Садрый Сафиуллин

фирка һәм хуҗалык эшлеклесе (Татарстан АССР, РСФСР, СССР)

Садрый Сафиуллин, Садрый Вәҗи улы Сафиуллин (1913 елның 23 октябре, РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Языково волосте, Җикәнле Күл1987 елның 25 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Түбән Кама районы, Алан) – Бөек Ватан сугышында катнашучы, капитан [1], сугыштан соң фирка һәм хуҗалык эшлеклесе: 1959 елның июль-октябрь айларында ВКП(б)ның Яңа Юл район комитеты беренче секретаре, Чүриле (1955―1956 елларда), Сарман (1959―1962 елларда) районнары советлары башкарма комитеты рәисе.

Садрый Сафиуллин
Туган телдә исем Садрый Вәҗи улы Сафиуллин
Туган 23 октябрь 1923(1923-10-23)
РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Языково волосте, Җикәнле Күл
Үлгән 25 февраль 1987(1987-02-25) (63 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Түбән Кама районы , Алань
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Һөнәре фирка һәм хуҗалык эшлеклесе
Җефет Маһруй
Балалар кызы Флера, улы Марсель
Бүләк һәм премияләре I дәрәҗә Ватан сугышы орденыII дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1913 елның 23 октябрендә Минзәлә өязе Языково волосте (хәзерге Тукай районы Иске Дөреш авыл җирлеге) Җикәнле Күл авылында туган. Башта үз хуҗалыгында, аннары күмәк хуҗалыкта эшли. Иске Дөреш мәктәбендә укый. Ворошилов районының (үзәге Теләнче-Тамак авылы) төрле оешмаларында хезмәт куя.

1941―1946 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә, Бөек Ватан сугышында катнаша. Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгының 161нче хәрби цензура бүлегендә, 202нче укчы дивизиянең 645нче укчы полкында хезмәт итә [2]. 1946 елның 10 августында демобилизацияләнә.

Сугыштан соң ВКП (б)ның Ворошилов район комитетында фирка эшендә: 1946―1948 елларда ― пропагандист, 1948―1950 елларда ― бүлек мөдире, 1950―1951 елларда ― райкомның өченче секретаре.

1951―1953 елларда Казанда ике еллык партия мәктәбендә белем күтәрә.

1953 елдан Чүриле районында [3] (үзәге Яңа Чүриле авылы): 1953―1954 елларда ― райкомның икенче секретаре, 1954―1955 елларда ― райкомның МТС зонасы буенча секретаре, 1955―1956 елларда ― район советы башкарма комитеты рәисе.

1956 елдан яңадан Ворошилов районында: 1956―1957 елларда ― райкомның икенче секретаре.

1957―1959 елларда ― Яңа Юл районында яңа оешкан «Нөркәй» совхозы (үзәге Зур Нөркәй авылы) директоры.

1959 елның июль-октябрь айларында ВКП (б)ның Яңа Юл район комитетының беренче секретаре.

1959 елның 28 октябреннән 1962 елның апреленә кадәр Сарман район советы башкарма комитеты рәисе.

1962 елның апреленнән Алабуга территориаль идарәсендә эшли. Соңгы елларда Түбән Кама районында хезмәт куя, Алан авылында (2016 елда юкка чыккан авыл) яши.

1987 елның 23 февралендә вафат. Түбән Кама районы Алан авылы зиратында җирләнгән.

Бүләкләре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны башлангыч сыйныфлар укытучысы Маһруй (Сафиуллина). Балалары: кызы Флера Сафиуллина (1938―2011), КФУ профессоры, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2004); улы Марсель. Оныклары: Фәридә Биҗан кызы Ситдыйкова (1959), доцент, филология фәннәре кандидаты, ТР Язучылар берлеге әгъзасы (2004) [5], Булат Биҗан улы Ситдыйков.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү