Сарытау җәмигъ мәчете
Сарытау җәмигъ мәчете (рус. Сара́товская собо́рная мече́ть) ― Россия Федерациясе Сарытау өлкәсе административ үзәге Сарытау шәһәренең төп мөселман гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Шәһәрнең Идел районы территориясендә урнашкан.
Мәчет | |
Сарытау җәмигъ мәчете
| |
Сарытау җәмигъ мәчете | |
Ил | Россия |
Шәһәр | Сарытау, Идел районы, Татар ур., 10/12 |
Дин | Ислам |
Кайсы дини агымга карый | сөнни / хәнәфи |
Бина төре | ике гөмбәзле мәчет |
Беренче телгә алу | 1836 |
Төзелеш еллары | 1995—2005 еллар |
Төп даталар: 1995 ― төзелеш башлану
2005 ― төзелеш тәмамлану 2024 ― реконструкция уздыру | |
Халәте | гамәлдә |
Тарих
үзгәртүСарытауда исламның таралыш алуы татарлар белән бәйле. Хәзерге Сарытау шәһәре чикләрендә урнашкан Глебучев чокыры районында, XVII―XVIII гасырларда ук татарлар яшәгән авыл урнашкан булган, ул әкренләп Татар бистәсенә әверелгән һәм үсеп килүче Сарытау шәһәренең бер өлешенә әверелгән. Беренче таш мәчет 1834 елда төзелә, ике елдан соң ачыла. Сарытау елъязмасында 1836 ел өчен мондый язма бар: «Сарытауда татар мәчете ачылды, Татар урамында, шәһәрнең өченче өлешендә, үз бинасында»[1].
Соңрак мәчетнең яңа бинасы шул ук урында Сарытау архитекторы М. Н. Грудистов[d] (1839―1914) проекты буенча төзелгән. Төзелеш датасы ― 1894 ел, төзелеш мәхәллә кешеләре акчасына алып барылган. Бина зур булмаган, бизәкле рамлы зур овал тәрәзәле, бина янәшәсендә манарасы булган. Нәфис бизәкле койма артында шулай ук ике катлы агач флигель төзелгән, аның беренче катында мәктәп урнашкан булган. «Сарытауның беренче Җәмигъ мәчетенә йөрүчеләр саны 1908 елга 1150 кеше (600 ир-ат һәм 550 хатын-кыз) тәшкил иткән»[2].
Тора-бара татарлар Глебучев чокырына һәм аның тирәсенә генә түгел, шәһәрнең каршы ягына да килеп урнаша башлыйлар. Шуңа бәйле рәвештә, Печальная урамында (хәзер А. К. Серов урамы) икенче мәчет төзелгән.
Җәмигъ мәчете бинасы 1930-елларга кадәр, Совет власте төрле дин вәкилләрен эзәрлекли башлаганчы, имин яшәгән. 1938 елда мәчет ябыла, аның гөмбәзен сүтәләр. Печальная урамындагы мәчет тә ябылган.
Бөек Ватан сугышыннан соң, манарасы сүтелгән мәчет хакимият рөхсәте белән 1947―1949 елларда эшләп алган. Гыйбадәтханәне япкач, бина өлешчә җимерелгән һәм төрлечә файдаланылган (1950-елларда мәчет бинасы лак-буяу әйберләре склады, балалар бакчасы, 1983 елдан Сарытау шәһәре Идел буе районы Эчке эшләр бүлегенең айныткычы буларак файдаланылган). Совет чорында мөселманнар өчен кирәкле барлык дини йолалар Валовая урамы, 28 адресы буенча урнашкан Иске мәчеттә (гыйбадәт кылу өчен сатып алынган йортта) башкарылган. Бүгенге көндә Иске мәчетне реконструкцияләү проекты әзерләнгән.
