Снукер буенча 2024 елгы дөнья беренчелеге

Снукер буенча 2024 елгы дөнья беренчелеге бу спорт төренең 97 еллык тарихында шундый югары дәрәҗәдә үткәрелә торган туксанынчы ярыш. Икенче бөтендөнья сугышы елларында җиде еллык тәнәфес булды. Юбилей турнирын үткәрү вакыты, урыны, кагыйдәләре һәм башлангыч шартлары узган еллардагыга охшаш һәм бөтенләй диярлек үзгәрешсез калды. Барысын да тагын бер кат кабатламас өчен, алар кыскача мәгълүмат һәм җәдвәлләр рәвешендә китерелә.

Снукер буенча 2024 елгы дөнья беренчелеге
Спонсор Cazoo[d]
Урын Театр Крусибл[d] һәм Шеффилд
Әүвәлгесе Снукер буенча 2023 елгы дөнья беренчелеге
Киләсе 2025 World Snooker Championship[d]
Нәшернең саны 97
Башлану вакыты 20 апрель 2024
Тәмамла(н)у вакыты 6 май 2024
Оештыручы Бөтендөнья профессиональ бильярд һәм снукер ассоциациясе[d]
Катнашучылар саны 144
Җиңүче Кайрен Уилсон[d]
Рәсми веб-сайт wst.tv/cazooworldchampionship/(ингл.)
Формат соревнований турнир на выбывание[d]
Турнирная система ranking tournament[d]
Призовой фонд 2 395 000 £
Количество сенчури-брейков 185
Highest break 147
 Снукер буенча 2024 елгы дөнья беренчелеге Викиҗыентыкта
“Крусибл” театры аренасы. Соңгы 47 елда биредә снукер буенча дөнья беренчелекләренең төп турнирлары үткәрелеп килә.
Кайрен Уилсон — дөньяның снукер буенча яңа чемпионы
Снукер буенча 2024 елгы дөнья беренчелеге
Турнирны үткәрү мөддәте 20 апрель — 6 май, 2024
Төп турнир аренасы «Крусибл» театры
Үткәрү урыны Шеффилд (Англия)
Үткәрүче WPBSA
Төп иганәчесе Cazoo
Гомум бүләкләү фонды £ 2 395 000
Былтыргы чемпион Люка Бресел (Бельгия)
Снукер буенча дөнья кубогы

Бүләкләү күләме

үзгәртү

Җиңүчегә: £500 000

Финалда уйнаучыга: £200 000

Ярымфиналда уйнаучыларга: £100 000

Чирекфиналда уйнаучыларга: £50 000

Икенче әйләнештә уйнаучыларга: £30 000

Беренче әйләнештә уйнаучыларга: £20 000

Иң яхшы 48 уенчыга: £15 000

Иң яхшы 80 уенчыга: £10 000

Иң яхшы 112 уенчыга: £5 000

Иң зур брейк ясаучыга: £15 000

Максималь брейк ясаучыга (төп турнирда): £40 000

Максималь брейк ясаучыга (квалификациядә): £10 000

Квалификация ярышлары

үзгәртү

Квалификация турниры гадәттәгечә төп турнирдан ике атна алданрак, 8 апрель көнне башланды һәм шул ук Шеффилд шәһәренең Инглиз спорт институтында һәм элеккегечә дүрт әйләнештә үтте. Аның беренче әйләнешендә дөньякүләм рейтингы 113 нче һәм аннан да түбәнрәк булган һөнәри снукерчылар катнашты. Сезон дәвамында уңышлы чыгыш ясаган уналты һәвәскәр уенчы (шулар арасында биш хатын-кыз) да чакырылган иде. Аннары бу турда уңышка ирешкәннәр рейтингта 81-112 нче урыннарны биләгән һөнәриләр белән уйнады. Җиңүчеләрнең осталыгын өченче раундта 49-80 нче рейтинглылар, соңгы дүртенче әйләнештә 33-48 нче югарылыктагылар сынады.

 
Квалификациядә максималь брейк ясаса да, төп турнирга үтә алмаган таиландлы Ноппон Саеңһам

Шулай итеп, квалификациядә иң яхшы нәтиҗәгә ирешкән уналты снукерчы шул ук сандагы һәм рейтингта беренче уналты урынны тоткан осталарның (аларның исем-фамилиясе астагы җәдвәлнең икенче баганасында калын хәрефләр белән язылган, илләр исеме астындагы җәяләр эчендә — уенчыларның рейтингтагы урыннары) беренче көндәше булып китте. Төп турнир җирәбәсендә беренче «чәчелгән» урынны гадәттәгечә гамәлдәге дөнья чемпионына, бельгияле Люка Бреселга бирделәр, ә сезон  дәвамында рейтинг лидеры булган инглиз Ронни О’Салливан төп турнир җәдвәленең капма-каршы ягындагы уналтынчы урынга кереп утырды. Калган ундүрт остага һәм аларның квалификация ярышларын уңышлы үткән көндәшләренә «сукыр җирәбә» насыйп булды. Игътибарга лаек ки, бу юлы квалификация имтиханын рейтингта бары тик беренче 48 урынны биләгәннәр генә тапшыра алды, түбәнрәкләр һәм һәвәскәрләр төп турнирда үзләренә урын ала алмады. Һәм тагын сенсация дип саналырлык бер вакыйга: 2010 елда дөнья чемпионы булган австралияле Нил Робертсон да «Крусибл» театрында чыгыш ясау мөмкинлегеннән мәхрүм булды: ул квалификациянең дүртенче әйләнешендә Велс ватандашы Җейми Җонска 9:10 исәбе белән оттырды.

Квалификациянең дүртенче әйләнешендә таиландлы Ноппон Саеңхам, ахыр чиктә кискен көрәштә Велс ватандашы Җексон Пейҗга 9:10 исәбе белән оттырса да, максималь брейк ясауга иреште һәм шуның белән 10 мең фунт стерлинг күләмендә өстәмә бүләк яулады.

Төп турнир җәдвәле

үзгәртү
Беренче әйләнеш Икенче әйләнеш Чирекфинал Ярымфинал
Катнашучыларның

ватандашлыгы һәм

рейтингтагы урыннары

Уен 10 фреймда

җиңүгә кадәр

(ике сессия)

Уен 13 фреймда

җиңүгә кадәр

(өч сессия)

Уен 13 фреймда

җиңүгә кадәр

(өч сессия)

Уен 17 фреймда

җиңүгә кадәр

(дүрт сессия)

  Бельгия Люка Бресел 9
(гамәлдәге чемпион)
  Англия Дэвид Гилберт 10
(31)   Англия Дэвид Гилберт 13
  Англия Роберт Милкинс 4
  Англия  Роберт Милкинс 10
(16)
  Кытай Халык Җөмһүрияте Паң Цзүнсү 9
(27)   Англия Дэвид Гилберт 13
  Шотландия Стивен Магуайр 8
  Төньяк Ирландия  Алистер Картер 7
(9)
  Шотландия Стивен Магуайр 10
(28)   Шотландия Стивен Магуайр 13
  Англия Шон Мөрфи 9
  Англия  Шон Мөрфи 10
(6)
  Кытай Халык Җөмһүрияте Лү Һаотән 5
(26)   Англия Дэвид Гилберт 11
  Англия Кайрен Уилсон 17
  Англия  Марк Селби 6
(5)
  Англия Җо О’Коннор 10
(30)   Англия Җо О’Коннор 6
  Англия Кайрен Уилсон 13
  Англия   Англия Кайрен Уилсон 10
(12)
  Велс Доминик Дейл 1
(40)   Англия Кайрен Уилсон 13
  Шотландия Җон Һиггинс 8
  Шотландия  Җон Һиггинс 10
(13)
  Велс Җейми Җонс 6
(41)   Шотландия Җон Һиггинс 13
  Төньяк Ирландия Марк Аллен 12
  Төньяк Ирландия  Марк Аллен 10
(4)
  Англия Робби Уильямс 6
(45)
  Англия Җадд Трамп 10
(3)
  Иран Хөсәен Вафаи 5
(19)   Англия Җадд Трамп 13
  Англия Том Форд 7
  Англия Том Форд 10
(14)
  Англия Рики Уолден 6
(32)   Англия Җадд Трамп 9
  Велс Җек Җонс 13
  Кытай Халык Җөмһүрияте Чжаң Әнда 4
(11)
  Велс Җек Җонс 10
(44)   Велс Җек Җонс 13
  Кытай Халык Җөмһүрияте Сы Цзяһуэй 9
  Велс  Марк Уильямс 9
(6)
  Кытай Халык Җөмһүрияте Сы Цзяһуэй 10
(23)   Велс Җек Җонс 17
  Англия Стюарт Биңһәм 12
  Кытай Халык Җөмһүрияте  Диң Цзүнһуэй 9
(7)
  Англия Җек Лисовски 10
(17)   Англия Җек Лисовски 11
  Англия Стюарт Биңһәм 13
  Англия  Гәри Уилсон 5
(10)
  Англия Стюарт Биңһәм 10
(29)   Англия Стюарт Биңһәм 13
  Англия Ронни О’Салливан 10
  Англия  Барри Һокинс 8
(15)
  Велс Райан Дей 10
(18)   Велс Райан Дей 7
  Англия Ронни О’Салливан 13
  Англия   Англия Ронни О’Салливан 10
(2)
  Велс Җексон Пейҗ 1
(43)

Төп турнир көндәлеге

үзгәртү

Беренче әйләнеш

үзгәртү
 
Дэвид Гилберт — яңа биеклекләргә менәргә әзер булган “снукер бөркете”.

Турнирны гадәттәгечә гамәлдәге чемпион башлап җибәрде, күпьеллык традиция буенча, беренче көнне бары тик аның уены гына тәмамланырга тиеш. Бельгияле Люка Бреселга җирәбә тәҗрибәле һәм гаять көчле көндәш насыйп итте: инглиз Дэвид Гилберт, хәзер рейтингта 31 нче урында гына булса да, 2019 елда дөнья беренчелегенең ярымфиналында уйнаган оста. Уен кыйтга снукерчысының куәтле басымы астында башланды. Баштарак бельгияле чемпион гел отып барды, ләкин аның Британия утрауларында туып үскән көндәше, исәп 6:9 га җиткәч, үзендә беррәттән алты фреймда өстен булырга ихтыяр көче тапты һәм исәпне тигезләде (9:9). Соңгы 19 нчы хәлиткеч фреймда Дэвид 70:0 исәбе белән үз теләгенә иреште. Җиңелгән чемпион исә уеннан соңгы интервьюда быелгы катлаулы ярышлар сезонында нык арыган булуын һәм өстәвенә чирләп тә торуын әйтте. [1] Шундый халәттә дә батырларча көрәшкән останы тамашачылар алкышлап озаттылар.

Былтыргы чемпионның үз титулын саклап кала алмавы да гадәти күренеш инде, аны снукерчылар «Крусибл каргышы» дип атыйлар. Бу «нәләт» бары тик ике мәртәбә генә элеккеге чемпионнарны кызганды: инглизләр Ронни О’Салливан 2012—2013 елларда һәм Марк Селби 2016—2017 елларда беррәттән ике тапкыр җиңүче була алдылар. «Крусибл» театры "өрәкләр"енең дөньякүләм рейтинг лидерларына мөнәсәбәте, гомумән алганда, ул кадәр үк рәхимсез булмады: беренче әйләнеш гадәттә «чәчелгән» осталарның өстенлеге белән уза иде. Ләкин бу юлы күпчелек очрашуларда көрәш бик кискен төстә барды. Бары тик Кайрен Уилсон белән җиде кат дөнья чемпионы Ронни О’Салливан гына түбәнрәк рейтинглы көндәшләрен бик җиңел үттеләр, икесе дә 10:1 исәбе белән җиңде.

Моның ике төп сәбәбен атап була. Беренчедән, квалификация аша үткән яшь снукерчылар хәзер инде күпкә остарак уйный торганнар. Мәсәлән, кытайлы Сы Цзяһуэй, инглиз Җо О’Коннор һәм Велс ватандашлары Җек Җонс белән Җексон Пейҗ. Икенчедән, астан күтәрелгән тәҗрибәлерәкләр арасында 2015 елның дөнья чемпионы Стюарт Биңһәм, инглизләр Дэвид Гилберт, Рики Уолден һәм Җек Лисовски, шотландияле Стивен Магуайр, Велс ватандашы Райан Дей кебекләр — ягъни снукер дөньясында утны да, суны да кичкән һөнәрмәннәр бар.

 
Дөнья беренчелекләрендә тәүге кат чыгыш ясаганда ук дүрт тапкыр дөнья чемпионы Марк Селбины җиңгән Җо О'Коннор

Беренче әйләнештә иң түбән сыйфатлы уен Роберт Милкинс белән Паң Цзүнсү очрашуында булгандыр. Ике көндәш тә техник яктан шактый җитешсез уен күрсәтте, шул сәбәпле позиция гел катлаулыланып торды. Ике тарафтан да күпсанлы мәҗбүри булмаган ялгышлар ясалды. Кытайлының еш кына тәҗрибәсезлектән каушап калуы белән инглизнең сабырсыз һөҗүмчәнлеге "ярыш"ында кайсысы кимчелексезрәк булыр? Әлбәттә, үзен беренче булып кулга ала алган уенчы җиңеп чыга мондый очракларда. Нәкъ шулай булды да: хәлиткеч унтугызынчы фреймда соңгы хатаны кытайлы ясады, һәм Роберт Милкинс камил һәм төгәл йөрешләр ярдәмендә 10:9 исәбе белән икенче әйләнешкә үтте.

