Төп менюны ачу

Сергей Григорий улы Чавайн (Сергей Григорьевич Чавайн, чын исеме — Сергей Григорьевич Григорьев, чирм. Чавайн Кыргори Серге, 6 октябрь 1888 — 11 ноябрь 1937) — мари язучысы һәм драматургы, мари әдәбиятенә нигез салучылардан берсе.

Сергей Чавайн
Туган телдә исем Сергей Григорьевич Григорьев
Туган 6 октябрь 1888(1888-10-06)
Русия империясе, Казан губернасы, Чар өязе, Кече Карамас авылы
Үлгән 11 ноябрь 1937(1937-11-11) (49 яшь)
ССРБ, РСФСР, Татарстан АССР, Казан[1] яки ССРБ, РСФСР, Мари АССР, Йошкар-Ола[2]
Милләт мари
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union (1924–1955).svg ССҖБ
Әлма-матер Казан укыутчылар семинариясе[d]
Һөнәре актёр, язучы

БиографияҮзгәртү

Сергей Чавайн Казан губернасы Чар өязенең Кече Карамас авылында (хәзер Мари Илнең Морки районына карый) ярлы крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне Уньжа авылының мәктәбендә ала, шуннан соң 1904 елдан 1908 елга хәтле Казан укытучылар семинариясендә укыган.

1908 елдан 1915 елның җәенә хәтле Петъял, Шарибоксад, Сотнур авылларында укытучы булып эшли. 1915 елда, пүлисә күзәтүеннән качып китү өчен Аральск шәһәренә китергә мәҗбүр була; анда ул шулай ук укытучы булып эшли. 19191921 елларда Казандагы Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты карамагындагы мари нәшриятендә эшли.

1922 елдан — «Йошкар кече» («Кызыл кояш») газетасы редакторы.

1926 елда яңа хуторына нигез салуда катнаша, хуторга Сергей Чавайн хөрмәтенә Чавайнур («Чавайн Кыры») исеме кушыла.[3]

1934 елданСССР язучылар берлеге әгъзасы. Мари дәүләт театрының әдәби директоры булып эшләгән.

1937 елда кулга алына, 10 ноябрьдә Мари АССР ЭЭХК өчлеге тарафыннан РСФСР ҖК 58-10, 58-11 статьялары буенча расстрелга хөкем ителә. Кайбер совет энциклопедияләрдә (мәсәлән, Зур Совет Энциклопедиясендә[4]) аның үлем датасы булып 1942 ел күрсәтелә, ләкин чынбарлыкта Чавайн 1937 елның 11 ноябрендә атып үтерелә.

1956 елда аклана.

ИҗатыҮзгәртү

1905 елгы рус революциясенең күтәрелеш чорында беренче әсәрләрен язып бастыра. Бу чорнын иң алдынгы идеяләре белән канатланган егет уз халкының иң якты омтылышларын җырлаучы әдип булып үсә. «Чоткар батыр», «Баһадирлар», «Бабаларым» кебек шигъри әсәрләрен язып, шагыйрь мари халкының үз тарихы барлыгын, башка халыклар кебек үк, аның да үз мәдәниятын, әдәбиятын тудырырга хаклы, көчле булуын раслады. Ул олуг мәгърифәтче дә иде. Царизмның милли үзаңны үтереп, халыкларны бер-берсенә каршы куйган бер чорында С. Чавайн рус әдәбиятын өйрәнергә чакырды, Пушкин, Рылеев, Лермонтов, Некрасов шигырьләрен тәрҗемә итте Бөек Октябрь революциясеннән соң әдипнең бөтен тормышы һәм иҗат юлы яңа тормыш, совет чынбарлыгы белән аерылгысыз бәйләнгән; әйтик, «Революция» кебек шигырендә ул халкының яңа җәмгыять өчен көрәшкә килү юлларын ачык күзаллап язды.

С. Чавайн — мари милли театрына нигез салучыларның да берсе: аның «Умарталык» исемле музыкаль пьесасы, халык иҗатына нигезләнгән «Тере су». «Акча уты» һ. б. драма әсәрләре бүген дә сәхнәдән төшми уйнала. Шулай ук «Акпатыр»[5] исемле героик драмасын, халык язмышын сурәтләгән зур полотнолы «Элнет» романын С. Чавайн иҗатының иң калку нокталары дип билгеләп була.

ИстәлекҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү