Снукер буенча 2019 елгы дөнья беренчелеге

Шеффилд шәһәренең “Крусибл” театры: биредә планетаның снукер чемпионнарын “эшләп чыгаралар”.
Инглиз спорт институты, дөнья беренчелегенә сайлап алу ярышлары үткәрелгән урын.

Гаделләр, әдәплеләр, инсафлылар уены үзгәртү

Бөтендөнья беренчелеге — көз-яз системы буенча үткәрелә торган снукер ярышларының иң мөһиме һәм иң дәрәҗәлесе. 1977 елдан бирле Шеффилд шәһәренең “Крусибл” театрында үткәрелә торган турнирның быелгысы 2018/2019 ел сезонына нокта куйды.
Бу ярышларның финал турларында, башка еллардагы кебек үк, 32 снукерчы катнашты. Бөтендөнья рейтингында беренче 16 урынны биләүчеләр, гадәттәгечә, төп турнирга турыдан-туры үттеләр. Сайлап алу ярышларында уңышка ирешкән 16 уенчы шушы топ-16 осталарына килеп кушылды. Сайлап алу уеннарын 128 дәгъвачы башлап җибәрде, болар арасында хатын-кызлар һәм яшүсмерләр категорияләрендә дөнья чемпионнары һәм тагын берничә һәвәскәр уенчы да бар иде. Аларның күбесе, сайлап алуның беренче турында ук җиңелеп, беренчелектән төшеп калды. Һәвәскәрләр арасында иң зур уңышка ирешкәне — 23 яшьлек инглиз Җеймс Кеһилл. Ул сайлап алуның өч турында да көндәшләреннән өстен булды, ә төп ярышларның беренче турында дөнья рейтингы лидеры, биш тапкыр планета чемпионы инглиз Ронни О'Салливанны 10:8 исәбе белән җиңде. Җеймс финалның 1/8 ендә дә уңышка ирешә ала иде, әмма соңгы унтугызынчы фреймның хәлиткеч мизгелендә ялгыш җибәрде һәм 12:13 исәбе белән оттырып, көндәше Стивен Магвайрны чирекфиналга үткәрде.

Елның төп турниры регламенты озак еллар буе үзгәрешсез кала. Быел да сайлап алу турларында һәм финалның беренче турында уеннар 10 фреймда җиңүгә кадәр дәвам итте. Финалның 1/8 ендә һәм чирекфиналда 13 партиядә җиңеп чыгарга кирәк иде, ярымфиналда — 17 дә, финалда — 18 дә.

Снукерда буыннар алмашына үзгәртү

 
Картаймый торган ветеран: Җон Һиггинс — соңгы өч елда беррәттән дөнья беренчелегенең финалына чыккан, барлыгы 8 финалда уйнап, 4 тапкыр дөнья чемпионы булган кеше.
 
Җадд Трамп — снукер буенча 2019 елгы дөнья чемпионы.
 
Гәри Вилсон — элек гел “күләгәдә” булып та, быел, 28 яшен тутыргач кына, ярымфиналга кадәр барып җиткән уен остасы.
 
Девид Гилберт — быел күнегүләр ясаганда һәм турнирларда зур тырышлык куеп, ярымфиналга үткән һәм Җир шарында иң көчле 16 снукерчы исемлегенә керә алган 38 яшьлек инглиз остасы.
 
Шон Мөрфи — 2019 ел беренчелегендә Whitewash ясаган, ягъни үзенең беренче турдагы көндәше кытайлы Луо Һуңһаоны 10:0 исәбе белән җиңгән оста.
 
Җеймс Кеһилл — бу беренчелектә атаклы профессионал Ронни О'Салливанны җиңә алган һәвәскәр уенчы.

Бу беренчелектә яшьрәк һөнәри снукерчылар чыннан да “1960-1970 нче елларда туганнар” дип аталган һәм дөньякүләм дан казанган ветераннарның күбесен җиңүгә ирештеләр. Бу төркемнең лидерлары булган инглиз Ронни О’Салливан, Велс ватандашы Марк Вильямс һәм шотландияле Җон Һиггинс быел 44 яшьләрен тутыралар, инглиз Стюарт Биңһәм алардан бер елга соңрак туган, шотландияле Грем Дотт — тагын бер елдан соң. Ирландияле Кен Доэрти белән 7 тапкыр дөнья чемпионы, бүген инде спорт карьерасын туктаткан шотландияле Стивен Һендри 1969 елда дөньяга килгәннәр. Бу сәләтле алтылык соңгы 22 елда (1998 елдан башлап) барлыгы 16 мәртәбә дөнья чемпионы булдылар. Ләкин быел Ронни, чемпионатта иң түбән рейтинглы һәвәскәр, 23 яшьлек Җеймс Кеһиллга 8:10 исәбе белән оттырып, беренче турда ук төшеп калды. Марк Вильямс финалның 1/8 ендә соңрак ярымфиналга кадәр үтә алган Девид Гилбертны җиңә алмады. Ике ветеран — Стюарт Биңһәм белән Җон Һиггинс көрәшендә шотландияле өстен булды. Кен Доэрти сайлап алу ярышларын да үтә алмады, ә Грем Дотт беренче турда Стюарт Биңһәмгә оттырды.
1980 нче елларда туганнар әлегә кадәр 5 мәртәбә генә беренчелекне яулый алганнар иде. Быелгы чемпион Җадд Трамп — алтынчысы, ул шулар арасында иң кечесе, аңа әле 29 яшь кенә. Дөрес, ул үзен 17 яшендә үк бик сәләтле һәм өметле итеп күрсәтә алган иде. 2011 елда ул хәтта дөнья беренчелегенең финалына да чыкты. Ул вакытта аның көндәше шул ук Җон Һиггинс булды. Ләкин сабырлыгы, спорт һәм тормыш тәҗрибәсе җитенкерәмәү аркасында, Җадд уңышка ирешә алмады. Соңрак, 2015 елда, ул яңадан ярымфиналга кадәр барып җитте, ләкин булачак чемпион Стюарт Биңһәмгә хәлиткеч фреймда оттырды (уен исәбе 16:17).
Соңгы елларда ул, үз хыялына ирешү өчен, армый-талмый күнегүләр үткәрде. Аңа шәхси тормышында да зур үзгәрешләр ясарга туры килде: Җадд хәтта язылышмыйча гына бергә торган хатынын да аерып җибәрде: яшь чибәркәй, күрәсең, һөнәри спортчының нинди кырыс тормышта яшәвен аңлап җиткермәгәндер. Быел ул үзенең шәхси тренеры белән дә хушлашты. Хәзер снукер тарихындагы өченче сулагай чемпионга аның бертуган абыйсы ярдәм итә.

Төп турнир җәдвәле үзгәртү

 
Финалның 1/16еФиналның 1/8еЧирекфиналЯрымфиналФинал
 
                  
 
20 апрель
 
 
  Велс Марк Вильямс10
 
26 & 27 апрель
 
  Англия Мартин Гулд7
 
  Велс Марк Вильямс9
 
22 & 23 апрель
 
  Англия Девид Гилберт13
 
  Англия Девид Гилберт10
 
30 апрель & 1 май
 
  Англия Җо Перри7
 
  Англия Девид Гилберт13
 
24 апрель
 
  Англия Кайрен Вилсон8
 
  Англия Бәрри Һоукинс10
 
28 & 29 апрель
 
  Кытай Халык Җөмһүрияте Ли Һаң1
 
  Англия Бәрри Һоукинс11
 
24 & 25 апрель
 
  Англия Кайрен Вилсон13
 
  Англия Кайрен Вилсон10
 
2, 3 & 4 май
 
  Шотландия Скотт Дональдсон4
 
  Англия Девид Гилберт16
 
21 & 22 апрель
 
  Шотландия Җон Һиггинс17
 
  Шотландия Җон Һиггинс10
 
27, 28 & 29 апрель
 
  Англия Марк Девис7
 
  Шотландия Җон Һиггинс13
 
23 апрель
 
  Англия Стюарт Биңһем8
 
  Англия Стюарт Биңһем10
 
30 апрель & 1 май
 
  Шотландия Грем Дотт9
 
  Шотландия Җон Һиггинс13
 
21 & 22 апрель
 
  Австралия Нил Робертсон10
 
  Англия Шон Мөрфи10
 
25 & 26 апрель
 
  Кытай Халык Җөмһүрияте Луо Һуңһао0
 
  Англия Шон Мөрфи6
 
20 & 21 апрель
 
  Австралия Нил Робертсон13
 
  Австралия Нил Робертсон10
 
5 & 6 май
 
  Кипр Республикасы Michael Georgiou1
 
  Шотландия Җон Һиггинс9
 
22 апрель
 
  Англия Җадд Трамп18
 
  Англия Марк Селби10
 
25, 26 & 27 апрель
 
  Кытай Халык Җөмһүрияте Чжао Чинтуң7
 
  Англия Марк Селби10
 
20 & 21 апрель
 
  Англия Гәри Вилсон13
 
  Бельгия Лука Бресел9
 
30 апрель & 1 май
 
  Англия Гәри Вилсон10
 
  Англия Гәри Вилсон13
 
24 & 25 апрель
 
  Англия Али Картер9
 
  Англия Җәк Лисовски6
 
28 & 29 апрель
 
  Англия Али Картер10
 
  Англия Али Картер13
 
23 & 24 апрель
 
  Кытай Халык Җөмһүрияте Чжоу Юелуң9
 
  Төньяк Ирландия Mark Allen7
 
2, 3 & 4 май
 
  Кытай Халык Җөмһүрияте Чжоу Юелуң10
 
  Англия Гәри Вилсон11
 
23 & 24 апрель
 
  Англия Җадд Трамп17
 
  Англия Җадд Трамп10
 
27, 28 & 29 апрель
 
  Таиланд Тепчайя Ун-Ну9
 
  Англия Җадд Трамп13
 
20 & 21 апрель
 
  Кытай Халык Җөмһүрияте Диң Цзүнһуей9
 
  Кытай Халык Җөмһүрияте Диң Цзүнһуей10
 
30 апрель & 1 май
 
  Шотландия Anthony McGill7
 
  Англия Җадд Трамп13
 
20 & 21 апрель
 
  Шотландия Стивен Магвайр6
 
  Шотландия Стивен Магвайр10
 
26 & 27 апрель
 
  Кытай Халык Җөмһүрияте Тән Пеңфей9
 
  Шотландия Стивен Магвайр13
 
22 & 23 апрель
 
  Англия Җеймс Кеһилл12
 
  Англия Ронни О'Салливан8
 
 
  Англия Җеймс Кеһилл10
 

Бүләкләү акчалары үзгәртү

Быел снукер буенча дөнья беренчелекләре үткәрүнең 93 еллык тарихында иң зур күләмле бүләкләү фонды тупланды, ул 2 миллион 231 мең фунт стерлинг (£) тәшкил итте.

Бүләкләү күләме
Җиңүче 500.000 £
Финалда катнашучы 200.000 £
Ярымфиналда катнашучылар 100.000 £
Чирекфиналда катнашучылар 50.000 £
1/8 финалында катнашучылар 30.000 £
Өченче сайлап алу турында катнашучылар 20.000 £
Икенче сайлап алу турында катнашучылар 15.000 £
Беренче сайлап алу турында катнашучылар 10.000 £
Иң зур брейкка ирешүчеләр

(Финал ярышларында/Сайлап алу ярышларында)

10.000 £

1.000 £

Тулаем бүләкләү фонды 2.231.000 £

Финал ярышларында максималь брейкка ирешүчеләрне 50.000 £ күләмендә бүләкләү каралган иде. Әмма бер фреймда бертоташтан 147 балл туплау бәхете бу юлы беркемгә дә насыйп булмады. Финал уенында ике дәгъвачының да андый мөмкинлекләре булды, ләкин Трамп та, Һиггинс та уңышка ирешә алмады. Әмма Шотландия остасы, алдагы уеннарның берсендә бертоташтан 143 балл җыеп, иң зур брейк өчен каралган 10 мең фунт стерлингны яулап алды.

Сылтамалар үзгәртү

Снукер
Снукер буенча 2020 елгы дөнья беренчелеге
Снукер буенча 2021 елгы дөнья беренчелеге
Снукер буенча 2022 елгы дөнья беренчелеге