ССРБ Югары Шурасы

(ССРБ Югары Советы битеннән юнәлтелде)

Совет Социалистик Республикалар Берлегенең Югары Шурасы, ССРБ Югары Шурасы (Советы)(рус. Верхо́вный Сове́т Союза Советских Социалистических Республик (Верхо́вный Сове́т СССР)) — 1938—1991 елларда гамәлдә торган, Совет Социалистик Республикалар Берлегенең иң югары канунбирү һәм вәкиллекле органы. 1938-1989 елларда сессияләргә генә җыелган булган, 1989—1991 елларда Советлар Берлегенең даими эшли торган канунбирү органы булып торган.

Совет Социалистик Республикалар Берлегенең Югары Шурасы
ССРБ Югары Шурасы

Герб

Дәүләт

ССРБ ССРБ

Пулатлар

Берлек Шурасы һәм Милләтләр Шурасы

Элгәре

ССРБ шуралар җыены, ССРБ ҮБК

Варис

БДБ байрагы БДБ парлмаентара ассамблеясе һәм берлек җөмһүриятләренең югары шуралары:

  • Россия байрагы Россия Югары Шурасы
  • Гөрҗистан байрагы Гөрҗистан Югары Шурасы
  • Казакстан байрагы Казакъстан Югары Шурасы
  • Белорусия байрагы Белоруссия Югары Шурасы
  • Литва байрагы Литва Югары Шурасы
  • Молдавия байрагы Молдавия парламенты
  • Азәрбайҗан байрагы Азәрбайҗан Югары Шурасы
  • Төрекмәнстан байрагы Төрекмәнстан Югары Шурасы
  • Эстония байрагы Эстония Югары Шурасы
  • Латвия байрагы Латвия Югары Шурасы Латвии
  • Таҗикстан байрагы Таҗикстан Югары Шурасы
  • Үзбәкстан байрагы Үзбәкстан Югары Шурасы
  • Әрмәнстан байрагы Әрмәнстан Югары Шурасы
  • Украина байрагы Украина Югар Радасы
  • Кыргызстан Югары Шурасы
Җитәкчелек
Югары Шурасы Рәисе (1989 елдан)

Анатолий Лукьянов
(соңгы), КПСС — 4 сентябрь 1991

Берлек Шурасы Рәисе

Константин Лубенченко
(соңгы)
— 2 гыйнвар 1992

Милләтләр Шурасы Рәисе

Рафик Нишанов
(соңгы)
— 21 октябрь 1991

Структура
Әгъзалар

542 (12 чакырылыш) — 1556 (9 чакырылыш)

Соңгы сайлаулар

туры яшерен альтернативасыз тавыш бирү (1937—1989)
ССРБ Халык депуталар җыенының ачык тавыш бирүе (1989—1991)

Югары Шура канунбирү хакимиятенә генә түгел, өлешчә башкарма һәм тикшерү хакимиятенә дә ия булган. ССРБ Югары Шурасы тарафыннан чыгарылган кануннар хокук чыганагы булып торган; формаль рәвештә ЮШ күмәк дәүләт башлыгы булып саналган (сессияләр арасында канунбирү, вәкиллекле һ.б. функцияләр ЮШ Президиумы тарафыннан тормышка ашырылган). 1989 елдан башлап һәм ССРБ Президенты вазифасы барлыкка килгәнче ССРБ ЮШ рәисе дәүләтнең бердәнбер башлыгы булган.

ССРБ Югары Шурасы бинасы Мәскәү Кирмәнендә урнашкан булган. ССРБ ЮШ Президиумы рәисенең кабулханәсе Моховая һәм Воздвиженка урмнары почмагында, № 4/7 йортында урнашкан булган.

Рәисләр исемлеге

үзгәртү