1987 елда Бохара «Мир-Араб»[d] мәдрәсәсен (СССРда бердәнбер) тәмамлаган Мөкаддәс Аббас улы Бибарсов имам-хатыйб итеп Сарытау мәчетенә җибәрелә. Аның тырышлыгы белән мәчет бинасы дин тотучыларга кайтарыла, 1989 елның ноябрендә мәчет урнашкан җир «Ислам» мөселман берләшмәсе карамагына тапшырыла. Сарытау мөселманнары, (айныткыч урнаштырып) мәсхәрә ителгән бинаны җимерергә һәм аның урынына яңасын төзергә карар кылалар. 1992 елда, мөселман җәмәгатьчелеге карары белән, Татар урамы (ул вакытта В. С. Зарубин урамы) 10/12 адресы буенча Ислам комплексы төзү өчен участокны азат итү максаты белән, мәчет бинасы сүтелә. 1995 елның 4 декабрендә яңа мәчет нигезенә беренче символик таш салына. Төзелеш архитекторлар Д. А. Голубинов һәм М. В. Цыбулин проекты буенча алып барылган, конструкторы В. П. Мальцев. Мәчетне төзү 1995 елдан 2005 елга кадәр 10 ел дәвам иткән (1996 елдан 2000 елга кадәр финанслау туктатылу сәбәпле эшләр туктатылган). Мәчет 2005 елның 21 сентябрендә тантаналы рәвештә ачылган[3].
2022 елда, РФ территориясендә РФ Президенты Указы нигезендә Идел буе Болгары халыкларының ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу билгеләп үтелгәндә, Мөкаддәс Бибарсов җитәкләгән Сарытау өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте яңа мәчет төзүгә рөхсәт алган, ул Кирпеч заводы районында, Юбилейный һәм Солнечный бистәләре арасында урнашачак.
Сарытауның Октябрьнең 50 еллыгы проспектындагы[d] скверда Җәмигъ мәчетенең иске бинасы макеты куелган.
Тасвирлама
үзгәртүМәчетнең яңа бинасы, искесе кебек үк, традиция буенча Мәккә ягына карый. Аның ике гөмбәзе һәм 45 м биеклектә манарасы бар. Тышкы кыяфәтнең үзенчәлекле билгесе ― кызыл һәм ак кирпеч полосаларының чиратлашуы. Гомуми мәйданы: 2157 кв. м., аскы каттагы мәйдан ― 747 кв. м., беренче каттагы мәйдан ― 700 кв. м., икенче каттагы мәйдан ― 710 кв. м. Гыйбадәт залы 500 кв.м.дан артык. 3,5 мең кеше сыйдырышлы.
Беренче катта хатын-кызлар өчен намаз уку залы (кече зал), мәдрәсә өчен уку сыйныфлары, администрация, кунакханә һәм китапханә урнашкан. Икенче катта ир-атлар өчен намаз залы (зур зал) урнашкан.
Биредә Сарытау өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең резиденциясе урнашкан, «Шәех Сәид» мәдрәсәсе эшли[4].
Мәчетнең имам-хатыйбы ― Рөстәм хәзрәт Мохитов.
2024 елда мәчеттә реконструкция уздырылган. Яз көне төп гөмбәз тулысынча алмаштырылган, 29 октябрьдә кече гөмбәз урнаштырылган. Гөмбәзләр элек яшел булса, хәзер Җәмигъ мәчетен көмеш төсендәге гөмбәзләр бизи[5][6].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ В. Валеев. Из истории саратовских церквей
- ↑ Хабибуллин А. А. Мечети Саратовской области
- ↑ В преддверии Дня народного единства 28 октября в Исламском комплексе Саратова состоялась экскурсия. Всероссийское общество охраны памятников истории и культуры (ВООПИиК) Вконтакте, 28.10.2023(рус.)
- ↑ Шейх Саид - медресе, Саратов. Каталог компаний Cataloxy.ru
- ↑ Саратов Җәмигъ мәчетенә яңа гөмбәзләр куйдылар. Татар-информ, 4.11.2024
- ↑ Соборная мечеть Саратова преображается. muslim.ru, 4.11.2024