Төп турнирның «икенче урындагы» өлкән остасы (беренчесендә — 53 яшьлек Велс ватандашы Доминик Дейл), өч мәртәбә дөнья чемпионы (2000, 2003, 2018 елларда), 49 яшьлек Марк Уильямсның Күк асты иленнән килгән 21 яшьлек йолдыз Сы Цзяһуэй белән уены тигез, күпкә югарырак дәрәҗәдә һәм мавыктыргычрак булды. Һәм бу очракта да әлеге-баягы «соңгы ялгыш» очрашуга нокта куйды: кытайлы 10:9 исәбе белән алга атлады.

Ә менә дүрт тапкыр дөнья чемпионы булган (2014, 2016, 2017, 2021 елларда) 41 яшьлек инглиз Марк Селбиның еш кына сүлпән, ә кайчак хәтта ихтыярсыз уены гаҗәпләндерде. «Лестер хәйләкәре» дип аталган снукер гроссмейстерының якташы, шул ук Лестер шәһәрендә туып үскән 28 яшьлек Җо О’Коннор үзен иҗади яктан камилрәк һәм күркәмрәк уенчы итеп күрсәтте һәм 10:6 исәбе белән җиңү яулады. Икенче әйләнештә ул Сы Цзяһуэй белән очраша: димәк, ике яшь снукерчының берсе ким дигәндә чирекфиналга кадәр барып җитәчәк.

Икенче әйләнеш

үзгәртү

Төп турнирда уйный башлаган сигез дөнья чемпионының бишесе икенче әйләнешкә үтте — Шон Мөрфи, Җон Һиггинс, Җадд Трамп, Стюарт Биңһәм һәм Ронни О'Салливан. Өчесе төшеп калды — Люка Бресел, Марк Уильямс һәм Марк Селби.

Икенче әйләнеш уеннары снукерда психологиянең бик мөһим — гадәти, спортның физик һәм техник әзерлеккә бәйле тәшкиләтләре белән беррәттән һәм бертигез дәрәҗәдә — роль уйнавын тагын бер кат раслады. Психологик тотрыклылык, җан тынычлыгы, түземлек-сабырлык һәм игътибарның көрәшкә һармонияле һәм “экономияле” рәвештә тупланган булуы кайчак барыннан да әһәмиятлерәк булып чыга. Әлеге, элек ата-бабаларыбызга хас табигый сыйфатлар хәзер, аяныч ки, таркалган Советлар Берлеге халыкларының һәм шул җөмләдән без татарларның да яшь буынында җитенкерәми инде. Әлегә кадәр русиялеләрдән беркемнең дә Main Tour дип аталган иң көчле дөньякүләм ярышларда катнашканы юк. Элегрәк һәвәскәрләр арасында бераз талпынып караган татар һәвәскәр снукерчыларының да кикриге шиңде. Быел Украинадан ике спортчы дөнья беренчелегенең квалификациясенә үтеп керә алды. Ләкин ярышларның беренче әйләнешендә үк рейтингта 113 нче урында булган Антон Казаковны 10:3 исәбе белән тар-мар иттеләр, ә Юлиан Бойконы 10:0 исәбе белән “агартканчы юдылар” (снукерчылар телендә “коры исәп” белән җиңү шулай атала).

Шул сәбәпле “зыялылар спорты”ның бу төрен Википедиядә яктыртырга тырышабыз да инде. Моны яхшы аңлаган Кытайның һәм Таиландның спорт даирәләре снукерны игътибар үзәгендә тоталар һәм эзлекле рәвештә үстерәләр, үз илләрендә мул акчалы турнирлар үткәрәләр.

 
Җаны тыныч, кәефе яхшы, физик халәте камил булса, теләсә кемне дә җиңәргә сәләтле шотландияле Стивен Магуайр. Ләкин, аяныч ки, нервлар киеренкелеге аңа ешрак хас була.

Беләге юан берне ега, аннары акылы камил булган аның үзен бөгәрләп ташлый. Бу хакыйкатьне икенче әйләнешнең тәүге Дэвид Гилберт-Роберт Милкинс очрашуына шаяртулы эпиграф итеп куйсаң да була. Беренче әйләнештә Милкинс дөнья беренчелегенә тәүге кат чыккан тәҗрибәсез Паң Цзүнсүне даими психологик басым астында тоту өчен күп көч сарыф итте һәм кытайлыны җиңә алды (10:9 исәбе белән). Ләкин икенче әйләнештә аның бу “дәрманы” тәмам бетте дисәң дә була. Дэвид исә, Робертның чамасыз ашкынулы уеныннан бик оста файдаланып, исәпне гел үстерә барды һәм көндәшен өченче сессия башында ук тар-мар итеп буйсындырды — 13:4.

Тагын бер күренекле дуэль турында. Җаны тыныч һәм үз көченә ышанычы нык булса, шотландияле Стивен Магуайр — теләсә кемне дә җиңәргә сәләтле оста. Ул моны кат-кат исбат итте инде үзенең чирек гасырлык һөнәрмәнлек дәверендә. Икенче әйләнештә аңа каршы 2005 елның дөнья чемпионы булган инглиз Шон Мөрфи үзе чыкты. Элеккеге елларда бу көндәшләр арасында низаглар һәм хәтта бер җәнҗал да булып алган иде. Бу юлы ничегрәк булыр? дигән сорау борчыды снукер тамашачыларын һәм белгечләрне. Ә Стивен элеккеге сабырсызлыгыннан һәм дуамаллыгыннан тулысынча арынган икән инде. Үзара очрашу алдыннан журналистлар сораштырганда Стивен: “Шон — минем иң якын дусларымнан берсе!” дип шаяртып, ул үзен тиешле психологик халәткә керткән. Бик аяусыз һәм тигез көрәш барды "Крусибл" театрында бу юлы да. Биш фреймда соңгы кара шарны керткән уенчы гына өстен була алды. Һәм Магуайр, сигезәр фреймнан торган ике сессиядә дә 5:3 исәбе белән уңышлы булып, өченче сессиягә дүрт фреймлык мая туплап чыкты — 10:6. Шотландияленең "рухи яктан яңадан тууы" тамашачыларның күңелен тәмам эретте: алар инде Стивенны гади һәм гадәти сугымнардан соң да алкышларга күмә башладылар. Һәм Шон Мөрфи, өченче сессиядә бик игътибарлы һәм бөтен көчен биреп уйнаса да, ахыргы 9:13 исәбе белән көндәшенә чирекфиналга юл бирергә мәҗбүр булды.

Ә менә 2019 елда дөнья чемпионы булган инглиз Җадд Трампның үз ватандашы Том Фордны 13:7 исәбе белән җиңүе “классик өстенлек” дигән гыйбарә белән аңлатыла. Ике якның да психологик әзерлеге камил иде, ләкин беренчесенең уен осталыгы югарырак булды. Уен осталыгы һәм элеккеге тәҗрибә шулай ук Кайрен Уилсон-Җо О'Коннор һәм Ронни О'Салливан-Райан Дей очрашуларында да хәлиткеч роль уйнады һәм беренче булып аталганнарның зур өстенлек белән җиңүенә китерде. Ләкин биредә көрәш төрлечә барды. Әйтик, бу юлы җиде тапкыр дөнья чемпионы Ронни О'Салливан нигәдер үзенә хас булмаган рәвештә гади позицияләрдә дә зур ялгышлар ясап уйнады, ләкин Райан Дей үзенә "күктән төшкән" өстәмә мөмкинлекләрдән файдалана алмады һәм кимендә дүрт фреймда отышны кулдан ычкындырды. Югыйсә, бу уенның нәтиҗәсе соңгы фреймнарда гына хәл ителәсе иде. "Минем уеным — уртача, — дип белдерде ул өченче сессия алдыннан, — ләкин чирекфинал өчен оптимистик халәттә". [2] Һәм Кайрен Уилсон да, чагыштырмача җиңел генә чирекфиналга үткән булса да, үз уеныннан канәгать булмавы турында әйтте. [3]

 
Оста снукерчы гына түгел, игелекле җан иясе дә булган Марк Аллен. Төньяк Ирландиянең үзе туып үскән Антрим шәһәрендә Марк бөтен мохтаҗларга ярдәм күрсәтеп тора.

Биредә бик кызыклы бер хәл елдан-ел кабатланып килә: төп турнирның беренче ике әйләнешендә һәм чирекфиналда берьюлы ике парны янәшәдәге ике өстәлдә уйнатырга туры килә, һәм залда урын җитмәү сәбәпле, бер-берсе белән уйнаучыларны ике урынлы тар кәнәфидә бергә утырталар, эчә торган сулары һәм кабымлыклары да бер үк өстәлдә була. Ронни исә иркенлекне һәм ялгызлыкны ярата торган кеше, һәм бу уңайсызлык аның уенына да тискәре йогынты ясый дип санала. Һәрхәлдә, ярымфиналга чыккач һәм залда бер генә өстәл калгач, көндәшләрне аерым утырту мөмкинлеге була. Һәм Ронниның уены да иркенәеп, яхшырып китә. Бу юлы да шулай булыр дигән фараз нигезсез түгелдер. Ләкин моның өчен аңа чирекфиналда Стюарт Биңһәм кебек "зубр"ны җиңеп үтәргә кирәк.

