "кызгандылар": үз гаебен тануы һәм федерация тикшерүчеләре белән хезмәттәшлеге өчен, ул 2024 елның сентябренә кадәр генә эшсез утырачак. Хөкем ителгән ун снукерчы да еллар буе үзләре эшләп тапкан акчаларның зур өлешен чыгарып салырга мәҗбүр булдылар. Шулай итеп, кытайлыларга дөнья беренчелекләрендә җиңү өмете белән, бәлки, алдагы елларда хушлашырга да туры килгәндер...

Искәрмәләр үзгәртү