"Крусибл" театрының залы тар булганга, дөнья беренчелеген башка урынга күчерү планнары күптән инде корыла. Кытай һәм Согуд Гарәбстаны турнирны колач җәеп каршы алырга әзерлек белдерәләр. Ләкин икесендә дә снукер уенын инглизләр кебек яхшы аңлаучы, теләсә нинди шартларда да әдәп саклаучы һәм зыялы тамашачылар булуы бик икеле. Футбол түгел ич бу! Шуңа күрә Бөтендөнья һөнәри бильярд һәм снукер ассоциациясе бер күнеккән җирдән китәргә ашыкмый.

Өченче хәлиткеч сессиясе бер үк вакытта башланган шотландияле Җон Һиггинс белән Төньяк Ирландия ватандашы Марк Аллен һәм инглизләр Стюарт Биңһәм белән Җәк Лисовски очрашуларында даими рәвештә көндәшләрнең чын һәм югары осталык тигезлеге күзәтелде. Уен барышында бер генә снукерчы да ярымсессияләр азагында ике фреймнан артык өстенлек яулый алмады. Беренче пар соңгы унбиш минутлык тәнәфескә 10:10 исәбендәге тәңгәллеккә, ә икенчесе 2015 елгы дөнья чемпионының 11:9 исәбе белән ике фреймлык өстенлегенә ирешкәч китте. Финиш сызыгында исә төп турнирның иң өлкән катнашучысы булып калган шотландияле, ахыргы егерме бишенче фреймда соңгы кара шарны керткәч кенә 13:12 исәбе белән җиңде. [4] Һәм "упкыннан кире чыккан" Җон шатлана-шатлана интервью бирде һәм җиңелгән көндәшенең киләчәктә дөнья чемпионы булачагына ышаныч белдерде. [5]

Ә Стюарт Биңһәм шул ук уңышка матч башында ирешелгән өстенлеген саклап калып лаек булды — 13:11.

Чирекфинал

үзгәртү
 
Кайрен Уилсон — танылган останың чемпионлык хыяллары нигезсез булмады.

Шулай итеп турнир җәдвәленең өске өлешендә Җон Һиггинс “һөҗүмчән өчлек”не җитәкләде: Дэвид Гилберт та, Стивен Магуайр да, Кайрен Уилсон да күптән инде дөнья чемпионы булырга хыялланган һәм элеккеге елларда шактый югары күтәрелә алган сәләтле дәгъвачылар. Ә җәдвәлнең аскы өлешендә киресенчә: Җадд Трамп, Стюарт Биңһәм һәм Ронни О’Салливан шикелле элек дөнья кубогын баш очында тоткан өч каһарман. Һәм Велсның яшь ватандашы Җек Җонс берүзе аларга каршылык күрсәтергә тырышачак иде. Һәм аның беренче көндәше — нибары биш яшькә генә олырак, ләкин инде биш ел элек үк дөнья чемпионы булып өлгергән Җадд Трамп үзе. Икенче сессия азагына кадәр көрәш тигез булды — 8:8. Ләкин икенче көнне, кич кунып һәм ял итеп чыккач, хәлләр кискен үзгәрде. Әйе шул, снукер дөньясында "һава торышы" үтә дә тотрыксыз: бүген күрексез уйнаганнар иртәгә бөтен тамашачыны гаҗәпләндерерлек осталык күрсәтә яки киресенчә — кичә таң калдырганнарны бүген танып та булмый... Җек Җонс, өченче сессиядә бик төгәл һәм төптән уйланылган сугымнар ясый-ясый, беррәттән биш фреймда өстен чыкты һәм элеккечә генә уйнаган Җаддка бернинди мөмкинлек калдырмады. Чирекфиналның төп сенсациясе — Велс ватандашының 13:9 исәбе белән җиңүе.

Ә менә Ронни О'Салливанның Стюарт Биңһәмгә җиңелүе бер дә гаҗәпләндермәде. Һәм аларның очрашуы нәкъ менә алдан фаразланган калыпта узды: Стюарт, комбинацияле уенда берсүзсез җиңеләчәген аңлаган хәлдә, үзе бернинди актив йөрешләр ясамыйча, уенны гел "корытып" торды, Ронниның тупас ялгыш ясаганын көтеп утырды. Һәм мондый җимергеч тактика үзен аклады да: егерменче фреймга кадәр көрәш чагыштырмача тигез барды, ләкин Ронниның уңышка ирешәчәгенә өмет булмады. Искиткеч күркәм сугымнар ясап, кызыл шарларны таратып бетергәч үк, Ронни гап-гади шарны кертә алмыйча, позицияне һәм фреймны да Стюарт кулына тапшырып торды. Ә соңгы өч фреймда инде Ронни бөтенләй каршылык та күрсәтмәде. Ахыргы нәтиҗә Биңһәм файдасына -- 13:10. Унбер ел элек О'Салливан, нәкъ шундый калыптагы уенда сабырсызлык күрсәтеп, Марк Селбига оттырган иде. Ул вакытта, Ронни психологлар ярдәменә сыенып, элеккеге рух халәтен кире кайтара алган иде. Хәзер ничегрәк булыр?..

Дэвид Гилберт-Стивен Магуайр һәм Кайрен Уилсон-Җон Һиггинс очрашулары икенче сессия азагына кадәр тигез көрәштә барды. Ә өченче сессиядә әзерлеге яхшырак булган Дэвид һәм Кайрен үз дигәненә ирештеләр: ике уенның да ахыргы нәтиҗәсе алар файдасына һәм бер үк — 13:8. Җиңүчеләр ярымфиналда очрашачак.

Ярымфинал

үзгәртү

Дэвид Гилберт-Кайрен Уилсон һәм Җек Җонс-Стюарт Биңһәм. Ярымфиналга чыккан бу парларга бәя биргәндә, белгечләрнең фикерләре төрлечә булды. Беренче пар турында “көчләре бөтенләй бертигез” дисәләр, икенчесендә күпкә өлкәнрәк һәм тәҗрибәлерәк инглиз әкренләп булса да өстенлеккә ирешер дип фаразланды. Бер Ронни О’Салливанның гына (ул гадәттә, үзе турнирда оттыруга ук, нәкъ шул “күрәзәләр” янына кереп утыра) фикере үзгәрәк һәм катгый булды: “Ни генә булмасын, Кайрен Уилсон — быелгы чемпион!”

 
Халыкара “снукер гаиләсе”: Бен һәм Татьяна Вулластоннар 2011 елда

Һәркайсы сигезәр фреймнан торган башлангыч ике сессия тигез көрәштә барды һәм һәр сессиянең нәтиҗәсе бер үк булды: 4:4, 8:8. Беренче парда ике як та гадәттәгечә ачык һәм һөҗүмчән уен алып барды. Икенче парда Стюарт Биңһәм, үзенең гадәти уен стиленә турылыклы булып, башта уенны “корытып торды”, көндәшенә катлаулы снукерлар куярга тырышты, ә ачык һөҗүмгә бик ышанычлы позициягә ирешкәч кенә күчә торган булды. Ә 19 яшькә кечерәк Җек Җонсның моңа исе дә китмәде: ул, халык әйтмешли, чөйне чөй кагып чыгарып торды. Уен бик әкрен барды, кайбер фреймнар 40-45 минутка кадәр дәвам итте. Хәтта өченче сессияне уйнап та бетерә алмадылар. Нәкъ шул сессия Велс ватандашының “түземлелек тактикасы” дөрес булуын ачыклады: үзен берсүзсез фаворит дип санаган һәм активрак уенга күчәргә мәҗбүр булган Стюарт Биңһәмнең инде физик халәте дә, нервлары да какшый башлагандыр, күрәсең. Өченче сессия 13:10 исәбе белән Җек файдасына тәмамланды. Шулай итеп яшь дәгъвачы үзенә, соңгы сессиядә инициативаны үз кулына алып, җиңүгә ирешү өчен нигез салды. Очрашу аның файдасына 17:12 исәбе белән тәмамланды.

Ә беренче парда исә Кайрен Уилсон тагын да тәвәккәлрәк, һөҗүмчәнрәк һәм иң мөһиме — төгәлрәк тактикага өченче сессия башында ук кереште. Уен бик тиз барды, фреймнар 10-15 минуттан соң ук тәмамланып торды. Бу сессия 14:10 исәбе белән тәмамланды. Һәм ахыргы нәтиҗә беркемне дә гаҗәпләндермәгәндер инде — 17:11. Финалда Кайрен Уилсон белән Җек Җонс очрашачак.

Ярымфиналларның тагын бер мизгеле, аеруча Русия һәм Беларусь спорт сөючеләрен кызыксындыра торганы булды. Ике уенның берсен рефери буларак Татьяна Вулластон алып барды. Татьянаның чын белорус фамилиясе Тарчыла, ул дистә ярым еллар элек, инглиз снукерчысы Бен Вулластон белән халыкара снукер ярышларында танышып, аның белән гаилә корган иде. Спорт карьерасы тәмамлангач, Халыкара снукер ассоциациясе аны рефери итеп үз сафларына алды. Ә быелгы финал уенында аңа маркер, ягъни төп рефериның компьютер янындагы ярдәмчесе вазифасын тапшырдылар. Бүген “снукерчы пар” Англиянең Лестер шәһәрендә гомер итә, гаиләдә ике бала үсә инде. Бен Вулластон исә Марк Селби һәм Җо О’Коннор кебек күренекле осталар яшәгән бу шәһәрдә снукер клубы ачып җибәрде. Бу хакта Татьяна моннан өч ел элек, “пандемия” котырган вакытта сөйләгән иде.[6]

 
Велс ватандашы Җек Җонс: квалификациядән — финалга! Бу уңыштан соң Велс снукерчысы рейтинг буенча дөньякүләм топ-16 исемлегенә керде.

Уен 18 фреймда җиңүгә кадәр
«Крусибл» театры, Шеффилд — 5-6 май 2024 ел
Рефери: Paul Collier
Кайрен УилсонҖек Җонс

5 май
Беренче сессия (8 фрейм): 7:1
Икенче сессия (9 фрейм): 4:5 (11:6)
6 май
Өченче сессия (́ фрейм): 4:4 (15:10)
Дүртенче сессия (матч тәмамланганчы): 3:4 (18:14)
Шулай итеп, инглиз снукер остасы Кайрен Уилсон, финал уенында Велс ватандашы Җек Җонсны 18:14 исәбе белән җиңеп, дөнья беренчелекләре тарихында 28 нче чемпион исемен яулады. Очрашуның нәтиҗәсе нигездә инглиз файдасына 7:1 исәбе белән тәмамланган беренче сессиядә үк хәл ителде. Җек Җонсны танып та алырлык түгел иде: ярымфиналда Стюарт Биңһемгә каршы тору һәм аны җиңү снукер остасының бөтен көчен сыгып алган, диярсең. Кара энергияле шыксыз бәндәләр белән аралашу үзе бер сынау ул кешелекле кешегә. Сигезенче фреймда гына ирешә алды Җек үзенең беренче уңышына. Шуннан соңгы өч сессиянең берсендә дә оттырмады Велс ватандашы. Димәк, бу парның көче һәм сәләте чыннан да тигез булган бу финалда.

Ике финалчының эчке дөньясы һәм кичергән хисләре уеннан соңгы интервьюларда һәм бүләкләү тантанасында бик ачык чагылды. [7]

Җек Җонс 1993 елда Велсның Кумбран шәһәрендә тугыз балалы гади кешеләр гаиләсендә туып үскән һәм шунда яши. Тормышта һәрнәрсәнең кадерен белә торган һәм тыйнак кеше. Ләкин аның спорттагы үзенчәлеге һәм снукер сөючеләрдән алган кушаматы... "Тавыш-тынсыз гына үтерүче" (Silent Assassin). Беренче сессиядә шулкадәр күп югалтмаган булса бу "катыйль", финалның ахыргы нәтиҗәсе дә үзгә булган булыр иде шәт. "Ул әле яңадан да "Крусибл" театрында финалда уйнаячак!" — диде Кайрен Уилсон да үзенең бүгенге көндәше һәм күптәнге дусты турында. Әйтергә кирәк, Җекның тормыш иптәше — Инна исемле һәм Русиядә туып үскән бер кыз. Ел саен Ригада үткәрелә торган турнирларның берсендә танышкан булганнар.

Кайрен Уилсонга тамашачылар биргән кушамат та аның спорттагы характерын чагылдыра — "Сугышчы" (Warrior). 1991 елда Англиянең Кеттеринг шәһәрендә туып үскән. Өйләнгән, үзенең "күчермә"се булган ике ир баласы бар. Олысы кебек 8 яшьлек булганда ук зур снукер өстәлендә уйный башлаган. Унсигез яшенә кадәр һәвәскәр булып уйнаганда бер генә турнирда да оттырмаган. Һөнәрмән булып киткәч, рейтинг исәпләнә торган биш халыкара турнирда җиңеп чыкты, тагын сигез мәртәбә финалда уйнады. Кайрен моннан дүрт ел элек дөнья беренчелегенең финалында да уйнаган иде инде. Ронни О'Салливанга 8:18 исәбе белән оттырды ул 2020 елда. Бу турнирда ул иң тотрыклы уен күрсәткән оста булды. Дөнья чемпионы булыр өчен, аңа биш әйләнеш дәвамында нибары 101 фрейм да җитә калды. Бу — соңгы утыз елдагы иң аз күләмле "сарыф итү"ләрнең берсе.

Финалның тагын бер күренекле мизгеле: уенны алып барган һәм 31 еллык рефери карьерасы булган 53 яшьлек инглиз Пол Коллиер үзенең бу халәттәге соңгы турнирын үткәрде һәм алга таба гомерен башка шөгыльләргә багышлаячагын белдерде.

Искәрмәләр

үзгәртү